Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшьләр парламентында — безнекеләр
17.12.2015

Яшьләр парламентында — безнекеләр

Удмуртия Дәүләт Советы каршында яшьләр парламенты октябрь аенда төзелгән иде. Аның составына кергән актив яшьләребез үзләренең эшләрен башлап та җибәрде. Алар арасында милләттәшләребез дә бар. Мәскәүдә “Татар кызы-2014” бәйгесендә катнашкан Регина Хаҗиева, Альберт Садыйков, Дилфәт Мәликов яшьләр сәясәте белән кызыксынып, үз кандидатураларын тәкъдим иткәннәр.

2015 елның 9 декабрендә өченче чакырылыш яшьләр парламентының беренче сессиясе булды. Алар алдында яшьләр органнарының җитәкчеләрен сайлау һәм киләчәккә эш тәртибен билгеләү максаты иде.
Сессияне алып баручы Дәүләт Советы рәисе Владимир Невоструев: “Дәүләт Советы сезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Оялып, куркып тормыйча булган сорауларыгыз белән мөрәҗәгать итегез. Яшь гражданнарыннан кабул ителүче законнар, яшь буынның тормышын яхшырту буенча сезнең тәкъдимнәр безгә, Дәүләт Советы депутатларына, бик мөһим. Бүген без үз алдыбызга киләчәктә дәүләт органнарында эшли алырдай кадрлар әзерләргә тиеш. Республиканың уңышлы киләчәге сезнең җәмгыятьтә үз ролегезне, үз урыныгызны таба алуга бәйле. Барысы да сездән тора”, — диде.
Көн тәртибендә беренче сорау — Яшьләр парламентының рәисен сайлау. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча әлеге вазифа Воткинск шәһәре вәкиле Сергей Колеговка йөкләнде. Шулай ук яшерен тавыш биреп, төрле профильдәге 7 комитетның составы һәм җитәкчеләре сайланды. Яшьләр парламентаризмы, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты белән милләттәшебез Можга егете Альберт Халит улы Садыйков җитәкчелек итәчәк. Ә ике комитетка рәис сайлауны икенче сессиягә калдырдылар. Чөнки бу комитетларга үзләрен тәкъдим иткән кандидатлар тиешле тавыш җыюга ирешмәделәр. Икенче сессияне уздыру вакытын 2016 елның гыйнвар ахыры дип билгеләделәр.
Яшьләр парламентына ни өчен керергә уйлавы турында Регина Хаҗиева болай сөйләде: “Әлеге парламент турында элегрәк ишеткәнем бар иде. Интернет челтәрендә утырганда, анда өченче чакырылыш барганын белдем. Аннан дусларым да катнашып, үз көчемне сынап карарга булдым. Моның өчен әз дигәндә үз кандидатыңны яклап, 18-35 яшь аралыгындагы кешеләрдән имза җыярга һәм үз проектыңны тәкъдим итәргә кирәк иде. Мин 350гә якын имза җыйдым, “Удмуртия Республикасы югары сыйныф укучылары өчен профориентация системасын булдыру” дип аталган проект яздым. Мин үзем студентлар белән эшлим. Аларның күбесенә сайланган юнәлешләре буенча уку ошамый. Андый студентлар 5 ел бюджет урыннарында укып, диплом алгач белгечлекләре буенча эшкә урнашмыйлар. Республика өчен дә, гомумән илебез өчен кирәкле белгечләр чыкмый. Россия статистика мәгълүматлары буенча 60%тан артык студент белгечлеге буенча эшкә урнашмый. Шуңа күрә мин моның белән мәктәп кысаларында ук көрәшергә кирәк дип уйлыйм. Проектым шушы мәсьәләне чишүгә юнәлтелгән”.
Калган милләттәшләребез бе­лән киләсе саннарда таныштырырбыз.