Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


18.04.2013

Яшәү — үзе бәхет

Бу язмам 30 ел гомерен руль артында үткәргән, искиткеч сабыр, эш сөючән, тырыш авылдашым Әнвәр Шәрәфиев турында.

Чын  ир-егетләргә генә хас максатчанлык, үҗәтлек, үз-үзенә ышану көчле Әнвәрдә.  Күпләр өчен батырлык өлгесе булган авылдашым, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, Кызыл Йолдыз орденына лаек булган. Утлы елларны хәтерендә яңартырга яратмаса да, күккә төбәлгән кыя-таулары, кызыл кызалаклары белән  Әфганстан күңел төпкелендә яши… Атыш тавышлары, вакытсыз өзелгән гомерләр, иң якын дуслар төшләренә кереп йөдәтә аны. “Ул елларны оныту мөмкин түгел, онытсак — еракларда ятып калган дусларыбыз, кайтып та гомерләре кыс­ка булган көрәштәшләребез мәңге гафу итмәсләр”, – ди Әнвәр. Бүгенге көннәрнең  тыныч, күкләребезнең аяз булуына сөенеп, андый мәхшәрнең кабатланмавын теләп, Ходайдан сорап яши ул. Утлы еллар, газаплы көннәр, төннәр дә тормышка, кешеләргә булган мәхәббәтен урлый алмаган Әнвәрнең. Күңеле йомшак, бик мәрхәмәтле, ярдәмчел ул. “Тормышның кадерен белеп, яшәүнең тәмен тоеп яшәргә кирәк, гомерләр кыска, бик кыска бит”,- ди авылдашым. Яшьлегендә сайлаган гомер юлдашы, сөекле Ләрисәсе белән утыз елга якын иңне-иңгә куеп, бер-берсен ярты сүздән аңлап гомер кичерәләр алар. Йөрәкләрне эретеп, бер –берсенә: “Җаным!”  — дип дәшүче, кирәк чакта юл куеп, кичерә белүче, сабырлыктан, сөюдән бәхет таҗын үрүче,  үрнәк пар алар авылда. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, – ди безнең халык. Улы Әлмир көрәш буенча район чемпионы, Түбән Камада   техникумда белем ала. Әтисенең горурлыгы булган егет: “Көрәшне бик яратам, район күләмендә генә түгел, республика  күләмендә дә җиңүләрем бар. Туктарга исәп юк, Ходай сәламәтлектән аермасын!” — ди. Кызлары Айгөл исә, әнисенең уңганлыгын, җитезлеген, әтисенең сабырлыгын үзенә туплаган. Гаиләсе белән Яр Чаллыда матур гына яшәп ята, кыз үстерәләр. Чыннан да, уйлап баксаң, агач тамырының  ниндилеге яфракларда яхшы чагыла  икән! Авылда балалары тәрбиясендә гомер итүче әниләре,  хөрмәтле мөгаллимә Лилия апаның да  йөз аклыгы, горурлыгы алар бүген.

Батырлык, кыюлык Әнвәрнең гомерлек юлдашы, аерылмас җан таләбедер, мөгаен. Бүгенге көндә янгыннан саклау участогының Исәнбай бүлекчәсендә коткаручы булып эшләве — моңа ачык дәлил. Булган, уңган ир-егетне биредә дә хөрмәт итәләр, техниканы биш бармагы кебек белүче остаз итеп саныйлар, фикере белән санлашалар. Беренчеләрдән авылыбызда үз җирен булдырып, иген игәргә тотынучы да, җайланмалар табып, мендәр чистарту цехы ачып җибәрүче дә — Шәрәфиевләр гаиләсе булды! Бергәлекнең кадерен белеп, бәрәкәтле мул тормышта, булганына сөенеп, бер- берсенә сыенып, якыннары, дуслары янәшәсендә гөрләшеп яшиләр алар. Күз тимәсен!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы