Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


30.12.2016

Яшәү яме

Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – ана булуда. Бу сүзләрдә нинди тирән мәгънә ятканын дөньяга балалар тудырып, аларга дөрес юнәлеш биреп, олы тормыш юлына чыгарган әни генә аңлыйдыр. Бу язмам Тирсә авылында яшәүче, дүрт кыз һәм бер улга гомер биргән, яшьли тол калып, аларны аякка бастырган, бүгенге көндә ун онык һәм ике оныкчыгының яраткан әбисе булган Рәсимә Шәех кызы Фәттахова һәм аның кызлары турында.
17 декабрь көнне Фәттаховлар концерты булу хәбәрен ишеткәч, мин, ерак араларны якын итеп, үземнең килен булып төшкән, ике баламның туган авылы булган Тирсәгә юл тоттым. ”Сельхозхимия” берләшмәсенең балалар бакчасында эшләгән елларымда “Зәки кызлары” минем күз алдымда үстеләр. Иртән шау-гөр килеп балалар бакчасына килүгә, Зөлфиянең еш кына елап калуы минем хәтеремдә калган. Ә Язгөлем исә, җырлый-җырлый курчагын йоклатырга ярата иде. Ә кечкенә игезәкләр — Зөлфинә белән Зөлфинур җитәкләшеп, гел бергә уйнап йөрделәр. Шул вакытларда ук, кайсы елап, кайсы җырлап, алар үскәч, сәхнә юлыннан китәселәрен аңлатканнар икән. Балалар үсә төшкәч, бу гаилә концертлар белән йөри башлый. Дистә еллар элек, кышның бик салкын бер көнендә алар Исәнбай авылы халкына да бик матур концерт куеп киткән иделәр…
Тамаша башланганчы мин бу хакта хатирәләремне яңартып утырдым. Әйе, Зәки гаиләсен, туганнарын, дусларын утларга салып, бик яшьли — 49 яшендә каты авырып, безнең арабыз­дан китте. 45 яшендә биш бала белән тол калган Рәсимәгә бик авыр булгандыр. Хәер, кайгы агач башыннан йөрми, диләр, әнә күпме авылдашлар, Зәкинең хезмәттәшләре арабыз­дан бик вакытсыз киткәннәр. Экранда фото — исемнәре күрсәтелеп бару, шулвакытта залдагыларның аягүрә басып, аларны искә алуы авылда үткәннәргә ихтирам зур булуын, халыкның дус, тату гаилә кебек бердәм яшәвен раслады.
Чулпан – Фәттаховларның иң өлкән кызлары. Үзенә 41 яшь кенә булса да, ике оныгы үсеп килә. Һаман да кызлар сыман сылу гәүдәле, елмаеп кына тора торган мөлаем ханым. Аның җырлары һәркемгә ошады, бик күпләр кушылып җырлады, ә кызы белән бергә җырлаганда, зал алкышларга күмелде.
Язгөлем – аларның икенче мәхәббәт җимешләре. Җырга мәхәббәт бу балага да күчкән. Районда узган һәр чараны ул үзенең моңлы җырлары белән бизи. Буыннардан буыннарга күчкән моң Язгөлемнең кызы Лилияне дә читләп узмаган, ул да сәхнәне үзенең заманча җырлары белән бизәде.
Зөлфия бөтенләй үзгә. Төскә-биткә әтисенә охшаган, аның сабырлыгын күңеленә, илаһи моңын җанына күчергән кыз, әтисен юксынуын җырлар аша халыкка җиткереп, бу моңның һич тә өзелмәс икәнлегенә ышандырды.
Белгәнемчә, Зәкинең иң зур хыялы – ир бала үстерү иде! Рәсимә малай бүләк итте аңа, тик пар канат белән үстерүләр генә насыйп булмады. Зөлфинә белән Зөлфинур – игезәкләр. Зөлфинә инде өч баланың әнисе. Шаян-шук малайларның әнисе ничек шундый сылу, чибәр булып кала алган да, сәхнә тормышы белән яшәргә вакыт каян таба икән? Сәнгатькә гашыйклыгы малайларына да күчкән Зөлфинәнең, аларның чыгышын да халык алкышларга күмде.
Зөлфинурның кызы Зәринә дә сәхнә тотты. Зөлфинур исә әнисе, туганнары, балалары өчен горурланып кул чапты. Аннан да бәхетле кеше булмагандыр ул көнне.
Ә инде сәхнәнең йөзек кашы булган 8 генә яшьлек Азалия Наговицына — көнчыгыш, чегән, һинд биюләрен башкарып, күз явын алырлык костюмнары белән шаккатырды. Тамырлары белән шушы авылдан булган кыз бүгенге көндә Ижау шәһәрендә белем ала, биш яшеннән бию түгәрәгенә йөри икән. Киләчәге дә үзе кебек матур булсын иде бу талантлы, тырыш баланың.
Лаеклы ялда булса да, мәдәният йортында эшләп чыккан Рәсимә Нуретдинова да үзенең мәзәкләре, шигырьләре белән концертка ямь өстәде.
Өч сәгатькә якын барган концерт сизелми дә үтеп китте. Карыйм: янәшәдә утыручы апа елый, нишләп елаганын сорадым. “Үзем дә аңламыйм…”- ди. Мин үзем дә шул ук халәттә идем. Күпләрнең күзендә күренгән бу яшьләргә барысы да сыйган — соклану да, авылдашларым өчен горурлану да, бу дөньядан вакытсыз киткәннәрне сагыну да, үткән яшьлек елларыбызга сәяхәт кылу да. Авыр тормыш сынауларын җиңә белгән, сынмаган-сыгылмаган, гади генә бер авыл хатынының, иренең рухын шатландырып, балалары, оныклары белән бергәләп бик күңелле бәйрәм бүләк итүенә сок­ланмый мөмкин түгел!
…Әтиләре исән булса, балаларының бу изге гамәлләрен күреп, бик сөенер иде. Әйе, бу гаиләнең тәрбияле, талантлы, әдәпле балалары әти-әни салган юлдан тайпылмыйча горур атлыйлар. Әниләренең йөрәк җылысы барсына да җитә. Матур сүзләр күп ул, тик язмамны шушы сүзләр белән тәмамлыйсым килә: “Афәрин, кызлар! Мең яшә, Рәсимә!”

Зөлфия Муллина, Исәнбай авылы.