Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


17.12.2015

Яшәү яме

Бүгенге әңгәмәдәшебез — моңлы җырлар җырлап халык күңеленә кергән, «Татар моңы-2010» яшь башкаручылар телевизион конкурсының I премия лауреаты, 2007 елда Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара җыр фестивале һәм «Болгар радиосы» милли музыка премиясе лауреаты Сиринә Зәйнетдинова. Күптән түгел генә Тимерьюлчылар мәдәният сараенда Татарстанның атказанган артистлары Илсаф, Чулпан Мөхәммәтҗанова, җырчы Сиринә Зәйнетдинованың концерты булып узды. Бернинди титулы да булмаган җырчы кыз үзенең тирән моң белән сугарылган, җанны иркәли торган тавышы белән әсир итте залдагы тамашачыларны.
Сиринә, эстрадага ничек килеп кер­дегез һәм бүгенге көндә нинди яңалыкларыгыз бар?
— 2007 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Венера Ганиева классын тәмамлагач, профессиональ сәхнәгә чыктым. Укытучым, остазым да, әни кебек якын кешем дә булды ул. Аның белән үткәргән һәрбер секунд бәхетле булды минем өчен. Шул елны Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты булдым. Берничә елдан “Татар моңы” телевизион җыр бәйгесендә җиңү насыйп булды. Бу — чын мәгънәсендә яшь талантларга үсәргә мөмкинлек бирүче проект. Аның файдасын мин үзем татыдым, шуңа күрә оештыручыларга игелек­ле эшләрендә тукталып калмауларын телим. Ә җырлавым мәктәп елларыннан ук килә. Студент чакта нинди конкурс бар, шунда катнашырга тырыша идем. Күңелле бәйгеләрдән “Урмай моңы” истә калды. Бүгенге көндә Казан милли-мәдәни үзәге филармониясендә эшлим. Быел Марсель Иванов һәм Ренат Мөслимов иҗат иткән «Бишек» җыры белән «Болгар радиосы» премиясенә дәгъва кылам.
Гадәттә, моңлы җырчының әти-әнисе дә моңлы була.
— Мин тумышым белән Норлат шәһәреннән. Әтием Фәнис тә, әнием Фатыйма да — җыр сөючеләр, икесе дә баянда уйныйлар. Моң, чыннан да, кан белән күчә торгандыр ул. Әнием гомер буе балалар бакчасында эшләде, әтием — милиция хезмәткәре. Буш вакытларын безне төрле яктан үстерүгә багышлыйлар иде. Уйга чумганда кулларына баян алдылар. Ә бит берсенең дә музыкаль белеме юк, каяндыр көйне отып калып, үзлекләреннән өйрәнүчеләр генә. Сәнгатькә бик кызыксалар да, бөтен күңелләрен балаларына салдылар. Без — гаиләдә өч кыз. Өчебез дә җырлыйбыз. Алар сәхнә юлыннан китмәделәр. Икенче сеңелемне миннән дә моңлырак җырлый, диләр.
Репертуарыңдагы җырларыңның барысы да тирән мәгънәле. Җырларны ничек сайлыйсың?
— Җыр сайлауга җитди карыйм, шуңа күрә мин сайланучан дияр идем. Бик күп кеше җыр тәкъдим итә, ләкин 100 җыр арасыннан берсен генә сайлап ала алам. “Яңарыш” газетасы укучыларына таныш булган шагыйрә-язучы Гөлнур Айзат шигырьләренә язылган җырларым шактый. “Яшәү яме” җырын бик ярата тамашачы. Үзем иҗат иткән берничә җырым бар. Мин күбрәк моңлы, үзенчәлекле халык җырларына таянам. Бу — иң зур хәзинә.
Җырчы, бигрәк тә хатын-кыз, игътибар үзәгендә була. Сиңа да хатлар язалардыр, чәчәкләр бүләк итәләрдер. Бу гаилә тормышына комачауламыймы?
— Дөресен әйтим, ирем сәнгать өлкәсе кешесе булмагач, моны авыррак кабул итә. Әмма ул чын сәнгатьне ярата, җыр тыңлаганда да талымчан, теләсә кайсы җырны тыңлый алмый. Татар җанлы булуы безне кавыштыргандыр да, бер-беребезне аңлыйбыз, тормышка карашларыбыз туры килә. Кайсы гына ир-атка хатынының юлга чыгып китүе, чәчәкләр алып кайтуы ошасын инде?! Әмма арабызда ышаныч бар. Гаиләдә иң кирәклесе шул. Ошамаганны сүз белән әйтеп үткәрә, әмма эчендә ачу сакламый.
Күп кенә җырчы, артист хатын-кызлар бала алып кайткач сәхнәдән китте. Сиңа да шундый шарт куймадылармы?
— Гаиләдә төрле хәлләр була, әмма ирем сәнгать кешесе булуымны кабул итте. Минем бүгенге казанышларым, нәрсәгәдер ирешүем ул бит әле әти-әниемнең тырышлыгы, миңа булган ышанычы да. Димәк, сәхнәдән баш тарту аларның хезмәтен юкка чыгару булыр иде. Дөрес, беркайчан да үҗәтлек күрсәтмәдем, күрсәләр — шатландым, күрмәсәләр, тагын да тырышыбрак эшләдем. Кемнәрдер бер елда үткән баскычны мин, бәлки, берничә елда узганмындыр. Әмма шунысы хак, минем өчен гаилә һәрвакыт беренче урында булачак. 11 яшьлек кызыбыз Эльвина да сәнгатьне якын итә. Бию түгәрәгенә йөри, концертларымда җырлый. Сәнгать гаиләбездә яшәү рәвешенә әйләнеп бара.
Тиздән Яңа ел, кайда каршыларга уйлыйсыз?
— Өйдә гаилә белән генә каршы алырга исәп. Дөрес, Яңа елга кадәр күп кенә чыгышлар көтелә. Ләкин Яңа ел төнендә җырларга теләмим, бер көндә генә эшләп баеп булмый. Яңа елда яраткан гаиләң белән бергә булудан да зур бәхет юк!
Әңгәмә өчен рәхмәт, Сиринә! Киләчәктә дә матур, моңлы, халык яратып тыңлый торган җырларың һәрвакыт туып торсын!

Рәфилә Рәсүлева.