Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшь осталарны бүләкләделәр
6.10.2021

Яшь осталарны бүләкләделәр

25-29 август көннәрендә Уфада «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатының финалы узды.

Әлеге чемпионат — урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында WorldSkills стандартлары буенча Россиядә иң масштаблы һөнәри осталык ярышлары. Быел финалда илнең 76 регионыннан 1786 конкурсант катнашты. Ярышлар 7 һөнәр һәм 105 компетенция буенча уздырылды: төзелеш һәм төзелеш технологияләре, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, транспорт һәм логистика, мәгариф. Ә яшүсмерләр үз осталыкларын 51 компетенциядә күрсәттеләр.
Финалда Удмуртия данын 17 конкурсант яклады, алар 14 компетенция буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Барлыгы дүрт бронза һәм өч көмеш медаль яуладылар. Шулай ук вакытыннан алданрак уздырылган ярышлар нәтиҗәләре буенча регион яшьләре бер алтын һәм ике көмеш медальгә ия иделәр инде. Бу Удмуртия Республикасы өчен югары күрсәткеч булып тора. Шушы көннәрдә Ижауда Милли чемпионатта җиңүчеләрне һәм призерларын бүләкләделәр. Очрашуда катнашучыларны Республика Хөкүмәте Рәисе урынбасары Анатолий Строков һәм мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова сәламләделәр.
«WorldSkills” хәрәкәте үсәргә һәм даими камилләштерелергә тиеш. Моның өчен без бөтен шартларны тудырырга тырышабыз. Узган ел Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган илкүләм «Мәгариф» проекты кысаларында биш учреждениедә авыл хуҗалыгы, төзелеш, педагогик белгечлекләр буенча яңа остаханәләр ачылды. 2021 елда медицина һәм социаль-педагогик көллиятләрдә тагын сигез остаханә ачылак. Шулай ук соңгы берничә елда урта махсус белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасын яңартуга 150 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Эшче һөнәрләрнең абруе арта һәм бүгенге көндә безнең көллиятләр хәтта эш бирүчеләрне дә узып киткән. Көллиятләрдә әле җитештерүче оешмаларда да кулланылмаган өр-яңа технологияләрне өйрәтәләр. Мәгариф бик нык алга китте», — дип билгеләп үтте Анатолий Строков.
«Ил чемпионатында җиңү — һөнәри белем бирүнең сыйфатын бәяләү дә. 2018 елдан башлап Удмуртия рейтингның 44 нче баскычыннан 15 нче баскычка күтәрелде. Узган ел дүрт медаль булган, быел инде 12 җиңүче һәм призер, җиде медаль. Бу безнең өчен зур казаныш. Быел без барлык җиңүчеләрне, призерларны һәм аларның остазларын бүләкләдек: 25әр мең сум – алтын, 20әр мең сум – көмеш, 15әр мең сум — бронза, 10ар мең сум медаль ияләренә тапшырылды. Шулай ук һәр остаз акчалата бүләк алды», — дип хәбәр итте Светлана Болотникова.
Милли чемпионатның финалында катнашучылар арасында Сарапулдан Анна Рөстәм кызы Давлетянова да бар иде. Ул башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен үзләштерә. Финалда Анна “Технологиягә укыту” компетенциясендә катнашкан. Экспертлар аның дәресләрне башка төрле уздыруына игътибар иткәннәр. Шулай ук 3D-модель буенча рәсем ясавын югары бәяләгәннәр.
“Ике көн эчендә миңа 6 төрле сынау узарга кирәк иде. Авыр булды дип әйтмәс идем. Ныклы әзерлек булгач, ярышта үземне яхшы яктан күрсәтә алдым. Әлеге чемпионат студентлар өчен зур мөмкинлекләр бирә. Монда алган тәҗрибә миңа киләчәктә балалаларга белем биргәндә ярдәм итәр дип уйлыйм”, — диде Анна.

Эльвира Хуҗина.