Яшьләр форумнарга әзерләнә
22 майда Физик культура һәм спорт министрлыгында Удмуртиянең югары уку йортлары вәкилләре “Форумнар кампаниясе — 2018” буенча түгәрәк өстәл артына җыелдылар. Очрашуда Удмуртия Республикасының физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Наталья Гольцова, яшьләрнең проектларын үстерү бүлеге җитәкчесе Надежда Мохова, “Форумнар кампаниясе — 2018”нең яшьләр дирекциясе җитәкчесе Евгений Шиляев һәм башкалар катнашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар региональ квота кысаларында актив яшьләрнең үз проектлары белән нинди форумнарга эләгә алулары турында сөйләштеләр. Клязьмада узучы “Мәгънәләр территориясе”нә һәм Самарада узучы “Иволга” форумнарында катнашу өчен Удмуртия башка регионнар белән чагыштырганда күбрәк квоталар алган. Мәсәлән, “Иволга”га безнең регионнан 80 кешелек делегация барачак. Узган ел әлеге форумда Удмуртиядән 75 кеше катнашкан иде. Быел барлыгы 20 яшьләр форумы узачак. Шуның җидесеннән катнашучылар үз проектларын тормышка ашыру өчен 300 мең сумга якын грант акчасы алып кайтырга мөмкиннәр.
Узган елга караганда быел проектлар белән катнашучыларга таләпләр катгыйрак булачак. Шуңа күрә һәр эш югары дәрәҗәдә тәкъдим ителергә тиеш. Мондый күрсәткечләргә ирешү өчен 9 ел дәвамында Удмуртиядә “Республика хәзинәсе” дип исемләнгән форум уздырыла. Быел ул Воткинск районының Галево авылында 7-10 июньдә үтәчәк.
Республиканың физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Наталья Гольцова күп яшьләрнең мондый төр чаралар турында хәбардар булмауларын билгеләп, әлеге проблемага игътибар итәргә кушты. Мәгълүматны уку йортларында, массакүләм-мәгълүмат чаралары аша һәм башка оешмаларда актив таратырга, яшьләрдә проектлар белән эшләүгә кызыксыну уятырга чакырды. “Бүген очрашуда катнашкан һәм башка уку йортларының “Форумнар кампаниясе”н тәкъдим итү буенча мәйданчыклар әзерләвен сорар идем. Яшьләр дирекциясе әлеге уку йортларына бик теләп чыгачак, студентларны төрле форумнар белән таныштырачак, кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк”, — диде ул. Тиздән “Форумнар кампаниясе”нең кайнар телефон номеры эшли башлаячак. Әлегә кызыксындырган сорауларга җавапларны https://vk.com/molteamudm сайтында таба аласыз.
Узган ел “Иволга” форумында “Иман” татар яшьләре берлеге вәкиле Гөлфия Әхтәмова катнашкан иде. Быел ул 1-5 августта Казанда узачак Бөтендөнья татар яшьләре форумына барырга әзерләнә. “Искиткеч матур, кызыклы, эчтәлекле, онытылмас матур мизгелләр булып күңелләргә уелып кала торган чара ул әлеге форум. Без аннан эшләү өчен көч, дәрт алып, белемнәребезне арттырып, киләчәккә яңа планнар белән кайтабыз, яңа танышлар табабыз. Башка форумнарда да катнашырга теләгем бар”, — ди Гөлфия. Шулай ук “Иман” татар яшьләре җәй айларында багышлау бәйрәмен, татар яшьләре слетын уздырырга һәм Казанда узучы Татар яшьләре көннәрендә катнашырга телиләр. Россиякүләм форумнардан да читтә калмаска уйлыйлар. Республика яшьләрен алда кызыклы һәм файдалы җәй көтә. Уңышлар аларга!
Эльвира Хуҗина әзерләде.