Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Яңарыш»ка – 30!
24.09.2021

«Яңарыш»ка – 30!

Шушы хәбәрне ишеткәч, уйга калдым… Минем «Яңарыш»ыма! Аның тәүге саны дөнья күргәндә, миңа нибары 3 яшь булган икән. Димәк, мин аны гомерем буе беләм…

Удмуртия татарлары диюгә, газетага бәйлеме ул, әллә башка нәрсәгәме, беренче чиратта Ижау шәһәрендә басылып килүче, татарларны берләштереп торучы “Яңарыш” газетасы күз алдыма килә. «Яңарыш» газетасы минем өчен ул – туган йорт, балачак, әнкәем, яшьлек еллары, хыяллар, үсеш, яңа дуслар, татарлык, рәхмәтле булу.
Әнкәй «Яңарыш»ны беренче көннәреннән үк алдырды. Хәтерлим, без җомга саен аның килгәнен көтеп тора, бер хәрефен дә калдырмый укый идек. Әле һәр санын саклап, туплап бара идек. Әгәр берәр нәрсә эшлисе яки ярдәм кирәк булса: «Туктагыз әле, балалар, «Яңарыш»та бу хакта язганнар иде», — дип, әнкәй якын киңәшчесенә мөрәҗәгать итә иде.
Балачакта уянган самими хыялымны да «Яңарыш» тормышка ашырырга ярдәм итте. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук иҗатка тартыла башладым. Беренче язма-шигырьләрем газета битләрендә бастырырлык та булмагандыр, ләкин «Яңарыш» газетасы хезмәткәрләре аларны «Алтын йомгак» сәхифәсендә бастыра башлады. Алай гына да түгел, алар миндәге иҗади талантны күреп алды һәм үстереп җибәрде. Акрынлап «Яңарыш» белән бергә мин дә үстем. Каләмем дә үткенәя төште. Язмаларны «Яшьлек адымы» сәхифәсендә бастыра башладылар. Яшь күңелне борчыган мәсьәләләрне яктырта идем. Газета хезмәткәрләреннән, газета укучылардан мактау сүзләре ишетү мине иҗатка тагын да якынайтты. Ә «Яңарыш» журналистлары белән очрашуны мин зур түземсезлек белән көтә идем. Алар минем өчен шундый якын, кадерле кешеләргә әверелде. Хыялларымның чынга ашачагына ышаныч уятты.
Эх, ул хыяллар… Хыялланырга иҗат кешесенә бир инде. Югары сыйныфларда укыганда, бер генә көн булса да «Яңарыш» редакциясендә эшләп карарга иде, дип хыялландым. 11 сыйныфны тәмамлагач, җәйге каникулда «Яңарыш»ның ул вакыттагы баш мөхәррире Ирек абый Шәрипов мине эшкә чакырды. Шул чакта нинди хисләр кичергәнемне бераз чамалыйсызмы? Мин ул вакытларны хәзер искә төшерсәм дә, шатлыгымнан елап җибәрәсе килә. Алай гына түгел, миңа хезмәт хакы да бирделәр. Мин ул акчага, шулай ук балачак хыялымны тормышка ашырып, велосипед сатып алдым. Әйе, тормышта бәхетле мизгелләр күп булды, булачак та әле. Ләкин менә бу вакыйга күңелемнең иң түрендә сакланып калачак. Зур үсешкә китергән «Яңарыш»ым бит ул! Бик гади генә язылган язмаларымны бастырмаган булсалар, үсә төшкәч, киңәшләрен биреп, дөрес юнәлешкә кертеп җибәрмәсәләр, мин журналистика өлкәсен сайламаган да булыр идем…
«Яңарыш»ым ярдәмендә күпме дус­лар таптым мин! Газета битләрендә язмаларын көтеп алган Рәмзилә Хөрмәтова, Айдар Шәймәрданов, Рамилә Моратова, Ләйсән Тукмачёва, Ләйлә Шакирова кебек сәләтле якташларым, яшьтәшләрем белән хәзерге көндә Казан шәһәрендә сайлаган һөнәребезгә тугры калып яшибез. Безне «Яңарыш» үстерде, кеше итте, иҗатка тугры калырга өйрәтте. “Динара Әхмәт” дигән брендны да «Яңарыш»ым булдырды.
Менә урау юллар аша мин янәдән «Яңа­рыш»ым белән бергә! Аерылып торганым да булмады анысы. Әйткәнемчә, «Яңарыш» – һәрчак күңел түремдә! Ләкин менә соңгы бер ел эчендә без аның белән тагын да якынайдык. Һәм мин моңа чиксез сөенәм. Айга бер тапкыр «Шәһри Казан» редакциясе әзерли торган һәм чит төбәкләрдәге милләттәшләребезгә бүләк итә торган «Без — бергә» дигән газетаны укучыларның яратып укыганын да беләм. «Яңарыш»ым белән шулай якынаюым да очраклы түгелдер… Алда әйткәнемчә, ул минем өчен иң изге, иң газиз сүзләр белән янәшә тора: туган йортым, әнкәй, балачак һәм «Яңарыш»!
Рәхмәт сиңа, «Яңарыш»ым! Без бергә! Мәңге бергә! Бул гына!

Чиксез яратып һәм сагынып, сезнең Динара ӘХМӘТ.