Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Яңарыш”ка язылучыга – зур бүләк
10.10.2019

“Яңарыш”ка язылучыга – зур бүләк

Нинди бүләкләр бит әле: пычкы, бетономешалка, мотокультиватор, шуруповерт… Әллә баедыгызмы, дисезме? Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, диләр бит. Ходайга шөкер, безнең дусларыбыз күп.

“Яңарыш” газетасы – республикабызда татар телендә нәшер ителүче бердәнбер басма мәгълүмат чарасы. Менә 30 елга якын инде газетабыз Удмуртиядә, күрше Әгерҗе районында яшәүче милләттәшләребез тормышын яктыртып кына калмый, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау буенча зур эш алып бара. Сер түгел, азык-төлек, көнкүреш әйберләренә бәяләр дә, коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен төрле түләүләр дә көн саен диярлек артып тора. Тормышта бөтен нәрсә бер-берсенә бәйле, шуңа күрә дә газетага язылу бәясе дә ел саен бераз кыйммәтләнә. Һәм бу безне борчый да: язучыларыбыз кимемәсме? Аның өстенә, газетаның көндәшләре дә юк түгел. Бигрәк тә Интернет җәмгыятькә көннән-көн ныграк үтеп керә. “Газетага язылу заманы артта калды, хәзер бөтен яңалыкны Интернеттан табарга була”, — дип фикер йөртүчеләр дә шактый. Шулай булуга карамастан, бүгенге көндә безнең 4000 тугры абунәчеләребез, үзләренең иҗат җимешләре белән аның эчтәлеген баетучы каләмдәшләребез бар. Бу — газетага күпме кеше язылганлыгын гына түгел, ә Удмуртиядә яшәүче татарларның бердәмлеген дә, көчен дә күрсәтүче сан. Әлбәттә, респуб­ликадагы башка газеталарның тиражы белән чагыштырганда, бу сан канәгатьләнерлек. Ләкин әлеге тиражның нинди көч белән җыелуын редакция хезмәткәрләре, нокталар оештырып, газетаны яздырып таратучы милли җанлы апа-абыйларыбыз үзләре генә белә. «Кыйммәтләнсә дә, “Яңарыш”ка яздырмыйча булмый инде. Ул бит безнең зур байлыгыбыз. Аның кадерен белергә кирәк», — диләр алар. Шулай фикер йөртеп, газетаны яздырып, һава торышы нинди булуга карамастан, атна саен таратып йөрүче тугры дусларыбызга зур рәхмәт. “Яңарыш”ыбыз өчен җан атып, аның киләчәге, тиражы өчен борчылып йөрүче эшмәкәрләребезнең дә булуы сөендерә. Шушы көннәрдә Сарапулда үзенең “Барс” сәүдә үзәгендә Сарапул татарларының тарихына
багышланган шәхси музей ачкан Зөлфәт Арсланов: “Әйдәгез, газетага язылучылар арасында лотерея уйнатабыз. Бүләкләрне үзем бирәм”, — дип тәкъдим итте. Әлбәттә, без моны шатланып кабул иттек. 27 октябрьдә “Спартак” халык иҗаты йортында “ТатарБазарФест” дигән проект кысасында узачак бәйрәмдә газетага язылучылар арасында лотерея уйнатачакбыз. Бу көнне газетага яздыру оештырылачак. Шулай ук моңа кадәр газетага языл­ган квитанцияләрегезне дә алып килүегез сорала. Бензин белән эшләүче пычкы, шуруповерт, “Хуш, Агыйдел!” спектакленә билетлар ота­сыгыз килсә, рәхим итегез. Без сезне көтәбез!
Лотерея уйнату моның белән генә тәмамланмаячак. Газетага язылу 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Декабрь аеның башында элемтә бүлекләрендә абунәчеләр ункөнлеге дә узачак. Ул вакытта газетага ташламалы бәяләрдән язылырга мөмкин булачак. Газетага язылырга ашыгыгыз! Ә лотерея уенын 15 декабрьдән соң уздырырга уйлыйбыз (төгәл көнен соңрак хәбәр итәчәкбез). Сезне Зөлфәт Арслановтан бетономешалка, мотокультиватор кебек зур бүләкләр көтә.
Бүләк алу һәрвакытта күңелле инде ул. Ләкин лотерея — бәхет эше. Кемдер ота, кемдер отыла. Хәер, бүләк отмаган кешеләр дә уфтанырлык түгел, чөнки газетага язылган кеше берни дә югалтмый, киресенчә, бик күп нәрсәләр ота. Мәсәлән, районнарда, авылларда яшәүче милләттәшләребез белән очрашканда, «Яңарыш»та шундый мәкалә укыдык, шундый язма басылган иде, теге хикәянең дәвамы кайчан була дигән” сүзләр ишетеп, шатланабыз. “Иң элек кемнең туган көне, юбилее икән, дип, котлауларны карап чыгам. Таныш кешеләрне күрсәм, шалтыратып котлыйм”, — диючеләр дә бар. Сүз уңаеннан әйтеп үтми мөмкин түгел, газетага котлаулар бирү бәясе башка газеталар белән чагыштырганда күпкә очсыз, ә квитанция булган очракта ташламалар да каралган. Афишалар ял көннәрен ничек уздыруны алдан планлаштырып куярга ярдәм итә. Кайберәүләр намаз вакытларын, аш-су рецептларын, бакчачыларга киңәшләрне, сәламәтлекне саклау турындагы язмаларны көтеп ала. Ә Татарстан бүләге — “Без — бергә” кушымтасы — үзе генә дә ни тора!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, безнең тугры дусларыбыз, моңа кадәр безнең белән булуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Киләсе елга да бергә керербез дип ышанабыз.

Рәмзия ГАББАСОВА.

Фотосурәтләр редакция архивыннан алынды, 2018 ел. Лотереяда бүләк отучылар.