Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшьләрне генә гаепләмик
8.04.2012

Яшьләрне генә гаепләмик

Яңа эш бик уңышлы килеп чыкмаса: «Беренче белен төерле була инде ул», — диләр. Элмира Нигъмәтҗанның 12нче санда басылган «Татар сылулары барланды» исемле язмасын укыгач, бу бәйге «төерле булган икән» дигән фикергә килдем. Автор атаган «минуслар»ны санап карыйм. «Кайбер кызларның ярымшәрә чыгыш ясаулары «Татар кызы» бәйгесендә бик урынлы түгел иде», — дигән җөмләсенә тукталасым килә. Ярымшәрә сәхнәгә чыгу урынсыз гына түгел, әдәпсезлекнең иң югары ноктасы ул. Газетаның 12нче санында басылган фоторәсем дә шуны раслый. Ярый әле бөтен чыгышлар да андый булмаган.

Язмадан күренгәнчә, бәйгегә хәзерлек өч атна буе барган. Шул арада яшь кызларның хаталарын төзәтүче, киңәш бирүче тәҗрибәле белгеч булмаганмы? Димәк, гаеп атта да, тәртәдә дә бар.

«Иман»лылар алда да мондый бәйгеләрне уздыруны күздә тотадыр. Аларга татар классик язучылары әсәрләрен укырга киңәш итәр идем. Бу әсәрләр аша татар хатын-кызларының холык-фигылен, киенү рәвешен өйрәнергә була. Мәсәлән, Гөлчәчәк Галиеваның «Газзәбану» романы аша 20нче гасыр башында яшәгән яшь хатынның образын күзалларга мөмкин.

…«Газзәбану гәүдәсенә бик килешле итеп тегелгән бәби итәкле җете ал сатин күлмәген киде. Ал ефәк җепләр белән баш-башын үзе чиккән ак батист яулыгын артка чөеп бәйләп куйды. Калын чәч толымнарына көмеш чулпыларын такты. Аякларына тән төсле юка фильдеперс оекларын һәм баскан саен шыгырдап тора торган куе кызыл күннән тегелгән каймалы башмакларын киде». Менә ничек киенгән безнең чын милли татар сылулары, кызлар.

Гөлфия Ибраева, Ижау шәһәре