Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшь инженерлар Удмуртиядә җыела
20.05.2016

Яшь инженерлар Удмуртиядә җыела

8 июльдән 18 июльгә кадәр Удмуртиядә “Киләчәк инженерлары — 2016” алтынчы яшьләр Халыкара сәнәгать форумы узачак.

Аның оештыручылары — Россия машина төзүчеләр берлеге, Удмуртия Республикасы Хөкүмәте һәм “Ростех” Дәүләт Корпорациясе. Әзерлек эшләре буенча узган чираттагы утырышта Удмуртия Хөкүмәте рәисе Виктор Савельев: “Ижау — инженерларны әзерләү буенча остаз шәһәр булып тора. Шуңа күрә әлеге форум бик җитди һәм эшлекле. Халыкара дәрәҗәдә узачак әлеге форум Россия, чит илләрнең яшь галимнәре һәм сәнәгать предприятиеләре белгечләре өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булачак. Республикага килгән кунакларга җирле үзенчәлекләребезне күрсәтергә кирәк”, — дип, үз киңәшләрен бирде. Чыннан да, әлеге форум республикага ин­весторлар җәлеп итүдә, үзебезнең машина төзү сәнәгате потенциалын күрсәтүдә зур роль уйнаячак.
5 еллык тарихы булган форумда барлыгы 10 меңгә якын яшь белгеч, галим, аспирант һәм студент катнашкан. Алар — Россия Федерациясенең 60 регионыннан 380 сәнәгать компаниясенең яшь инженерлары, 80 югары уку йорты студентлары.
Удмуртиядә узачак быелгы форум — экологик лагерь. Аның программасында алдынгы сәнәгать компанияләре, дәүләт органнары җитәкчеләре белән ачык очрашулар, төрле мастер-класслар, сәнәгать үсешендәге актуаль сораулар буенча конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, яшьләрнең фәнни-техник уңышларыннан күргәзмә һәм башка күптөрле чаралар каралган.