Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшьләр — сәясәттә
14.11.2013

Яшьләр — сәясәттә

 

Яшен тизлегендәге алгарыш, инновацияләр үсеше кешеләргә үзара аралашу, фикер-тәкъдимнәре белән алышу, бәхәсләшү өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Бу – интернет, социаль челтәрләр киңлеге. Биредә олысы-кечесе дә курыкмыйча үз хис-кичерешләре белән уртаклашып, уй-фикерләрен белдерә. Бигрәк тә, яшьләр — актив. Кирәк икән алар хәйрия эшендә катнашалар, мәдәни-агарту, милли, гыйльми, сәяси һәм башка өлкәләрдә дә алар беренчеләрдән. Соңгысы аеруча игътибарга лаек. Яшьлек җиллелек белән аваздаш булгангамы, яшьләр күңел ачу, җыр-биюгә генә мөкиббән китә, эш яратмый, җиңел акчаны үз итә, дигән фикер җәмгыятьтә тирән тамыр җәйгән. Әмма кыю фикерле, дуамал, актив яшьләрнең сәясәткә килүе, республика Яшьләр парламентына сайлануы бу урында уйланырга мәҗбүр итә.

Агымдагы елның 24 сентябрендә УР Дәүләт Советы Карары нигезендә Яшьләр парламентының яңа составы расланды. (Беренче чакырылыш 2009-2012 елларга сайланган иде). Ул 53 яшь парламентарийдан гыйбарәт. «Яшьләр парламенты — консультацион-киңәшү органы. Без үзебезне борчыган мәсьәләләрне яктыртып, чишү юлларын күрсәткән тәкъдимнәр белән УР Дәүләт Советына мөрәҗәгать итәргә хокук­лы. Әмма кануннар белән үтә дә җентекләп эшләү зарур, бу өлкәдә зур игътибарлылык, гыйлемлелек таләп ителә. Беренче чакырылыш яшь парламентарийларга ансат булмады. Безгә өлкәннәрнең ышанычын яуларга, эшкә сәләтле булуыбызны дәлилләргә кирәк иде. Һәм без моңа ирешә алдык дия алам. Чөнки икенче чакырылыш турында сүз чыккач, Яшьләр парламентының кирәк булу-булмавы хакында сорау тумады. УР Дәүләт Советы депутатлары безгә теләктәшлек белдереп, уй-фикерләребезне ишетә килде”, — дип сөйләде Яшьләр парламентының беренче чакырылыш рәисе Андрей Макаров.

“Яшьләр парламентын оештыру турындагы конкурс” положениесе нигезендә, УР территориясендә яшәүче 18-30 яшьләрдәге егет-кызлар УР Дәүләт Советына 2013 елның 10 апреленнән 10 июненә кадәр конкурста катнашу хакында гариза белән мөрәҗәгать итә алганнар. “Яшьләр парламентында 60 яшь депутатка үз көчләрен сынарга мөмкинлек бирелгән. Бу юлы яшьләр 30/30 принцибы буенча сайланды, ягъни кандидатларның бер өлеше турыдан-туры муниципаль берәмлекләрдәге Яшьләр парламентыннан, бер өлеше иҗтимагый оешма вәкилләренең тәкъдиме һәм үз кандидатураларын үзләре яклаучылардан тупланды.

Кандидатларга УР сәяси, икътисади, социаль тормышына кагылышлы проблемаларны яктырт­кан һәм аларны чишү юлларын тасвирлаган проектларны яклау бурычы йөкләнгән иде. Һәр проект үзенә күрә бик тә кызыклы һәм кирәкле, бер-берсен кабатламый, аларда күп төрле мәсьәләләр чагылыш тапкан. Әйтик, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы. Беренче карашка, күчемсез милеккә ия булмаган студент яшьләр өчен бу артык кызыклы тема булмаска тиеш кебек. Әмма конкурс проектлары арасында өлгергән, канун үрнәге булырдай хезмәтләр дә бар иде. Шулай ук спорт, сәламәт яшәү рәвешен алга сөргән, парковка мәсьәләләрен яктырткан, хуҗасыз йорт хайваннарына ярдәм итү, студентларны, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүгә бәйле проектлар да игътибарга лаек. Без милли оешмалардан да кызыклы тәкъдимнәр көткән идек. Әмма алар бик аз булды. Мисал өчен, Вероника Ваулинаның удмурт телендә социаль реклама эшләү турындагы проекты да уңышлы дип табылды”, — дигән фикере белән уртаклашты Андрей Макаров.

Яшь парламентарийлар арасында милләт­тәшләребез дә булуы һәм аларның беренче чакырылыш белән чагыштырганда, бермә-бер артуы — аеруча куанычлы. “Воткинск шәһәре” муниципаль берәмлегеннән — Айрат Газимҗанов, “Юкамен районы” муниципаль берәмлегеннән — Кафия Касимова, ә Тимур Мөхәммәтгалиев, Ирек Сәләхов, Альбина Хәбибуллина парламентка үз кандидатураларын үзләре тәкъдим итү юлы белән үткәннәр.

 

Андрей Макаровның милли оешмалардан мөрәҗәгать итүчеләр аз булды, дигән сүзе борчу тудырды. Республикабызның “Иман” татар яшьләре берлеге рәисеннән бу хакта кызыксындым. 

“УР Яшь­ләр парламентына икенче чакырылыш узуы хакында хә­бәрдар идек. Әмма монда катнашуны кирәк дип тапмадык. Чөнки Воткинск шәһәре Яшьләр парламенты рәисе Айрат Газимҗанов  — безнең берлек активисты, ә мин үзем УР Иҗтимагый палатасы әгъзасы булып торам”, — дип җавап кайтардыРинат Фәйзуллин. Айрат Газимҗановка, димәк, үтә дә җаваплы бурыч йөкләнгән. Ул үз җирлегендә актуаль булган проблемаларны да, милли мәсьәләләрне игътибар үзәгендә тотарга тиеш була. Егетнең бу вазифага карата фикерен белдем.

«Әлбәттә, Воткинск шәһәре Яшьләр парламенты рәисе буларак, үз проектларыбызны (Яшьләр арасында фәнни конференция, «Активист академиясе» проектын оештыру, П.И. Чайковскийның тууына 175 ел тулу уңаеннан балалар иҗаты китабын бастыру) республика дәрәҗәсенә күтәрү өчен көч куячакмын. “Иман” татар яшьләре берлеге активистлары Воткинск шәһәре иҗтимагый палатасы әгъзалары булып та торалар. Шуңа күрә милли мәсьәләләрне хәл итүдә безнең мөмкинлекләр чиксез. Бары тик тырышып эшлисе генә кала”, — диде Айрат Газимҗанов.

Яшь парламентарийлар белән танышуны дәвам итик. Сәясәттә, җитәкче урыннарда, гадәттә, ир-атларны күрергә күнегелгән. Тик гүзәл затлар да аларның үкчәсенә басып килә. Альбина Хәбибуллина —шундыйлардан. Белгечлеге буенча әйдәп баручы инженер, Иж-ДТУны тәмамлаган. Бүгенге көндә Словакиянең Тренчин каласында үз белгечлеге буенча белем алуын дәвам иттерә. Яшьләр парламентына сайланырга нәрсә этәргән соң милләттәшебезне?

“Мин беренче чакырылышта үз көчемне сынап карадым. Әмма ул вакытта икенче курста гына белем ала идем. Тәвәккәллек тә, тәҗрибә дә, кешеләр белән аралашу,  проектны  дөрес тәкъдим итү осталыгым да җитеп бетмәгәндер. Әниемнең икенче чакырылыш башланганы турында хәбәр җиткерүенә бик сөендем. Бу юлы, һичшиксез, республика Яшьләр парламентына үтәчәкмен дигән максат куйдым. Студентлар тормышы бик якын булганга, проектны “Югары курсларда белем алучы студенларга «Приоритетлы юнәлеш буенча — торак кредиты” дигән темага багышладым. Ул берникадәр республикабызда уңышлы эшләп килүче “Яшь гаиләләргә — торак” прораммасы белән аваздаш дияргә дә була. Сер түгел, илебездә техник белгечләргә кытлык күзәтелә. Күп кенә яшьләр кулларына диплом алуга, республикабыздан читкә китү ягын карый. Ә үзен 20 елга ипотека белән бәйләгән кеше ерак китә алмый. Торак мәсьәләсе кискен тора. Тулай торакларда урын җитми. Ялгышмасам, бүгенге көндә 1000гә якын студент чиратта тора. Кредит студентлар өчен уңайлы шартларда биреләчәк. Студентларда ипотека өчен түләрлек акча каян чыксын диярсез. (Билгеле, беренчел кертемне әти-әниләрнең ярдәменнән башка ерып чыгу авыр булачак). Яхшы укучылар өчен стипендияләрне берәү дә бетермәде әле. Димәк, тораклы буласың килсә, тырышып уку зарур булачак. Шулай итеп, уңайлы шартлар белән торак аласы килгән студент җәмгыяткә файдалы һәм кирәкле булган белгеч­лекне сайларга, тырышып укырга, туган җиренә тугры булып калырга гына тиеш була”, — дип, үз фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашты Альбина. Яшь парламентарийдан: “Россия Федерациясе халыклары телләре турындагы” РФ законына үзгәрешләр кертүне күз алдында тоткан закон проектына карата булган фикере белән дә кызыксындым. “Миңа калса, илебезнең бар байлыгы, бар көче — милләтләрнең төрлелегендә. Халыкларның туган теле, гореф-гадәтләре, тарихы-мәдәниятен хөрмәт итеп сакларга, киләчәк буынга җиткерү зарур. Парламентта эшчәнлек алып барганда, мөмкин кадәр милли мәсьәләләргә битараф калмаска тырышачакмын”, — дип фикерен белдерде ул.

УР Яшьләр парламентына сайлану кандидатларга нинди өстенлекләр бирә икән соң? Форумда фикер алышучылар арасында берәү хәтта: “Хәзер алар Мәскәү депутатлары сыман машиналарына махсус сигналлар куеп, нишлиселәре килсә, шуны кыланып йөриячәкләрме?” — дип усал шаярткан иде. “Кандидатлар арасында безгә хезмәт хакы түләнәчәкме? — дип сораучылар күп булды. Юк, хезмәт хакы каралмаган! Билгеле, яшь парламентарийларга таныклыклар тапшырылачак, әмма ул — Дәүләт Советына керү хокукын гына бирүче документ. Бирегә актив тормыш позициясен алга сөргән, битараф булмаган яшьләр җыйналды. Аларның күбесе эштән, укудан тыш, өстәмә рәвештә парламенттагы үз вазифаларын башкарачаклар. Бу — хокукый гыйлемебезне арттыру, Дәүләт Советы эшчәнлеге белән якыннан танышу, тәҗрибә туплау өчен иң яхшы мәктәп”, — дип ачык­лык кертте Андрей Макаров.  Марат Исмәгыйлев та (бүгенге көндә ул Йортлар берлеге советын җитәкли) үз тәҗрибәсеннән чыгып: “Яшьләр парламенты минем өчен зур мөмкинлекләр ачты. Кануннар белән эш итәргә өйрәнеп, хокукый гыйлемебезне баеттык, кызыклы шәхесләр белән очрашу, аралашуга ирештек, өлкәннәрнең теләктәшлеген тойдык. Аннан соң актив, тырыш кешеләрне кайда да күрәләр, андыйларга югалырга юл куймыйлар”, — дигән фикерен җиткерде.

Бүгенге көндә яшь парламентарийлар  үзара танышалар, киләчәккә эш тәртибен, юнәлешен билгелиләр. Яшь парламентарийлар белән очрашу барышында Республика башлыгы Александр Волков яшьләрне сәламләде, изге теләкләрен юллады. Без дә тынгы белмәс, кыю фикерле, битараф булмаган яшьләребезгә нәтиҗәле хезмәт теләп калабыз.

Альбина Шәйхетдинова