Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшьләр спортка омтыла
12.05.2014

Яшьләр спортка омтыла

Бүгенге көндә яшьләрнең күбрәк спортка омтылуы, сәламәт яшәү рәвеше алып баруы мактауга лаек. Милләттәшләребез арасында да төрле спорт бәйгеләрендә җиңү яулап, чемпион исеменә лаек булучылар күп. Күптән түгел Сарапул шәһәрендә “Яшьлек” ансамбленә йөрүче Заһира апа Рәшитова: “Минем спортчы оныгым бар, күптән түгел тагын бер җиңү яулады бит әле”, — дип шалтыраткач, Равил Рәшитов белән үзем дә танышырга булдым.

Туган вакыты: 27 июнь, 1995 ел

Яшәү урыны: Сарапул.

Спорт төре: STREET WORKOUT (Турникта төрле хәрәкәтләр ясау), гер күтәрү, Армспорт, сноуборд, брейк-данс (барысы белән дә һөнәри шөгыльләнә)
Гаилә хәле: Өйләнмәгән.
Уңышлары: Мәктәп елларында “Без наркотикларга каршы” дип исемләнгән рәсем бәйгесендә Удмуртия буенча беренче, Россия күләмендә икенче урыннарны яулый, Сноуборд буенча Россия күләмендә икенче урын (2013 ел), гер күтәрү буенча 3нче урын (Сарапул, 2014 ел), Арм спорт буенча 3нче урын (Сарапул, 2014 ел). Барлыгы 17 дипломы, ике көмеш, ике бронза медале бар.

Равил белән аралашканда ук аның максатчан, тырыш икәнлеге күренеп тора. Кечкенәдән белемгә омтылып, спорт­ка гашыйк булып үсә ул. “Берничә спорт төре белән шөгыльләнергә ничек җитешәсең?” — дигән соравыма: “Минем үземне төрле өлкәләрдә, шулай ук спортның да төрлесендә сынап карыйсым килә. Барысына да вакыт кына җитми”, — диде.
Равил ике ел элек воркаут белән шөгыльләнә башлый. Әлеге спорт төре Россиядә ныклы юнәлеш алмаса да, яшьләр аны яратып өйрәнә. Турникта тартылу өчен дә күп көч кирәк булса, төрле хәрәкәтләр ясау исә аеруча катлаулы. “Моның нинди адреналин икәнен үзе эшләп караган кеше генә аңлыйдыр. Воркаутны бик “текә” спорт төре дисәм, ялгышмам. Авыр булса да, өйрәндем инде. Хәзер дустым белән турникта да, җирдә дә парлы хәрәкәт номерлары әзерлибез”, — диде әңгәмәдәшем. Соңыннан гер күтәрү, арм спорт, сноуборд, 5 ай элек брейк-данс белән дә һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнә башлый. Яшь спортчы һәр өлкәдә дә уңышларга ирешеп килә, бәйгеләрдә югары урыннар яулый. “Үз-үзеңә ышанып, һәр номерны зур әзерлек белән башкарырга гына кирәк. Ниндидер уңышсызлыкка очрап, бөтенесен ярты юлда ташлап калдыру спортчыларга хас сыйфат түгел. Даими шөгыльләнү турында да онытырга ярамый”, — диде әңгәмәдәшем.
Милләттәшебез спорттан тыш Сарапул шәһәрендә һөнәри белем ала, мәчеткә дә йөри икән. Равил: “Пәйгамбәребезнең бик күп хәдисләрендә вакытны исраф итү турында әйтелә. Яшьләр мәчеткә килсеннәр, дини белем алсыннар иде. Ул вакытта замана шаукымына бирелеп, ялгыш юлга да басмас­лар, киләчәкләре дә якты булыр иде. Сыра эчеп, наркотиклар кулланып, тәртипсез тормыш алып барып гомерләрен заяга уздырган яшьтәшләремне кызганам”,- ди.
Спорт белән дус, динне өйрәнүче егет татар телен, гореф-гадәтләребезне дә яхшы белә. Гаиләләрендә буыннар ныклыгы сакланып, милли тәрбия бирүнең күркәм нәтиҗәсе бу. Киләчәктә Равилнең теләге Санкт-Петербург шәһәре югары уку йортында белем алып, спортта да, тормышта да чемпион булу. Аңа уңышлар телик!

Эльвира Вахитова.