Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яулыйсы биеклекләре алда әле…
11.04.2013

Яулыйсы биеклекләре алда әле…

«Үз ана телемдә уйлыйм, сөйләшәм, җырлыйм», — ди Венер. Бу сүзләрне әйткәндә, аның күзләре шатлыктан очкынланып, йөзләре яктырып китүен күреп, мин чын күңелемнән сөенеп куям. Чөнки бу егетнең күңелендә матурлыкка омтылу, үз ана телен зурлау, татар булуы белән горурлану хисе яши. Табигать сәләтне бар кешегә дә тигез өләшми. Ләкин бирелгән табигый сәләтне ачу, үстерү өчен дә үзең өстендә даими эшләргә, күп көч куярга кирәк. Ә Венер кечкенәдән вакытны бушка уздырырга яратмады, дин сабаклары белән дә кызыксынды, мәктәптәге түгәрәкләрнең барысына да йөрергә вакыт тапты. Урамда юк-бар белән шөгыльләнеп, кагылып-сугылып йөргәнче, максатлы тормыш белән яшәү нинди күңелле бит!

Әйе, җыр-моңга гашыйк күпләрнең яратып өлгергән яшь җырчысы — Кырынды авылы егете Венер Сәлимов ул. Венер кечкенәдән авыл, район күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашып, зона бәйгеләрендә, район фестивальләрендә грамоталарга, дипломнарга, истәлекле бүләкләргә лаек булган егет.

Акрынлап үз сәләте өстендә эшләп, зуррак сәхнәләргә чыкты. 8нче сыйныфта укыганда ук инде бу егет, район буенча уздырылган «Сандугач керде күңелгә» бәйгесендә җиңү яулады, шул ук елны «Яшь авазлар» фестиваленең дипломат исеменә ия булды. 2002 елда «Сандугач керде күңелгә» дигән VII Республика җыр фестивалендә катнашып, лауреат исеменә лаек булды, «Орлёнок» лагерена юллама белән бүләкләнде. Ә бүген ул танылган йолдызлар белән бер сәхнәдә чыгышлар ясый.

Кырынды урта белем бирү мәктәбенең 11нче сыйныфын тәмамлагач, ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесының татар хоры бүлеген тәмамлый. Ә бүгенге көндә белемен Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында дәвам итә.

Венер һөнәр үзләштерү белән берьюлы, алган белемен гамәлдә дә сыный, тәҗрибә туплый тора. Концертлар да куярга җитешә, банкетка да чаба, туйлар, туган көннәр дә уздыра.

Кечкенәдән максатчан, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерергә яратучы, иҗади күңелле Венер хәзер инде үз янына иҗади дусларын туплаган. Шулай ук Кырынды авылының тагын бер гүзәл сандугачы, күршесе, бер уку йортында белем алучы Диния Кәримуллинаны да үзе янына алган.

Венер үзенең иҗатташ дуслары белән кайтып, яңа концерт программасы бүләк итеп авыл халкын сөендердереп китәргә дә вакыт таба. Әле кайчан гына без аның беренче концерт программасын карап: «Бу бит безнең авыл егете», — дип, аның өчен сөенгән булсак, бүген инде без аны зәңгәр экраннар аша да күрә алабыз. Чөнки клип тиздән телевидениедән күрсәтеләчәк. Клип төшерелгән җыр да үзебезнең район иҗатчыларыныкы. «Хыялда син» җырының авторлары Рәфинә Сабирҗанова һәм Равил Бадахшин.

Һәр туган көнгә сөенеп, тирә-як табигатькә сокланып, гореф-гадәтләребезне санлап, туган авылын, дусларын, әти-әнисен яратып яшәгән кешенең чын кеше булачагына шик юк. Әйе, үзенең иҗат баскычының һәр басмасына күтәрелгән саен, Венер әти-әнисенә рәхмәтле. «Кечкенә чагымнан минем җырга-моңга булган сәләтемне алар күрмәсә, тиеш һәм кирәк чакта алар мине аңламаса, бәйгеләрдә катнашырга мөмкинлекләр бирмәсәләр, минем Ходай биргән бу табигый сәләтем, бәлки сүнәр иде дә. Тик әти-әнием мине күтәрделәр, үсендерделәр. Бүгенге уңышларым өчен, мин алар алдында баш иям», — ди ул. Венерга киләчәктә сәламәтлек, иҗади юлының якты, сәхнәләренең зур, тамашачыларының күп булуын телисе килә.

Рәфинә Сабирҗанова, Кырынды авылы