Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшьлек өчен чикләр юк
30.12.2016

Яшьлек өчен чикләр юк

Кайбер кешеләр туган авылларыннан читкә чыкмыйча, хәтта якындагы зур шәһәрләргә аяк басмыйча гомер итәләр. Тыныч кына яшәү — үзе бер бәхеттер. Ә менә курку белмәс, тәвәккәл, тиктормас милләттәшебез — 23 яшьлек Айнә икенче юлны сайлаган.
Айнә кечкенәдән иҗатка, сәнгатькә тартылып үсә. Татар иҗтимагый үзәге оештырган концертларда, Сабантуйларда милли биюләребезне башкара. Аның “Каз канаты”, “Су юлы”, “Чигү чигәм” дигән биюләрен күпләр әле дә хәтерли.
Айнә Сарапулда җиденче сыйныфка кадәр укый. Аннан соң Ижау шәһәренең хореография лицеен тәмамлый. Ул вакытта аңа ялгызы гына фатирда яшәргә туры килгән. Башка яшүсмерләр кичен урамга, дуслары янына ашыкса, Айнә өйдә шпагат төшәргә өйрәнгән. Һәр тырышлыгының нәтиҗәсен күреп, тәмен тоеп үсә ул. Читтән торып Мәскәүнең сәнгать институтын тәмамлый.
Тәҗрибә алу, осталагын арттыру өчен милләттәшебез Кытайга китә. Башта “Чимелонг” циркында эшли. Соңрак Гонджоу шәһәрендә үзенең 12 кешедән торган бию төркемен булдыра. Алар Кытайда төрле чараларда катнашалар, рус биюләрен башкаралар. “Безне монда бик яраталар, халык аралашучан. Күбрәк инглиз һәм испан телләрендә сөйләшәм. Кибеттә һәм таксида — кытай телендә. Үз телебездә аралашуга да кытлык юк, Россиядән килгәннәр күп биредә. Хәтта башкорт, татар милләтеннән булган танышларым да бар. Шулай ук рус кибетләре, рес­тораннары күп”, — дип сөйләде Айнә чираттагы ялында Сарапулга кайткач. Бу юлы әнисе Чулпанны да Кытайга кунакка алып китәргә карар кылган. “Кытайда 4 елдан артык эшлим инде, тагын 5 ел яшәргә исәп. Барысы да яхшы, тик гаилә җылысы җитми”, — ди ул.
Үз уңышлары өчен Айнә Сарапул шәһәренең татар иҗтимагый үзәгенә рәхмәтле. Ул чорда “Яшьлек” ансамблен җитәкләгән Эльвира Сәлимҗанова белән дә аралашып, хәл-әхвәлләрен сорашып тора. “Еракта яшәсәм дә, үз укытучыларымны, милләттәшләремне онытмыйм. Гомер буе чит илдә яшәү теләге белән дә янмыйм, туган туфрак барыбер үзенә тарта”, — диде Айнә әңгәмә ахырында. Аңа уңышлар юлдаш булсын.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.