Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яулыйсы үрләр күп әле
2.02.2017

Яулыйсы үрләр күп әле

Ижау — талантларга бай шәһәр. Шундыйларның берсе — бәйрәмнәр һәм театраль тамашаларны сәхнәгә куючы яшь режиссер Ләйлә Бәхтиярова.

Ләйлә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. 2013 елда уздырыл­ган универсиадада тәҗрибә туплагач, ул кире Ижауга кайта. Биредә ул үзен иң элек гаиләсенә багышлый, ике бала тәрбияли. Соңрак янә иҗат эшенә алына. “Казанда бик яхшы үткәрелгән күп чаралар күрдем. Моның үзебездә дә шулай булуын телим”, — дип сөйли Ләйлә. Югары дәрәҗәдәге мәдәнияткә сусаган күңеле аны “Җирән гүзәл” бәйгесенә алып килә. Ләйлә әлеге чарада башкарылган иҗади номерларны сәхнәгә куючы режиссер була. Халкыбызның гореф-гадәтләрен дә хөрмәт итә ул. Шуңа күрә “Иман” татар яшьләре берлеге үткәрә торган “Татар кызы” конкурсына да битараф кала алмый. “Әти-әниләр йортында без гел татарча аралашабыз. Ирем дә татар телен яхшы аңлый. Халкымның мәдәниятен күтәрү өстендә эшли алам икән, мин бик бәхетле”, — ди ул. Ләйлә “Татар кызы” конкурсын оештыручылар белән уртак телне тиз таба. Быел да әлеге чараны уздыруга үз өлешен кертә. Конкурсның елдан-ел үсүенә, мастер-классларның һәм тренингларның артуына да сөенә.
Ләйлә берничә ел 15нче интернат-мәктәп белән тыгыз элемтәдә тора. Соңгы курс­та укыганда ук әлеге мәктәпнең юбилее уңаеннан уздырылган кичәнең оештыручысы була. Ә күптән түгел йөз һәм кул хәрәкәте белән аралашучы “Йөрәкләр аша сөйләшү” театр студиясенең режиссеры да булды.
Ләйлә Татарстан белән дә элемтәләрне өзми. Узган ел октябрьдә Казан анимация театрының Ижаудагы филиалын җитәкләде. “Бөтен эштә дә җитешергә миңа гаиләм ярдәм итә. Мин аларны бик яратам”, — дип, үз уңышларының серен ачты ул.

Чулпан Моратова, Ижау шәһәре.