Яхшы пешекче табибка тиң
Җир йөзендә 40 меңләп һөнәр бар, шуларның 6 меңе — иң мөһиме. Тарихка күз салсак, кешеләр 2 төркемгә бүленгәннәр — “затлы” кешеләр, ягъни җәмгыятьнең каймагына һәм аларга хезмәт күрсәтүчеләргә. Моңа пешекче, аяк киеме, өс киеме тегүчеләр, официантлар керә. Аларны әздән генә “булдыксызлар” дип атап йөртмиләр. Ләкин бүгенге көндә пешекче һөнәренә караш тамырдан үзгәрде. Җир шарының бер генә почмагында да пешекче хезмәте кулланылмаган урын юк. Бала туып 1-2 ай үтүгә, балалар ашханәсеннән эремчек, боткалар алып кайтыла. Нефтьчеләргә, юл булмаса да, пешекче буровойга ашау илтә. Җир астындагы шахтерлар да пешекчесез эшли алмый, хәтта космоста да космонавтлар пешекчегә рәхмәтле. Миллионлаган кешеләрнең хезмәте, ялы, сәламәтлеге тулысынча ашханә, кафе, ресторан, кибет кулинарияләренең эшләвенә бәйле. Пешекчеләр җәмгыятьтә дә хөрмәт казандылар. Алар арасында хәтта депутатлар, дәүләт премиясе лауреатлары, атказанган уйлап табучылар бар. Азык әзерләү осталыгы бик борынгыдан килә. Мисырда безнең эрага кадәр III-IV гасырда икмәкнең 58 төре пешерелгән.
Официант хезмәте авырлыгы буенча шахтердан кала икенче урында. Әлеге һөнәр ияләре бераз гына психолог, актер, табиб, дипломат та булырга тиеш. Кулинарның хезмәте сынчы, рәссам хезмәтенә тиң. Алар кызыл балчык, гипс, мәрмәр белән эшләсә, кулинар он, шикәр, шоколад, чикләвек һ.б. белән иҗат итә.
Баскан җирдә ут чыгара
Яшьлек шундый инде: өлгер, дуамал, ялкынлы, кайнар йөрәкле. 25 яшьлек Альбина Нуриәхмәтова да шулар рәтеннән. Чирек гасыр эчендә ул күп нәрсәләргә өлгергән. Сарапулның азык-төлек техникумын тәмамлап, Чаллы шәһәренең технология институтында белем ала. Ресторанда пешекче булып эшли, үзешчән сәнгатьтә катнаша, мылтыктан ату белән мавыгып, уку йортларында чемпион исемен яулый. Кияүгә чыгып, сау-сәламәт бала да тудырырга өлгерә.
Һәрвакыт елмаючан, тал чыбыгы кебек сылу, нәфис, бер урында тик тормас Альбинаны күптән беләм. Әнисе Эльвира Каһирова шәһәребезнең “Яшьлек” ансамбле җитәкчесе булды, дәү әнисе Рәзилә ханым 2015 елның “Иң шәп әби” конкурсы җиңүчесе. Альбинаның сәхнәдә “Каз канаты” биюен башкаруы әле дә күз алдымда. Әлеге чыгышы турында искә алгач үзе дә: “Ул елларны без, яшьләр, Татар иҗтимагый үзәгенә күп йөрдек.15-20ләп кеше җыела идек, чөнки безне җитәкчеләребез кызыксындыра белделәр. Күңелле иде, аралаша идек, кичә-бәйрәмнәрдә чыгышлар еш ясадык. Сабантуй, Тукай кичәләре үткәрдек. Хәзер бу хәрәкәт сүлпәнәйде. Әйдәп баручы булса, иҗтимагый үзәккә йөрүемне дәвам итәр идем. Безгә, яшьләргә танышу урыны, татар дискәтүкләре, кичәләр җитми”, — дип сүзгә кушылды. Нидән пешекче һөнәрен сайлавы турындагы соравыма җавап итеп: “Әнием пешекче булырга киңәш бирде. Әлеге һөнәрне сайлавыма һич үкенмим, өйдә катлаулы рецептлар буенча ризык әзерләргә яратам. Ул бит сәнгать әсәре иҗат итү кебек”, — диде.
Альбина техникумда укыганда ук сабакташлар арасындагы ярышта татар милли ризыгын әзерләп, барысын да әсир итә. Шәһәребезнең “Пилли-Елли” кафесында Альбина эшләгән дәвердә махсус заказ белән бәлеш, сумса, чәк-чәк, эремчек, балан бәлешләре кебек татар ашлары пешерелә иде. Ә Чаллы шәһәрендә укыганда Альбина “Генно паки” япон ресторанында пешекче булып эшли.
Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.