Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшүсмерләр көрәшеп чыныга
17.03.2012

Яшүсмерләр көрәшеп чыныга

Күптән түгел шәһәребезнең “Металлист” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә ирекле көрәш буенча Россия Герое, чик сакчысы Сергей Борин исемен йөрткән Бөтенрәсәй турниры узды. Ижауда әлеге турнир 1995нче елдан бирле үткәрелә.

Һәр елдагыча турнирны тантаналы рәвештә кадетлар маршы парады ачып җибәрде. Катнашучыларга һәм бирегә килүчеләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан Сергей Боринның батырлыгы турында да сөйләнде. Шулай ук турнирның ачылу тантанасында Чик сакчылары гаскәрләренең Халыкара ветераннар берлеге вәкилләре дә котлау сүзләрен җиткерделәр. Турнирда катнашу өчен ел саен Россиянең төрле почмагыннан – Пермь краеннан, Киров, Свердловск өлкәләреннән Чувашия, Татарстан һәм Удмуртиядән дә 200гә якын көрәшчеләр җыела. Быел да катнашучылар бер үк вакытта ике келәмдә 20 төрле авырлык категориясе буенча көч сынаштылар.

Турнирны әзерләүгә зур өлеш кертүче Ижауның “Граница” кадетлар үзәге директоры Алексей Медведев бәйгенең елдан-ел үсә, киңәя баруын ассызыклап үтте. Турнирның нәкъ балалар арасында уздырылуының сәбәбен ул яшүсмерләрне физик яктан ныгыту, алардан чын ил сакчылары үстерү, дип әйтте. «Спорт белән шөгыльләнгән егет-кызларның урамда тилмереп йөрергә вакыты да калмый», — ди ул.

Бәйге барышында тренерларның һәрберсе үз шәкертләре өчен җан атып торды. “ Көрәш — татарларның милли уены. Шуңа да Татарстан җиңү белән кайтырга тиеш,” – диде Түбән Кама командасы тренерларының берсе — Рамил Бәйрәмов. Татарстанның яшь көрәшчеләре Ижауда беренче тапкыр гына түгел икән инде. Аның фикеренчә, балалар өчен мондый турнирларның уздырылуы егетләрне физик яктан гына түгел, рухи яктан да ныгыта.

«Ирекле көрәштә дөрес нәтижә ясау өчен казыйларның да (судья) тәҗрибәле булуы сорала. Көрәшчеләрнең хатасын күрү, саклык чараларын үтәү – барысы да аларнын күз алдыннан үтәргә тиеш. Ә балалар көрәшендә бу аеруча мөһим», — ди әлеге турнирда 18 ел казый булып утыручы, СССРның мактаулы спорт мастеры Михаил Землянов. «Башка еллардан аермалы буларак, хәзер көрәштә тизлек, кискен хәрәкәтләр артты. Яшь көрәшчеләрне җәрәхәтләрдән саклап калу бездән, казыйлардан, аеруча игътибар сорый,”- диде ул.

Ирекле көрәш буенча әлеге бәйге көн дәвамында барды. Турнирда абсолют җиңүне Удмуртия командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Татарстан һәм Пермь өлкәсе командалары бүлеште. Бәйге нәтиҗәләре буенча катнашучыларга медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә җинүче командага Россиянең Удмуртия буенча ФСБ идарәсе күчмә кубогы тапшырылды.

Эльвира Хуҗина, Ижау шәһәре