Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Яфрак яңгыры
1.10.2015

Яфрак яңгыры

Сәлимә Ижболдина

Аллы-гөлле чәчәкләре белән
Җәй дә узып киткән кай ара?
Үзен хуҗа сизеп алтын көз дә
Һаман түргә таба юл ала.

Яшел яулыкларын алыштырган
Ак каеннар сары шәленә.
Сәерсенеп кошлар
тынып калган
Табигатьнең шушы мәленә.

Болытлар да гүя ашыккандай
Җылы якка карап агыла.
Көзгә яңа аяк атласак та,
Күңел инде җәйне сагына.

Җил искәндә каен яфрак коя…
Яфрак яңгырына бастым да,
Алтын тәңкә учлап сиптеләр күк
Түшәп-түшәп аяк астыма.

Кызыл, сары төсләр буталганнар,
Кояш нурын сибә сөенеп.
Көзге урамнарны урап йөрим
Яфрак яңгырына коенып.

Салагыш авылы.