Яшьләр икеләнергә урын калдырмый
Ижауның “Иман” татар яшьләре берлеге активистлары Мәскәү татарлары штабы лидеры Таһир Мөхәммәтдинов белән очраштылар.
Бу көнне яшьләрнең уртага салып сөйләшердәй сүзләре күп булды. Милли тормышка һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Ижауның медицина академиясе студенты Ильяс Хәбибуллин: “Мин үзем Мамадыш районыннан. Удмуртиягә укырга килгәч, монда татарларның бердәм һәм актив булуын күреп сөендем. Уку йортында татар яшьләре белән туган телдә аралашырга тырышабыз. Үзем бик күп төрле милли чараларда катнашам, “Иман” татар яшьләре берлегенә йөрим. Милләт үсешенә тагын да зуррак өлешемне кертәсем килә. Мин “4 батыр” дигән фэнтези роман яздым. Анда төрле татар легендаларыннан персонажларны кушып, Болгар тарихын да кертеп, туган якны яклау турында кызыклы сюжет булдырдым. Китап инде әзер, ләкин әле чыкмаган, тиздән басылуын көтәбез”, — ди Ильяс.
Бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең тагын берсе – 2021 елда халык санын алу кампаниясендә яшьләрнең актив катнашуына ирешү. Очрашуда шул турыда сөйләштеләр. “Бары тик җанисәп уздырылгач кына, илебездә яшәүче татарлар санын төгәл белеп була”, — ди Таһир Мөхәммәтдинов. Тик яшьләр икеләнергә урын калдырмыйлар – үзләрен бары тик “татар” дип яздырачаклар.
“Мин Ижауда туып-үстем, татар гимназиясендә укыдым һәм кечкенәдән татар мохитендә кайнадым. Хәзер дә “Иман” татар яшьләре берлегеннән аерылмыйм, барлык чараларда актив катнашам. Әлбәттә, үземнең милләтем өчен борчылам. Аеруча халык санын алуда сынатмасак иде. Милләттәшләрем үзләрен «татар» дип яздырсыннар иде. Шуңа күрә мондый очрашулар бик кирәкле дип саныйм”, — диде “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзасы Гүзәл Зарифуллина.
Мәскәү татарлары штабы тарафыннан Халык санын алуга юнәлтелгән очрашулар Ижауда гына түгел, ә Казан һәм Санкт- Петербург татар яшьләре белән дә уздырылган. “Элек паспортта милләтне күрсәтә торган графа бар иде. Хәзер анысы да юк. Шуңа күрә без яшьләр дә, өлкәннәр дә үзләрен “татар” дип язсыннар өчен, алар арасында агитация алып барабыз. Хәзерге вакытта катнаш гаиләләр дә бик күп. Күпләр үзләрен кем дип яздырырга белмиләр. Без аларга да ярдәм итәбез”, — дип сөйләде Таһир Мөхәммәтдинов.
Ә менә Ижау шәһәрендә яшәүче Никита Медведев гаиләсендә мондый икеләнүләр юк. Катнаш гаиләдә үссә дә, 15 яшьлек егет үзен чын татар дип саный. Никитаны татар концертларына йөргән милләттәшләребез яхшы белә. Ул сәхнәгә чыгып, Казан артистлары белән татар телендә җырларга, биергә оялып тормый. Инде 5 елдан артык «Асылъяр” җыр һәм бию ансамблендә шөгыльләнә, баянда милли көйләр уйный, үзлегеннән татар телен өйрәнә. “Үз-үзен белә башлаганнан бирле Никита: “Мин — татар”, — ди. Милли гореф-гадәтләр, мәдәният, сәнгать белән нык кызыксына. Чәкчәк һәм бәлеш пешерә белә. Иң зур теләге – татар телендә иркен аралашырга өйрәнү. «Әле аңа 18 яшь тулмаган, аның милләтен үзем язачакмын. Әлбәттә, “татар” дип”, — ди әнисе Альбина. “Мин татар булуым белән горурланам, миңа татар булуы ошый. Төрле милли ризыклар пешерергә була, күптөрле җырлар, биюләр өйрәнәм. “Асылъяр” ансамблендә шөгыльләнгәч, мөмкинлекләр дә бар”, — ди Никита.
Мондый яшьләрне хәтта өлкәннәргә дә үрнәк итеп куярлык. Милләтебезне яраталар, татар булуларыннан оялмыйлар, телне һәм гореф-гадәтләрне саклауга үзләренең зур өлешләрен кертәләр. Сентябрь аенда узачак Халык санын алу кампаниясендә һәркем катнашсын һәм үзләренең татар булуларын исләрендә тотсыннар иде!
Эльвира Хуҗина.