Яңалыклар
Яшьләр сәясәтен үстерүгә – 153 миллион сум акча
Россия субъектларында яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программаларының Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча Удмуртия 153 миллион сум күләмендә субсидия алачак. Бу акчаларга Ижау, Можга, Сарапул, Воткинск һәм Глазов шәһәрләрендә яшьләр үзәкләре булдыру, яшьләр сәясәте белгечләренә укулар оештыру һәм республика яшьләре өчен төрле чаралар уздыру каралган.
Тимер юл вокзалы яны матурланды
Ижауның Тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда төзекләндерү эшләре тәмамланды. Биредә тротуарлар, вокзалга керү юллары,машина кую урыннары ремонтланды. Шәһәрара автобуслар тукталышы ясалды. Шулай ук вокзалның төп бинасына керү төркеменең пандуслары һәм баскычлары да төзекләндерелде. Планлаштырылган эшләрнең чираттагы этабы вокзал биналарының эчендә башкарылачак. Проект кысаларында яңа эскәмияләр урнаштыру, ике бинаның да фасадларында яктырткычларны алыштыру, касса залларын инвалид коляскаларында хәрәкәтләнүче кешеләр өчен махсус түбән тәрәзәләр белән җиһазландыру, пандуслар урнаштыру каралган. Шунысын да мөһим: барлык төзекләндерү эшләре физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып башкарыла. Бу эшләр белән беррәттән, Гагарин урамын ремонтлау да дәвам итәчәк.
Вокзал комплексын яңарту агымдагы елның ахырында тәмамланачак дип көтелә.
Удмурт дәүләт аграр университеты барлыкка килде
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары боерыгы нигезендә Ижау авыл хуҗалыгы академиясенә Удмурт дәүләт аграр университеты исеме бирелде. «Уку йортының әзерлек юнәлешләре арасында авыл хуҗалыгыннан тыш, электр энергетикасы, гамәли информатика, икътисад, механикалаштыру, инженерлык мәсьәләләре һәм башка бик күп юнәлешләр бар. Болар безгә тулы хокуклы университет булып саналырга нигез бирә», – ди Удмурт аграр дәүләт университеты ректоры.