«Яшьлек» ансамбле — милләт сагында
Республикабыз күләмендә узган чараларда, милли бәйрәмнәрдә татар милләтен тәкъдим итүче ансамбльләр чыгышын карыйм тыңлыйм да, горурланып куям. Бүгенге көндә республикабызда эшләп килгән ансамбльләребез зәвыклы, халыкчан булулары белән үзенчәлекле. Республикабызның кайсы гына район-шәһәрләрен алма, һәрберсендә диярлек кечкенә булса да җыр-бию төркеме бар һәм алар милли бәйрәмнәребезне бизәп кенә калмый, Россия күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый, Удмуртия татарларының данын халыкка таныта. Сарапул шәһәренең “Яшьлек” ансамбле менә шундыйлар рәтендә дияр идем.
Әлеге ансамбль 2000 елдан бирле даими эшләп килә. Бер генә иҗади бәйге, бәйрәм дә “Яшьлек” ансамбленнән башка үтми. Исеме “Яшьлек” дип аталса да, бирегә кечкенә балалар да, яшь кызлар-егетләр дә, өлкәннәр дә йөри. Гомумән, җыр-моң, бию дәрте булган урында “яшьлек” сүзе янәшә йөридер. Моны ансамбль Ижауның “Спартак” халык иҗат йортында узган “Яңарыш” газетасының хәбәрчеләр белән очрашу вакытында тулы бер концерт программасын тәкъдим итеп тә исбатлады. Күптән түгел “Яшьлек” ансамбле Воткинск шәһәрендә узган “Тургай” ансамбленең 20 еллык юбилеена барып та, биредә яшәүче татар халкына җырларын бүләк итеп, үзләрен танытып кайтты. Ә Самара шәһәрендә узган “Түгәрәк уен” фольклор бәйгесендә яулаган уңышлары турында “Яңарыш” газетасында тәфсилләп язып чыккан идек инде. Әлеге ансамбль бүгенге көндә нинди уй-максатлар белән яши? Бу хакта аның җитәкчесе Эльвира Сәлимҗанова белән очрашып сөйләштек. Ул мине һәрвакыттагыча мөлаем йөз белән каршы алды. Һәрнәрсә нечкә зәвык белән ясалган, бизәлгән фатирында Эльвира ханымның музыкага гына түгел, бар нәрсәгә иҗади каравын, тормышны яратуын аңлыйсың. Музыка кораллары белән янәшәдә һөнәри тегү машинасы урын алган. Бу һөнәр яраткан шөгыльләренең берсе булуы хакында хисләнеп сөйләде Эльвира ханым.
Эльвира Сәлим-җанова гаиләсе белән Сарапулга 1991 елда күчеп кайта һәм шәһәрдәге 1нче сәнгать мәктәбендә музыка буенча дәресләр бирә башлый. Бүгенге көндә дә төп эш урыны аның музыка мәктәбендә. 24 ноябрьдә биредә “Туган төбәк буйлап сәяхәт” дип аталган республиканың бар сәнгать мәктәпләре укучылары катнашлыгында конференция булып узган. Анда Воткинск, Ижау, Сарапул шәһәрләреннән, Новый, Игра поселокларыннан, Кияс районыннан 180 катнашучы килеп, 24 музыкаль тамаша күрсәтелгән. Әлеге фәнни-тикшерү юнәлешендәге конференция Удмуртиядә яшәүче халыкларның традицияләрен, миф, әкият, бәйрәм, гореф-гадәтләрен күрсәтүдә аеруча зур иҗади көч куелган бик матур чарага әверелгән. Эльвира Фәнәви кызы Сәлимҗанова укучылары белән “Сабантуй” дип аталган әдәби-музыкаль композиция күрсәткәннәр. Милли бәйрәмебез күренешләрен җыр-моң, биюләр, шигырьләр белән үреп күрсәтү тамашачыларга бик ошаган. Сабантуй турындагы поэманы Сарапул шәһәрендә яшәүче Людмила Якубовская язган. Әлеге тамаша III дәрәҗә дипломга лаек булган. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу композициядә Эльвира Сәлимҗанованың укучылары башкаруында үзе иҗат иткән татар һәм рус телендәге җырлары яңгыраган.
“Сабантуй” композициясен Эльвира Сәлимҗанова җитәкчелендә 1нче сәнгать мәктәбе укучылары 13нче балалар бакчасында да күрсәткәннәр. “Нәниләр үзләре дә сәнгать мәктәбенә йөрергә, җыр-бию белән шөгыльләнергә кызыксынып калдылар”, — ди Эльвира. “Яшьлек” ансамблендә шөгыльләнүче Анастасия Мирзаянова, Илүзә Шәйдуллатова, Ленар Лотфуллин, Лимира Лотфуллина, Розалия Төхвәтуллиналар бирегә нәкъ балачакларыннан йөри башлаганнар. Бүген алар ансамбльнең яшьләр категориясенә үсеп җитеп, сәнгать өлкәсендә дә шактый үсешләргә ирешкәннәр. Ә ансамбльнең өлкәннәре Ринат Фәррахов, Хаҗия Нәбиева, Светлана Борһаниевалар, Заһирә Шәйдуллатова яшьләргә үрнәк күрсәтәләр, гореф-гадәтләребезне өйрәтәләр. “Без ансамблебез белән бер гаилә кебек дус-тату яшибез”, — ди Эльвира ханым. Ә Заһирә Рәшитова “Яшьлек” ансамбленә йөри башлаганнан соң үзенә бик күп дуслар табуы, төрле төбәкләрдә узучы бәйгеләрдә катнашуы турында, башка республикаларда яшәүче татарлар белән аралашу бәхетенә ия булуы турында аеруча хозурланып сөйләде. Ансамбль җитәкчесе үзләренең төрле чараларда, бәйгеләрдә катнаша алуларында Сарапулда гомер итүче эшмәкәр Зөлфәт Арслановның өлеше зур булуын, һәрвакыт матди ярдәм итүен ассызыклады, аңа ансамбль исеменнән зур рәхмәт җиткерде.
Әйе, татар милләтен менә шундый үз милләтенә, җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк, аны үстерүдә матди, рухи байлыгын кызганмаучы милләттәшләрем булу яшәтә, үстерә дә. Мондый кешеләр белән аралашу яшәү мәгънәсе нәрсәдә икәнен аңларга, уйланырга мәҗбүр итә, дөньябызны ямьли.
Эльмира Нигъмәтҗан