Яшьләр өчен — футбол дәресе
Удмуртия башкаласында Россия һәм дөнья футбол йолдызлары Алексей Смертин, Дмитрий Сенников һәм Питер Одемвингие кунак булдылар. «Футбол дәресләре» проекты кысаларында алар Ижауның яшь футболчылары белән берничә очрашу үткәрделәр.
«Зенит-Ижевск» футбол мәктә-бендә спортчылар шәһәрнең иң яхшы футболчыларын һәм командаларын бүләкләүдә катнаштылар, «Зенит» та тәрбияләнүчеләр белән аралаштылар, балалар өчен фотосессия үткәрделәр.
Чарада катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Удмуртиянең физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Наталья Гольцова сәламләде. “Безнең өчен футбол йолдызларын үзебезнең шәһәребездә кабул итү — зур дәрәҗә. Аларның профессионаллар белән түгел, ә нәкъ менә футбол юлын әле башлап кына җибәрүчеләр белән очрашулары аеруча мөһим. Футбол сезнең һәрберегезнең дә тормышында зур урын алып тора. Бу спорт төре 2018 елгы Дөнья чемпионатыннан соң зур үсеш алды. Безнең уртак бурычыбыз — футбол мәйданчыкларын саклап калу һәм спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен лаеклы шартлар булдыру”, — ди ул үз чыгышында.
Алексей Смертин футбол-чыларның өч төп принциплары турында сөйләде. “Спортның бу төрендә җиңүгә ирешү өчен тупны яратырга, үзеңә югары таләпләр куярга һәм үзең белән канәгатьсез булырга кирәк”, — диде данлыклы спортчы.
Кунаклар республиканың балалар йортлары командалары белән дә очрашты, аларның иң яхшылары култамгалар белән туп алды. Балалар чемпионнарга үзләренең казанышлары һәм планнары турында сөйләделәр.
Эльвира Хуҗина.