Яшәү – көрәшкә тиң
Яшь вакытта Әхмәтхарис Минһаҗев Әгерҗе районының Девятерня, Нарат, Кадыбаш авылы Сабантуйларында көрәшеп, 14 тапкыр батыр булып калган. Ул Сарапул Сабан туеның алыштыргысыз хөкемдары да әле. Бу турыда тулырак беләсем килеп, Әхмәтхарис әфәнде белән якыннанрак танышырга булдым.
Бу матур исемне аңа әбисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган Харис хөрмәтенә куша. Аңа 4 яшь тулгач, әти-әнисе Девятернядан Сарапул шәһәренә күчеп киләләр. Әхмәтхариска алты яшь булганда, әтисе фаҗигале рәвештә вафат була. Ул Сарапул шәһәренең 22 нче мәктәбендә белем ала. Укыганда, төрле түгәрәкләргә йөри: бокс, көрәш, гимнастика, чаңгы. “Ул вакытта һәр бала түгәрәкләрдә шөгыльләнде, чөнки барысы да бушлай иде. Мин футбол һәм көрәш түгәрәкләрендә шөгыльләнеп, беренче разрядлы спортчы исемен алдым”, – ди Әхмәтхарис әфәнде.
Мәктәпне тәмамлагач, Электрогенераторлар заводына шлифовщик булып эшкә урнаша. Шуннан армия сафларына алына. Кытай чигендә хезмәт итеп, кире заводка әйләнеп кайта. Ә монда тормыш гөрли: үзешчән сәнгать, спорт ярышлары! Шәһәребезнең Дзержинский исемендәге механика заводына футбол ярышына баргач, булачак хатыны Лилияне очрата. Ул – Ижау кызы – институт тәмамлап, хисапчы булып, заводка эшкә килгән. Яшьләр озак йөрмиләр, өйләнешәләр. Бер кызлары, бер уллары туа. Әхмәтхарис заводта 25 ел эшләп, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була. 1996 елда төзелеш буенча үз эшен ачып җибәрә. Ә 2003 елдан әлеге оешма 20 кеше эшли торган “Кровель” оешмасына әверелә. Кече Пурга районының Пугачево авылы янында хәрби корал складлары шартлагач, Әхмәтхарис әфәндедән җимерек өйләрне торгызырга ярдәм сорыйлар. Миндерево, Кече Бодья авылларында аның оешмасы тарафыннан 70 йорт яңартылып, аның оешмасы бастырыла. Аларның хезмәтләре һәркемнең күңеленә хуш килә.
Бервакыт Рафис Галимов аны Сарапул Сабан туена хөкемдар итеп чакыра. Шуннан бирле, 30 ел буе, Әхмәтхарис әфәнде Сарапул Сабан туенда көрәш буенча хөкемдар булып тора, шуның дистә елы – баш хөкемдар. “Гадел хөкем итәргә кирәк. Ә бу бик җиңел нәрсә түгел”, – ди ул. Гомер озынлыгы яшәлгән еллар белән түгел, ә кылган изгелекләр белән исәпләнә, диләр. Әхмәтхарис яшь күренә, чөнки ул гел хәрәкәттә, кешеләр белән уртак тел таба, аларга ярдәм кулы суза. Ул үзенең футбол командасына махсус киемнәр, спорт инвентарьләре сатып ала, ярышларга бару өчен акчалата ярдәм күрсәтә. Сарапулдагы татар мәдәният үзәген төзекләндерергә дә ул 60 мең сум акча бирә. Шәһәребезнең милли-мәдәни автономиясе рәисе Зөлфәт Арсланов аның турында: “Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Сабантуйда хөкемдар булып торуы белән дә безгә бик кадерле, рәхмәт аңа”, – диде. Ял көннәрендә аларның өйләрендә бәйрәм: балалар, оныклар – зур гаилә бергә җыела. Мунча ягыла, милли ризыклар пешә. Өйдә дә тәртип. “Татарлар шундый булырга тиеш!” – ди ул. Әнә шулай милли җанлы, тынгысыз, кешеләргә ярдәмчел, гаиләсендә бәхетле итеп күрдем мин Әхмәтхарис әфәндене.
Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.