Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Яшь гаиләләргә торак» программасы дәвам итәчәк
11.05.2012

«Яшь гаиләләргә торак» программасы дәвам итәчәк

Удмуртиядә «Яшь гаиләләргә торак» Президент программасын тормышка ашыру 2013 елга кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көндә әлеге программада катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү бара.Ел ахырына кадәр, торак шартларын яхшыртуны сорап язган гаризалардан чыгып, республика бюджеты мөмкинлекләре каралачак. Президент Александр Волков яшь гаиләләр белән очрашу вакытында: «Әлеге программада 5500 яшь гаилә катнаша. Республика бюджеты өчен бу зур сумма булса да, без әлеге парограмманы дәвам итәргә тырышачакбыз. Моңа кадәр ташламалы кредитлар буенча процент ставкасын киметү өчен ел саен бирелүче 350 млн сумга тагын 150 млн сум акча өсти алачакбыз», – диде.