Яулаган үрләребезне югалтмыйк
Әле кайчан гына Яңа елга санаулы сәгатьләр кала дип, бәйрәм мәшәкатьләре белән ыгы-зыгы килеп йөргән идек. Инде 2020 елның беренче ун көне узып та китте. Үтеп киткән елның тормыш сәхифәләренә күз салсак, күпләрнең яшәешендә, хезмәт үрләрендә шатлыклы, истәлекле мизгелләр дә, кайберәүләрнекендә югалтулар, кайгы-хәсрәтле көннәр дә байтак булды. Кемдер яңа йорт салып чыкты, икенче берәүләрнең гаиләләрендә нәниләр шат аваз салды, өченчеләр исә гаиләләр корды. Кайберәүләргә якыннарын, туганнарын соңгы юлга озатырга туры килде. Аларга Ходай Тәгалә сабырлык бирсен. Нишлисең, тормыш шулай корылган: шатлык белән кайгы гел янәшә йөри. Шулай да, яңа елда беркемнең ишеген кайгы җиле какмасын иде. Бүләксез бәйрәм бәйрәм булмый инде ул. Шуны истә тотып, без һәр яңа көн һәр гаиләгә бары тик шатлыклы хәбәрләр, бәхет, саулык, иминлек, муллык алып килсен дигән теләкләр белән якын дусларыбызга елдагыча календаребызны бүләк иттек. Эшмәкәр Зөлфәт Арсланов тәкъдиме һәм зур матди ярдәме белән газетага язылучылар арасында уздырылган лотерея уенында катнашучылар яхшы кәефкә дә, гаиләдә кулланыла торган бүләкләргә дә ия булдылар.
“Яңарыш”ыбыз ел дәвамында уңышлы эшләде. Безнең тармактагы кыскартулар, матди кыенлык-лар редакциябезне читләп үтмәсә дә, Ходайга шөкер, бу сынауларга бирешмәдек. Газетабызның һәр атнада вакытында чыгып, үз укучыларына соңга калмый барып ирешүе шул хакта сөйли. Яңа елга шатлыклы хәбәрләребез дә шактый булды: «Бөтендөнья татар конгрессы» һәм “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан татар телендә Россия күләмендә нәшер ителүче матбугат чаралары арасында уздырыла торган “Татар рухы һәм каләм” бәйгесендә җиңү яуладык, “Россия прессасының алтын фонды”на кереп, 2020 елда да икенче дәрәҗә билгене йөртү хокукына ия булдык. “Яңарыш” кызлары компьютер артында гына утыра дип уйласагыз, ялгышасыз. Безнең спорт өлкәсендә дә ирешелгән уңышларыбыз шактый. Удмуртия матбугат һәм мәгълүмат агентлыгы белән Журналистлар берлеге ел саен барлык редакцияләр арасында уздыра торган спорт ярышларында — дартс буенча – I, шашка уеннары буенча – II урынны яуладык. “Чулпан” үзешчән театры Бөтенрәсәй “Идел-йорт” фестиваль-конкурсында III дәрәҗә дипломга лаек булды. Әлеге театрның җитәкчесе дә (Рафилә Расүлева), үзешчән артистлары да — “Яңарыш” кызлары, актив хәбәрчеләребез, якын дусларыбыз бит. Матбугат чараларына караш үзгәреп, газета-журналларга язылучылар саны елдан-ел кимегән заманда 2020 елга тиражыбызны югалтмый керүебез дә зур казаныш. Барлык уңышларыбыз — редакция хезмәткәрләренең, газетаны хәләл акчаларына яздырып алып, даими укып баручыларның, үз нокталарыбыз аша яздырып таратучыларның, актив хәбәрчеләребезнең, каләм ияләренең, милли җанлы депутатларның, эшмәкәрләрнең тырыш һәм намуслы хезмәте, бердәмлеге нәтиҗәсе.
Шушы бердәмлегебез бәрабәренә ирешелгән уңышлар киләчәккә зур өметләр баглап яшәү өчен җирлек булып тора. Ә киләчәккә өметләребез, планнарыбыз зурдан. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез, шулай ук алда — Удмуртия һәм Татарстан дәүләтчелекләренең 100 еллык юбилейлары. Алда бердәмлегебезне сыный торган тагын бер зур чара – Бөтенрәсәй халык санын алу көтә. Бу темалар газетабызда һичшиксез урын алачак. 2021 елның язында “Яңарыш”ның 30 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Димәк, бу зур датага да әзерлекне башларга вакыт. Бу уңайдан газетабыз битләрендә яңа рубрикалар эшли башлар. Юбилейга тиражыбызны сак-
лап һәм арттырып керү бурычын да куйыйк. Моның өчен газетаның эчтәлеге кызыклы, һәркем үзенә кирәкле темага мәгълүмат табарлык булырга тиеш. Сез газетага нинди үзгәрешләр кертер идегез? Нинди язмалар җитми? Бәлки, хөрмәтле газета укучыларыбыз, тәкъдимнәрегез бардыр, языгыз, шалтыратыгыз, бергәләп киңәшләшик, уйлашыйк.
2020 елга бергә керүебезгә без бик шат. Көн дә бәяләрнең артып торуына, тормышыбызның кыйммәтләнүенә карамастан, газетага язылып, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклауга, Удмуртия татарларының бердәмлеген ныгытуга үзегездән зур өлеш кертүегез өчен зур рәхмәт.
Тамчыдан күл җыела дип юкка гына әйтмиләр. Бүгенге көндә 4000 данә тиражны җыю җиңел түгел. Ләкин без уртак көч белән моңа ирешә алдык. Менә кемнәр алар тиражыбызны җыюда актив катнашучылар. Яңа елда да булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмый, матур һәм мәгънәле итеп яшәргә тырышыйк, яулаган үрләребезне югалтмыйча, тагын да яхшырак, тагын да матуррак яшик!
Рәмзия Габбасова.