Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Яшәешкә мәгънә өстәүче
8.04.2012

Яшәешкә мәгънә өстәүче

Кайдандыр: «Яшәү мәгънәсе – яшәү мәгънәсен эзләүдә», — дип укыган  идем. Лаеклы ялга чыккач, яшәү мәгънәсе турында аеруча күп уйландыра икән.

Элеккечә үзеңне җәмгыятькә файдалы кеше итеп хис итәсең килсә дә, мөмкинлекләр чикләнгән: көчеңә күрә эш табып булмый, сәламәтлек тә кими бара. Шул ук вакытта кызыклы, тулы канлы тормыш белән яшисе килә. Бу максаттан берәүләр дин юлын сайлый, кайберәүләр үзешчән сәнгать остасы булып китә. Җәмәгать эшләрендә янып-көеп йөрүчеләр бар. Мин исә күптәнге ышанычлы дустым «Яңарыш»ка сыендым. Аны «Спартак» халык иҗаты йортына барып алам, энәсеннән җебенә хәтле кызыксынып укыйм. Күңел кылларын тибрәтүче язмалар еш очрый. Уйланып йөргәннән соң, андыйларга кайтавазлар язам. Язмаларымны илтергә баргач, аның хезмәткәрләре белән якын туганнарымдай аралашам.

Мин «Яңарыш» үткәргән барлык милли-мәдәни чараларда катнашам. Газетаның күп кенә хәбәрчеләре белән таныштым. Алар белән телефон аша хәл белешәбез, басылган язмалар турында фикер алышабыз. Шулай итеп «Яңарыш» четерекле чорда – гомерем көзенә кереп барганда, тормышымны мәгънәле итәргә булыша. Рәхмәт аңа.

Гөлфия Ибраева, Ижау шәһәре