Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшьләр көрәшкә ыргыла
30.03.2017

Яшьләр көрәшкә ыргыла

Минем әйләнә-тирәмдә бик яхшы, сәләтле дусларым күп. Алар турында мактап сөйләргә яратам.
Күпләр сәясәтне катлаулы, авыр, диләр. Янәсе, тәҗрибәле сәясәтчеләр дә кайчагында мөһим карарлар кабул итә алмыйлар. Ә яшьләргә анда урын, гомумән, юк. Ләкин яшьләр, үзләренең уңганлыкларын күрсәтү өчен, барлык кагыйдәләрне дә бозарга әзер. Үрнәк эзләп ерак китәсе юк. Ислам Зарипов — илебезнең патриоты, уй-хыялларын һәрвакыт чынга ашырырга тырышуы белән мине таң калдырды. Ул Ижау шәһәр Думасының депутат ярдәмчесе, “Яшьләр парламенты”, “Бердәм Россия” партиясе каршында оешкан «Яшьләр гвардиясе»нең Удмуртиядәге бүлеге вәкиле. Аңа әле бары 22 яшь. “Мин Ижау тимерьюл транспорты техникумын тәмамладым. 3нче курста укыганда Ижау тимерь-юл станциясенә эшкә кердем. Бераз соңрак “Бердәм Россия” партиясенә килдем. Биредә Ижау шәһәр Думасы депутаты Рамил Гайнуллин белән таныштым. Ул минем укытучым булды дисәм дә, ялгышмам. Тимерьюл станциясендә эшләгәндә буш вакытым күп кала иде. Мин үз өстемдә күбрәк эшли башладым, камиллеккә омтылдым. Мәсәлән, балалар белән эшләргә, аларга илебез турында сөйләргә яратам. Алар — илебезнең киләчәге. Әнә шулай мин Рамил Илдар улы белән берлектә балалар өчен әхлакый һәм патриотик тәрбиягә ба­гышланган программа төзедем. Әлеге программаны 10нчы һәм 17нче мәктәпләрдә кулланылышка керттек”, — дип, үз эше, уңышлары турында сөйләде Ислам. Хәзерге көндә депутат ярдәмчесе буларак, ул иҗтимагый-сәяси өлкәдә зур тәҗрибә туплый. 2016 елда “Яшьләр парламенты” төзелгәнен белә һәм әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәклеген аңлый. Моның өчен аңа ниндидер проект төзергә кирәк була. “Мин “Мәктәп — спорт территориясе” дигән проект яздым. Әлбәттә, авырлыклар күп булды, тик бирешмәдем. Парламент вә­киле булдым. Соңыннан “Яшьләр гвардиясе”нә дә килдем. Сәяси-иҗтимагый өлкәдә кайнау актив яшьләр белән аралашырга, яңа танышлар табарга ярдәм итә. Илебезнең киләчәген якты, матур итүгә без һәммәбез үз өлешебезне кертергә тиеш. Шәһәребездә яшьләр өчен төрле чаралар үткәрелә, катнашырга курыкмасыннар иде. Үзләренең проектларын да тәкъдим итәргә була”, — ди Ислам. Мондый сәләтле, актив тормыш позициясе булган яшьләрне “Иман” татар яшьләр оешмасында да көтәләр!

Эльмира Миргалимова, Ижау шәһәре.