Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яшьлек, иҗат һәм сәләт бәйрәме
21.04.2022

Яшьлек, иҗат һәм сәләт бәйрәме

Әгерҗе районының Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбендә XIX тапкыр “Көмеш каләм” фестивале үтте. Бәйге районның 12 мәктәбеннән иң сәләтле, иҗатны сөюче 53 баланы җыйган иде. Алар “Яшь хәбәрче”, “Яшь шагыйрь”, “Нәфис сүз”, “Яшь хикәяче”, “Мультфест” номинацияләрендә көч сынаш­тылар.

Фестивальгә мәртәбәле кунаклар: «Тат­медиа» матбугат һәм массакүләм ком­муникацияләр агентлыгы җитәк­че­се­­нең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова, Әгерҗе районы мәгариф идарәсе башлыгы Вәсилә Сафиуллина, район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев килгән иделәр. Алар укучыларга, аларны иҗатка тарткан укытучыларга рәхмәт һәм мактау сүзләрен җиткерделәр. Чарадан журналистлар да читтә калмады. Казаннан “Салават күпере”, “Сабантуй” журналлары, Яр Чаллыдан “Көмеш кыңгырау” һәм без, “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләренең чыгышларын да балалар игътибар белән тыңладылар. Милли басмалар белән якыннан таныштылар. Ә без Кадыбаш мәктәбе коллективының, балаларның җырга, биюгә сәләтле булуларына, сәхнә күренешләрен оста итеп уйнауларына сокланып утырдык. Тантаналы өлештән соң укучылар үзләренең номинацияләре буенча эшләргә таралыштылар.

“Һәр җәүһәрдә – халык тарихы”
Быел “Көмеш каләм” фестиваленең темасы әнә шулай атала иде. Интернет, яңа технологияләр заманы, балаларның ком­пьютер, телефон, виртуаль уеннардан кала башка кызыксынулары юк дип, чаң суксак та, конкурска 53 укучының җыелуы сөендерә. Димәк, туган телебездә иҗат итүче яшьләр бар һәм булачак. Әлбәттә, бу – укытучыларның зур хезмәте нәтиҗәсе. “Әйе, сүз дә юк, заман шаукымы безгә дә кагылмый калмады. Иҗат итәргә теләгән балаларны бүген энҗе бөртегедәй эзлибез. Тик дәрес кысаларында гына балаларны иҗатка тартып булмый. Безнең мәктәптә 26 ел “Каз канаты” иҗади түгәрәге эшли. Ә быел мин беренче ел журналистика түгәрәген алып барам. Анда инде без максатчан рәвештә эшлибез. Дәрестән тыш чаралар да, олимпиадага әзерлек тә шул рәвешле алып барыла”, – диде Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбенең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Рәсүлева.
Балалар белән зур эш алып барыл­гач, уңышлары да күп. Мәсәлән, Кадыбаш урта мәктәбеннән Лиана Габбасова, Азалия Салихова турында укытучылары горурланып сөйлиләр. Кызлар – “Көмеш кыңгырау” газетасының Шәүкәт Галиев исемендәге премия лауреатлары, “Каурый каләм”, “Илһам” бәйгесе җиңүчеләре. Лиана 2 ел рәттән “Алтын каләм” конкурсы призеры да икән. Быел ул “Яшь хәбәрче” номинациясендә катнашты. Теләге — ки­лә­­чәк­тә журналист һөнәрен үзләштерү. Иҗат­ка булган мәхәббәте дә нәкъ менә “Көмеш каләм”дә катнашып ныгыган. “Мин кечкенәдән шигырьләр иҗат итәргә яратам. 2011 елда Салагыш авылында узган “Көмеш каләм” фестиваленә беренче тапкыр барган идем, анда ул вакытта “Көмеш кыңгырау” газетасында баш мөхәррир булып эшләгән Факил абый Сафин килгән иде. Һәм ул: “Син безгә яз, иҗат җимешләреңне җибәр”, — дип, миңа канатлар куйды. Шуннан соң мин төрле газеталарга яза башладым. “Яңарыш” газетасына да еш кына үземнең язмаларны юллыйм. Алар басылып чыккач, тагы да ныграк иҗат итәсем килә. “Көмеш каләм” миңа киләчәктә һөнәр сайлауда да этәргеч булды. Мәктәпне тәмамлап, киләчәктә тормышымны журналистика белән бәйләргә телим”, – диде Лиана.
Девятерня урта гомумбелем бирү мәктә­бендә белем алучылар да иҗатка, әдәбиятка гашыйк. “Мин конкурста икенче ел рәттән “Яшь шагыйрь” номинациясендә катнашам. Узган ел беренче урынны яулаган идем. Хәзер балалар, яшьләр телефонда күп утыра дип әйтсәләр дә, мин моның белән бик үк килешеп бетмим. Үзем вакытымны дөрес итеп бүләргә, буш вакытта Интернетта утырырга түгел, ә әдәби әсәрләр, шигырьләр укырга тырышам. Аларга карап, илһамланып, үзем дә иҗат итәм”, – диде 6 нчы сыйныф укучысы Илүзә Галимова.
Иҗади бәйгедә үз көчләрен беренче тапкыр сынап караучылар да бар иде. Мә­сәлән, Кичкетаң урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Исламия Сәлимгәрәева быел тәүге тапкыр “Рәссам” номинациясендә катнаша. “Үз сәләтемне район күләмендә узган фестивальдә күрсәтә алуыма мин бик шатмын. Рәсем ясау булсынмы, шигырь язумы – конкурс безгә иҗат итәргә күп мөмкинлекләр бирә. Алдагы елларда тагын катнашырмын дип уйлыйм”, – диде ул.
Быел конкурска яңа “Мультфест” дип аталган номинация дә керткән иделәр. Оештыручылар миңа жюрида утырырга тәкъдим иткәч, югалып та калдым: “Ничек дөрес итеп бәя бирермен?” Чыннан да, катнашучылар бары тик дүртәү генә булсалар да, җиңүчене билгеләү авыр булды. Укучылар мультфильм­нарны конкурс өчен алдан ук әзерләп килгәннәр. Мульт­фильмның эчтәлегендә милли мирасыбыз, халкыбызның рухи байлыгы күрсәтелергә, сөйләнелергә тиеш иде. Бу урында бала­лар­ның тырышлыгы, сәләте мактауга лаек булуын билгеләп үтәргә кирәк. Тик һәр конкурста да җиңүче берәү генә була шул. Бу юлы беренчелек Исәнбай авылы мәктәбе укучысы Кристина Щуклинага бирелде. Ул үз мультфильмында сандыкта сакланган милли ядкәрләр, халкыбыз традицияләре турында бик тирәнтен сөйли алды. “Хәзер балалар, аеруча шәһәрдә яшәүчеләр, татар телендә бик начар сөйләшәләр. Алар татар телендә мультфильмнарны күбрәк карасалар, милләтебез тарихын да яхшы белерләр, туган телдә дә иркенрәк аралашырлар иде дип уйлыйм. Шуңа күрә милли мультфильм­нарны ясау, аларны күбрәк балалар карасын өчен тырышу хәзерге вакытта аеруча мөһим”, – дип сөйләде ул.
Фестивальдә “Көмеш каләм”гә нигез салучы Гәүһәрия апа Шәймәрданова дә катнашты. Ул хәзерге вакытта хәтта авылларда да балаларның үзара рус телендә сөйләшүләренә борчылуын яшерми. “Кайчагында сабырлыгым җитми, кисәтү дә ясыйм. Бу нәрсәдән шулай соң? Бәлки заманасы да шундыйдыр инде. Күпләрдә: “Русча белсәк кенә, без кеше була алачакбыз”, – дигән фикер яши. Ләкин бу – ялгыш фикер. Кеше үз телен, милләтен оныта икән, бу нәрсә була соң инде? Элек “Көмеш каләм” бәйгесенә дә балалар бәйрәмгә килгәндәй килә иделәр. Чыңгыз Мусин, Габдулла Галиев кебек өлкән язучыларыбыз аларга үгет-нәсыйхәтләрен тапшыра иделәр. Әлеге конкурста катнашкан балаларның барысы да киләчәктә очлы каләмле журналистлар, шагыйрьләр, язучылар булмасалар да, шушы иҗат оеткылары күңелләрендә калып, татар милләтен үстерүгә, телебезне саклауга үз өлешләрен кертәчәкләренә ышанам”, – диде ул.

Яшә, “Көмеш каләм!”

Балалар ике сәгатькә якын иҗат иттеләр. Берсеннән-берсе матур ши­гырьләр, хи­кәя­ләр, язмалар туды. Дип­ломнар, бү­ләкләр үз ияләрен таптылар. Сәхнәдә балаларның шат елмаюларын күреп, үзем дә ирексездән мәктәп елларына әйләнеп кайттым. “Көмеш каләм” фестивале белән мине бары тик күңелле хатирәләр генә бәйли. Девятерня урта гомумбелем бирү мәктәбендә белем алганда, үземә дә конкурста 3 тапкыр катнашырга, беренче һәм призлы урыннар яуларга насыйп булды. Иң беренче чиратта, бу укытучыларымның зур хезмәте иде. Мин аларга бүгенге көндә дә бик рәхмәтле. “Көмеш каләм” – бик күп укучыларны иҗат­ка тарткан, журналистикага мәхәббәт уяткан һәм безнең өчен һәрвакыт мөһим булып калачак фестиваль ул. Конкурс­та катнашып, каләмнәрен Татарстан газета-журналларында, “Яңарыш” газетасында чарлап үскән бу балаларның исемнәрен киләчәктә әле бик күп тапкырлар ишетербез, алар белән горурланырбыз дип уйлыйм.

Эльвира Хуҗина.