Яшьләр Россия буенча экспедициягә чыга
Россия Яшьләре (Росмолодежь) федераль агентлыгы Россия буенча этнотуристик экспедициягә чыгу өчен гаризалар кабул итә.
18дән алып 30 яшькәчә булган блогерлар, журналистлар һәм халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшләүче белгечләр “Россия маршрутлары” дип исемләнгән экспедициягә чыгачак. Катнашучылар төрле тематик биремнәр үтәячәк, интерактив әңгәмәләр оештырачак, Россиядә гомер итүче халыклар белән очрашачак. Сәяхәт вакытында катнашучыларга үзләренең экспедицияләре турында тревел-шоу (журналистиканың бер агымы, сәяхәт вакытында төшерелгән тапшырулар) чыгарырга туры киләчәк.
Быел яшьләр өчен оештырылган мондый экспедиция икенче тапкыр уздырыла. Сайлап алу турын уңышлы гына үтү өчен катнашырга теләге булганнарга экспедиция тематикасы белән кызыксынуын исбатларга, социаль челтәрләрдә актив булырга, видеога яхшы төшерә белергә, анкетаны төгәл итеп тутырып, сорауларга тулы җавап бирергә туры киләчәк. Беренче маршрут 25 июнь-2 июльдә Көнчыгыш Себер буенча үтә. Ә икенче маршрут 13-19 августта Идел буе федераль округы төбәкләре буенча узачак.
Катнашучылар милли-мәдәни һәйкәлләрдә, музейлар, мәдәни үзәкләр, милли парклар, мәчетләр һәм чиркәүләрдә, истәлекле урыннарда булачаклар. Һәр төбәктә яшәүче халыкларның милли ризыклары, яшьләр оешмалары активистлары белән танышачаклар.
Россия маршрутлары проекты халыкара дуслык җепләрен ныгытуга, милли мәдәниятләрне үстерүгә юнәлтелгән.
Идел буе федераль округы буенча экспедициядә катнашырга теләүчеләр 20 июльгә кадәр «Молодежь России” сайтына кереп теркәлә ала.