Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Яшәргә икән, яшәргә!
20.05.2015

Яшәргә икән, яшәргә!

shkolnikМоннан бер-ике атна элек, эш көнем коточкыч вакыйгадан башланып китте. Подъезд ишеген ачып чыгуга, каршыбызда яшь кенә ир-ат мәете ята иде. Янәшәмдәге кечкенә улым да: “Абый егылган. Авырткандыр инде”, — дип, кат-кат кабатлап, күңелдәге авыр уйлар өермәсен куертып җибәрде. Соңрак бу егетнең 31 яшьтә, өйләнгән, кечкенә кызы булуы турында билгеле булды. Яман авырудан интеккәнгә әлеге адымга баруын аңлатып язган хаты булган дип тә сөйләделәр. Вакыт дәвалый, оныттыра дисәләр дә, әле дә подъезд ишеген ачуга, иң беренче, күзем шул урынга төшә. Яңгырлар явып үтсә дә, кан эзе юылмаган, көн дә җанөшеткеч хәл турында искәртеп тора.

Мизгел кебек кенә кыска гомерләрен үз­ләре теләп вакытсыз өзәләр икән?! Әлеге һәм күңелгә тынгы бирмәгән башка сорау­ларга җавап табу ниятеннән, Республика клиник психиатрия хастаханәсе медицина психологы Әлфия Фаат кызы Гатауллинага мөрәҗәгать иттем.

— Гадәттә, эгоист затлар, ягъни үз-үзен генә яратучы, үз-үзенә бикләнгән кешеләр генә мондый адымга бара. Андыйларның үз хәле генә хәл, башкаларда эше юк. Үз дөньясына гына бикләнеп, кичерешләрен бар нәрсәдән өстен куялар. Өстәвенә, андый кешеләр үз-үзләрен гаепләргә яраталар. Еш кына үз-үзенә кул салган кешеләрнең туганнары, якыннары: “Ул бит шат күңелле кеше иде. Берәү дә аннан моны көтмәде”, — дип әйтәләр. Бер-беребезгә карата игътибарлы булырга кирәк. Андый нияте булган кешеләр, гадәттә, үз-үзен башкача тота башлыйлар. Әйтик, кинәттән бар бурычларын таратып бетерәләр, барлык эшләрне ахырына җиткермәкче булалар, яисә гафу үтенәләр, я киресенчә, әйләнә-тирәдәгеләргә битараф калалар. Ризыктан баш тарталар яки: ”Бу ризыкны соңгы мәртәбә ашыйм бит” , — дип, чамадан тыш күп ашый башлыйлар.
Кеше нинди сәбәпләр аркасында үз-үзенә кул сала соң?
— Сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Кешенең яшенә дә карый. Әйтик, кешеләр, яши-яши дә, туктап калып, үткән гомеренә бәя бирә башлый һәм канәгатьсезлек хисләре кичерергә мөмкин. Шулай ук социаль-икътисади хәл дә мөһим роль уйный. Ир-атлар арасында үз-үзенә кул салучыларның, хатын-кызлар белән чагыштырганда, ике-өч мәртәбә күп булуы да шуңа бәйле. Чөнки җәмгыятьтә ир-ат гаиләне туендыручы буларак кабул ителә. Финанс кризислары нәтиҗәсендә, кредит тоткынына әверелеп, күп кенә көчле затлар әлеге җитди җаваплылыкны күтәрә алмыйлар һәм үз-үзләренә кул салалар. Балалар, яшүсмерләр күп очракта әти-әниләренең мәхәббәтенә сусап, үзләрен кирәксез итеп тойганга, үз-үзләреннән канәгать булмаганда, бәхетсез мәхәббәт аркасында, нинди дә булса гамәлләре өчен җәза алудан куркып, дөнья белән хушлашырга карар кылалар. Кайбер яшүсмерләр үзләренә шулай игътибар җәлеп итәргә дә тырыша. Әти-әниләрен куркытып, үз кубызларына биетәләр.
Үз-үзенә кул салу нияте булган кешеләргә ничек ярдәм итеп була?
— Иң беренче чиратта, андый кешеләрне табибка яисә белгечләргә күренергә үгетләргә кирәк.Тыныч кына, ипләп кенә сөйләшү, күбрәк аралашу мөһим алар белән. Аның фикерләрен, уй-кичерешләрен игътибар белән тыңларга, тыңлау гына түгел, иң мөһиме, аны ишетергә кирәк. Соңыннан аралашып, үз-үзеңә кул салып кына мәсьәләне хәл итеп булмаганы турында аңлату зарур. Килеп туган ситуацияне чишүнең башка юллары барлыгын күрсәтергә кирәк.
Андыйлар белән аралашканда, якыннарына үз-үзләрен ничек тотарга?
— Кайчакта андый кешеләр ос­та манипулятор булып чыгалар. Алар белән саграк аралаша башлыйсың, игътибарны арттырасың. Әмма аларга җайлашкан саен, аралашу кыенлаша гына бара. Шуңа күрә андыйларның провокацияләренә бирелергә һәм аларга кычкырырга, ачуланырга, усаллык күрсәтергә киңәш итмәс идем. “Балалык позиция”сеннән чыгару өчен, һәр кыланмышларын тыныч кабул итү мөһим.
Әлеге психик тайпылышны тулысы белән дәвалап буламы?
— Бу авыруларның төренә карый. Әйтик, шизофрения белән авыручыларның да, тотрыксыз психопатларның да үз-үзләренә кул салу теләге барлыкка килергә мөмкин. Еш кына андый теләк исерекләрдә туа, чөнки алкогольле эчемлекләр кулланган кешеләр чынбарлыкны дөрес кабул итә алмыйлар, аларның аңнары томаланган, зиһеннәре чуалган була. Хәтта сау-сәламәт кеше дә, тормышында туган ниндидер авыр ситуация аркасында, үз-үзенә кул салырга мөмкин. Кайбер очракларда кешегә вакытында ярдәм күрсәтсәң, уеннан кире кайтарып була. Әмма бу эш белән тәҗрибәле психологлар шөгыльләнергә тиеш.

s16— Саннарга күз салсак, араларында үз-үзенә кул салган 9-13 яшьлек сабыйлар да бар бит. Кыз-улларыбызны андый бәладән ничек саклап калырга?
— Балалар бик сизгер бит алар. Шуңа күрә аларга һәрчак яратуыгыз турында әйтеп торыгыз. Алар һәрчак үзләренең кирәк булуларын тоеп торсыннар. Күп кенә белгечләр: “Ата-анасының мәхәббәтенә, назына төренеп үскән балалар киләчәктә бәхетле булалар, бәхетле сабыйлар үстерәләр”, — дигән фикердә. Соңгы вакытта яшүсмерләрдән артык күпне таләп итә башладык төсле. Әйтик, бердәм дәүләт имтиханнарын гына алыйк. Мәктәптә укытучылар балаларга тынгы бирмәсә, өйдә әти-әниләре гел төпченеп торсалар, психикалары ныгып җитмәгән балалар мондый җаваплылыкны күтәрә алмыйлар һәм үз-үзләренә кул салырга карар кылалар. Ул имтиханнар өчен алар үзләре дә нык борчылалар, дулкынланалар бит. Ә ата-аналар күп очракта артык таләпчән булалар. БДИны бирә алмады дип, тормыш бетми. Шулай ук Интернетта да күп төрле тискәре йогынтылы төркемнәр сагалап тора балаларны. Әгәр сез кыз-улыгызның әлеге тема белән кызыксынганын күргәнсез икән, аны ачуланырга ашыкмагыз. Аның ни өчен бу тема белән кызыксынуы хакында сораштырыгыз. Бәлки ул шул рәвешле сезнең игътибарыгызны җәлеп итмәкче буладыр. Әгәр сез балагыз тормышында актив катнашасыз икән, ул һәрвакыт сезнең фикерегезгә колак салачак.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Әлфия Фаат кызы.
Ижау җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәй­хетдиновка үз-үзенә кул салучыларга карата динебездә нинди караш булу турында сорап мөрәҗәгать иттек.
“Бөтен диннәрдә дә үз-үзенә кул салу зур гөнаһлардан санала. Чөнки кеше Аллаһ Тәгалә билгеләгән тәкъдирдән разый булмыйча, шул язмышны кичермәс өчен (интекмәс өчен) үз ихтыяры белән бу дөньядан китә. Ул Раббысы билгеләгән язмышка каршы килә, аны кичерергә теләми. Коръәни-Кәримнән һәм хәдис-шәрифтән билгеле булганча, кеше үз-үзенә кул салса, ул зур гөнаһ иясенә әверелә. Шул зур гөнаһы өчен тәмугка (җәһәннәмгә) эләгәчәк. Андый кеше үз-үзенә ничек кул салган булса, җәһәннәмдә дә ул шуны һәрвакыт кабатлап торачак.
Пәйгамбәребез, с.г.в.с., зур гөнаһ кылып үлүчеләргә (бурычлыларга, зиначыларга, үз-үзләренә кул салучыларга) җәназа укымаган, ләкин башка кешеләргә укырга кушкан. Димәк, имам, әмир мондый гөнаһ кылучыларга җәназа укырга тиеш түгел, моны үлгән кешенең якыннары, туганнары эшләгәннәр. Зур гөнаһ кылучыларга җәназа укып, имам, әмир кеше үзенең дәрәҗәсен төшерергә тиеш түгел. Бу кешеләргә ныграк тәэсир итә, зур гөнаһларны кылмас өчен тагын бер кисәтү булып тора”.

Кеше гомере болай да бер миз­гел генә бит. Аллаһ Тә­галә бүләк иткән гомеребез­не, гө­наһлардан өстен калып, җәмгыятькә файдалы, мил­лә­тебезгә хезмәт итеп уздырыйк.

Альбина Шәйхетдинова.