Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшьләр милли оешмада эшләргә өйрәнделәр
16.02.2017

Яшьләр милли оешмада эшләргә өйрәнделәр

Шушы көннәрдә “Дружба” балалар сәламәтләндерү лагеренда республикакүләм “PRорыв” профиль сменасы узды. Анда Удмуртиянең 13 милли оешмасыннан 120гә якын кеше катнашты. “Иман” татар яшьләре берлеге дә читтә калмады. Мин, Гөлфия Әхтәмова һәм Дамир Гыйззәтуллин 5 көн дәвамында белемебезне арттырдык, яңа танышлар таптык.
Лагерьда милли оешмаларга ничек итеп реклама ясарга өйрәттеләр, юлларын күрсәттеләр. Һәр көннең программасы эчтәлекле һәм кызыклы итеп корылган иде. Без төрле остаханәләрдә, пиар буенча лекцияләрдә һәм тренингларда катнаштык. Оешманың йөзе турында сөйләшүләр булды. Әлеге өлкәдәге белгечләр безгә төпле киңәшләрен бирделәр.
Иң хәтердә калганы — һәр милли оешманың үзләре белән таныштыруы, активистларының үзара танышуы, тәҗрибә уртаклашуы булды. “Яшьләр порталы” дигән уенда катнашучылар сайт булдыру турында фикер алыштылар.
Буш утырырга бер генә минутыбыз да булмады. Һәр катнашучы үзе өчен тирән белем, тәҗрибә алды. Монда алынган мәгълүмат “Иман” татар яшьләре оешмасы эшен үстерүдә, төрле яклап җәелдерүдә ярдәм итәчәк.
Гөлфия Әхтәмова, “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе: “PRорыв” лагеренда республикада эшләүче милли оешмаларның эшчәнлегенә күзәтү ясап, нәтиҗә чыгардым. Үзем җитәкләгән “Иман” татар яшьләре берлеген үстерү өчен тәҗрибә тупладым. Барыбызга да биредә оештырыл­ган укыту программасы ошады, ә кич белән күңел ачу программасы да оештырылган иде.
Мондый мәйданчыклар яшьләргә актив булырга, яңа үрләр яулауда этәргеч алуда, яңа танышлар табарга мөмкинлек бирә. Анда мин Можга яшьләре белән таныштым. Айдар белән моңа кадәр очрашканым бар иде. Аның белән якыннанрак танышкач, Можгада “Иман” татар яшьләре берлегенең эшчәнлеген яңарту турында сөйләштек. Айдар әлеге бүлекчәнең рәисе булырга ризалык бирде. Бу минем өчен сменада яуланган иң зур үрләрнең берсе булды”.

Айдар Низамбиев, Можга шәһәре: “Яшьләр өчен уздырылган әлеге чара эссез югалмаячак. Һәр катнашучы үзе өчен җитәрлек мәгълүмат алды. Безне үз оешмаларыбызның эшен Интернет аркылы күрсәтергә, үстерергә дә өйрәттеләр. Димәк, “Иман” татар яшьләре берлегенә тагы да күбрәк яшьләр киләчәк”.

Резидә Шәфыйкова, Ижау шәһәре.