Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Яшь чакларыма кайттым
17.03.2012

Яшь чакларыма кайттым

18 февральдә «Спартак» халык иҗаты йортында Раиф Бәһаветдиновның иҗат кичәсе үткәрелде.Композитор, укытучы һәм башкаручының моңлы җырларына куанып, аңа кушылып җырлап утырдым. Сәхнәдән агылган моң чишмәсе мине яшьлек сукмагына кайтарды, туып үскән якларда булып өлгердем. Концерт башланганчы башым бик авырта иде — кан басымы тигезләнде, авырту борчымый башлады. Бу очрашу күңел төбендә йоклап яткан хисләрне уятты, яшәү көче өстәп, туасы якты көннәргә ышаныч бирде. Шушы тылсымлы кичәне оештырган һәммә кешегә дә зур рәхмәтләремне белдерәм.

Гөлҗимеш Багишаева, Ижау шәһәре