Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшәү мәгънәсе нидә?
25.07.2013

Яшәү мәгънәсе нидә?


Республикабыз шәһәр — авылларында көн саен нинди генә бәйрәм-чаралар узмый?! Кызу җәй айлары, күп кешеләр ялларда булуга карамастан, мәдәни чаралар туктап тормый. Миңа да 17 июнь көнне бик кызыклы бер чарада катнашырга туры килде. Ул “Минем яшисем килә, әле…” дип аталды.

Кичә Ижауның Архитекторлар йортында узды. Ул УР Архитекторлар һәм Дизайнерлар берлекләренең ярдәме белән эшләп килгән Teһne.сом архитектура-дизайнер порталына ике ел тулуны билгеләп үтүгә багышланган иде.

Архитекторлар йорты диварының тышкы ягына эленгән зур плакатка рус, удмурт, татар телләрендә чараның исеме язылды. Урамнан узып баручы һәркемгә “Минем яшисем килә, әле…” җөмләсен үз телендә язып тәмамларга тәкъдим ителде. Язуларда “…балалар тәрбиялисем бар”, “…гыйлем аласым, тормышны матурлыйсым бар”, “… мин бик яшь!» сыман җаваплар бер-бер артлы языла торды. Ә бинаның эчке ягында бар матурлык тудыру, иҗади эшләрне үзенә туплаган остаханәләр, күргәзмәләр, фикер алышулар гөрләде.

Осталарның берсе киемгә буяу белән матурлап язу, берсе батик серләре, ягъни тукымага ничек итеп рәсем төшерү технологиясен тирәнтен өйрәтте. Бер-бер артлы киез сугу юлы белән эшләнелгән уенчыклар, читекләр дә иҗат ителде, балчыктан әвәләп сыннар ясау нечкәлекләре күрсәтелде. Бу остаханәләрдә теләге булган һәркем катнаша, остазлар өйрәтүе ярдәмендә күңеленә ошаган һәр кул эшен башкарып карый алды. Көн буена барган иҗади чаралар өч IP-камера ярдәмендә онлайн-трансляцияләнеп, остаханәләр эшен Teһne.сом порталы аша карау мөмкинлеге тудырылды. Ә көн азагында биредә бәйрәм концерты узды.

Тәҗрибәле кул эшләренең осталары белән фикер алышу, киңәшү, аларның эшләре белән танышу бик кызыклы иде. Минем үземә зур дизайнерлык осталыгын җигеп чаршаулар, ашъяулыклар, киемнәр тегү, йорт эчен югары дизайн белән бизәүче “Ladeco” текстиль дизайны студиясе осталары белән аралашу ошады. Кул эшләре осталары белән аралашканда шунысы күзгә ташлана иде: алар үз эшләрен һөнәр итеп кенә карамый, аңа күңелләрен, бар сәләтен, күңел матурлыгын сала. Бу хакта уйланганда, әлеге чараның да исеме ни өчен яшәү мәгънәсе белән бәйле булуы яхшы аңлашыла.

Элмира Нигъмәтҗан