Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Яшь гаиләләргә 59нчы йорт!
31.01.2013

Яшь гаиләләргә 59нчы йорт!

28 гыйнвар көнне Удмуртиядә яшь гаиләләр өчен чираттагы йорт кулланылышка тапшырылды. Зоя Космодемьянская урамында урнашкан 17 катлы монолит йортны ачу тантанасында Удмуртия Президенты Александр Волков та катнашты. Әлеге йорттан 50 фатир — яңа йортның бишенче секциясе тулаем — “Яшь гаиләләргә торак” Президент программасы кысаларында яшь гаиләләргә тапшырылачак.

Президент бәхетле гаиләләрне яңа торак белән котлап, әлеге программаның үзенчәлекле һәм яшьләр өчен бик кулай булуын искәртеп: “Россиянең башка регионнарында да яшь гаиләләргә ярдәм итәргә тырышалар, тик башка беркайда да мондый зур ташламалы шартлар юк. Программабызның эшчәнлеген берникадәр вакытка озайтуыбыз турында күпләрегез хәбәрдар. Ә бу — тагын бер мең гаилә түбән процентлы кредит алып, торак шартларын яхшырта ала дигән сүз”, — диде. Шулай ук Президент әлеге социаль проектны тормышка ашыру сәбәпле, демографик күрсәткечләр буенча да Удмуртиянең Идел буе регионнары арасында алдынгылар рәтендә булуын ассызыклап үтте.

Яңа йортны ачу тантанасыннан соң Александр Волков берничә фатирда булды. Светлана һәм Александр Чирковлар гаиләсе Президентны табын янына дәште. Әлеге гаиләдә бер ул һәм бер кыз тәрбияләнә. 12 яшьлек Вадим һәм 8 яшьлек Катя 61 мәктәптә белем алалар. “Моңарчы 4 кеше 13 кв. метрлы бүлмәдә яшәдек, әлеге программа булмаса, шундый киң, иркен, уңайлы итеп төзелгән фатирлар ала алмас идек, — дип, шатлыгы белән уртаклашты гаилә башлыгы Александр Чирков. – Без хатыным белән социаль өлкәдә хезмәт итәбез. Ул балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе, ә мин хастаханәдә машина йөртүче булып эшлим. Нәкъ әлеге йорттан фатир алуыбызга чиксез шатбыз. Хәзер инде өченче бала алып кайту турында да уйлый алабыз.”

Яшьләрнең фикерен хуплап, Президент әлеге программа нигезендә фатир сатып алган гаиләләрдә өченче бала туган очракта, республика тарафыннан кредитны ябу өчен 300 мең сум күләмендә акча бүленеп биреләчәге турында хәбәр итте. Йортны төзегән “УралДомСтрой” компаниясе җитәкчесе Алексей Чулкин республикабыз Президентына төзүчеләрнең алга таба да әлеге программаны тормышка ашыру буенча хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде.

 

Ләйсән Әхмәтова