Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшь гомерләр өзелмәсен
29.09.2016

Яшь гомерләр өзелмәсен

Соңгы елларда Россиягә наркотикларның тарта торган катнаш­малар дип аталучы яңа төре килеп керде. Яшьләр телендә атамасы да колакка ятышлы, “модалы” булган «спайс» дип йөртелгән бу нар­котик матдәләр Интернет, кәрәзле телефоннар аша сатыла, таратыла. Аларны гадәттә 14-16 яшьлек яшүсмерләр куллана. Агуланып үлү очраклары да күп. Ә әлеге катнашмаларның кулланырга ярамаган матдәләр исемлегенә соңлап керүе аркасында, аларга каршы көрәшү аеруча авыр. Балаларны, яшүсмерләрне әлеге афәттән ничек саклап калырга? Әти-әниләр нәрсә белергә тиеш? Әлеге сораулар белән мин “Яшүсмер” профилактика үзәгенең социаль педагогы Зөлфирә Якуповага мөрәҗәгать иттем.

Зөлфирә ханым, нар­котик­­ларның яңа төре турында нәрсәләр белергә кирәк?
— Тарта торган катнаш­маларның төрләре бик күп. Интернетта гына аларның 30дан артык исеме бар. Аларны үләннәргә агулы синтетик матдәләрне кушып ясыйлар. Әлеге наркотиклар, иң беренче чиратта, психикага тәэсир итүләре белән куркыныч. Аларны сатып алырга да авыр түгел. Полиция хезмәткәрләре дә, мәктәпләрдәге сакчылар да, өлкәннәрнең тыюы да – берсе дә таратуга чик куя алмый. Организмда әлеге наркотикларның булу-булмавын махсус тестлар да күрсәтми. Бу исә хәлне тагы да катлауландыра. Шуңа күрә, балаларны наркотиклардан аралап калу – ата-аналарның бурычы.
Ата-аналар баладагы нинди үзгәрешләргә игътибар итәргә тиеш?
— Наркотикларның тәэсире 20 минуттан башлап берничә сәгатькә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Тарта торган катнашмаларны кулланган кешедә коры ютәл башлана, авыз эче кибә, күзләр кызара, аяк атлап бару авырлаша, сөйләмдә сизелерлек үзгәрешләр барлыкка килә. Наркотик тәэсире астында булган кешенең фикерләре, акылы чуала, ул туктаусыз көләргә мөмкин, пульс арта. Ләкин яшүсмерләр наркотикны гадәттә өйдән читтә, урамда, ташландык урыннарда кулланалар. Бу билгеләр дә тора-бара азрак сизелә башлыйлар. Ә менә баланың дәресләрне калдыруы, мәктәптә өлгерешнең кимүе, еш ялганлавы, сез элек белмәгән ниндидер яңа дуслары барлыкка килүе, телефон аркылы серле сөйләшүләр – болар барысы да ата-аналарны сагайтырга тиеш. Яшүсмернең холкы үзгәрергә мөмкин. Ул тиз кызып китүчәнгә әйләнә. Ата-анасы, якыннары белән мөнәсәбәтләр авырлаша. Яшүсмер еш акча сорый башлый, һәрвакыт бурычларга бата, өйдән кыйммәтле әйберләрне урлый. Бу вакытта инде ата-анага чаң сугарга кирәк.
Бала мондый хәлгә тарымасын, аны бу замана афәтеннән саклап калу өчен нәрсә киңәш итәсез?
— Ата-ана бәланең һәр йортка керә алуын аңларга, шуңа күрә уяу булырга тиеш. Аеруча баланың тәмәке тартканын сизгән очракта игътибарлылык сорала. Чөнки тәмәке тартмаучы яшүсмернең тарта торган катнашмаларны кулланып каравы икеле. (Тик бу башка төрле наркотик матдәләрне татып карамас дигән сүз түгел). Ниндидер шик туса, яшүсмернең социаль челтәрләрдә, телефонда смскалар аша кем белән сөйләшүен тикшереп карарга кирәк. Гадәттә, яшүсмерләр әлеге катнашмаларны тарата, сата торган сайтларга керәләр. (Еш кына ларек, биналарның диварларында да “соли”, “спайс”, “соли лигал” дигән язулар була). Наркотикны яшүсмерләр бер-берсенә тәкъдим итә. Баланың бүлмәсен, язу өстәлен карагыз. Ниндидер порошоклар, аптекадан алынган үләннәр, яндырылган пластик шешәләр барлыкка килергә мөмкин. Әлеге әйберләрдән начар ис килә, яшүсмер аларны яшерергә тырыша. Әти-әниләр нидер сизеп алсалар да, бала барысын да кире кагачак. Чөнки тарта торган катнашмалар кулланучының берсе дә үзен наркоман дип санамый.
— Саннар ни сөйли?
— Наркотикларның яңа төре барлыкка килгәч, 9 ай эчендә 129 яшүсмер исәпкә куелды. Тик бу рәсми саннар гына. Күп кенә ата-аналарның баласын наркоман дип таныйсы килми. Үзләре дәваларга, баланы бикләп тотарга, ачуланырга тырышалар. Тик бу гына ярдәм итми, әлбәттә. Баланы дәваларга кирәк. Әти-әниләрнең әлеге фактны яшерергә тырышулары дәвалануны авырлаштыра гына. Чөнки табибларга никадәрле иртәрәк мөрәҗәгать итсәләр, яшүсмергә ярдәм итү дә шул кадәр җиңелрәк булачак. Тарта торган катнашмалар кулланганда, кирәкле доза бик тиз арта. Бер-ике ай эчендә кеше инде алардан башка яши алмый. Ә дәвалану берничә айга сузыла.

— «Тоз» дип аталучы наркотик төре белән тарта торган катнашмалар арасында аерма бармы?
— Югарыда санап кител­гәннәр «тоз»ларга да кагыла. Чөнки тозлар — тагы да куркынычрак наркотиклар. Йогынтысы күпкә югарырак, ә менә дәвалану – катлаулы процесс. Әгәр дә тарта торган катнашмалар кулланучы кеше моны күпмедер вакыт яшереп тота ала икән, тоз кулланучыларны тиз арада аңлап, сизеп алырга мөмкин. Тоз кулланып, берничә сәгать узгач, аның карашы усаллана, кыргыйлана. Аны курку хисе биләп ала. Ул йок­ламый, энергиясе арта, төрле мәгънәсез фикерләре барлыкка килә. Тозлар тышкы яктан шикәр комына охшаган кристаллик порошок сыман булалар. Төсе ак яки кара булырга мөмкин.
Яшүсмернең «тоз»­лар куллануын ничек аңларга?
— Аларның үз-үзләрен тотышлары, холкы үзгәрә. Берничә көнгә өйдән чыгып китәргә мөмкиннәр. Кайткач, озак итеп йоклыйлар, күп ашыйлар. Агрессивныйга әйләнәләр, хәтерләре югала, күзләренә төрле әйберләр күренә башлый. Еш кына үзләре янында күзгә тамыза торган дарулар тоталар. Тоз кулланучы наркоманнар гадәттә дәвалангач та, наркотик турында гына уйлыйлар. Алар еш кына психлар хастаханәсенә эләгәләр, күбесенә шизофрения диагнозы куела.
— Баласының тарта торган катнашма, «тоз»лар куллануын белгән ата-ана нәрсә эшләргә тиеш?
— Әйе, баланың наркотик кулланганын белгән ата-ана иң беренче чиратта: “Нишләргә?” — дигән сорауны бирә. Беренче һәм мәҗбүри булган шарт – наркотикларны таба һәм куллана алу мөмкинлеген бетерү. Бу – баланың сәламәтләнүенә бер адым. Наркотиксыз узган һәр көн — якты киләчәккә өмет. Дәвалану турында мәгълүмат җыя башлау, реабилитация үзәкләре турында белү, мондый бәла белән очрашкан гаиләләр белән очрашу, танышу – ата-ананың бурычы. Авырлыклар арасында бирешеп калмаска кирәк, чөнки балагызны сез генә коткара аласыз. Ә инде мондый хәл килеп чыкмасын өчен, үзегезгә түбәндәге сорауларны бирегез: наркотиклар турында мин нәрсә беләм? Баламны наркотиклардан аралап калу өчен мин нәрсә эшләдем? Соңга калмадыммы?…

Эльвира Хуҗина.