Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Яугирләрнең исемен мәңгеләштереп…
3.05.2017

Яугирләрнең исемен мәңгеләштереп…

Тарихчы һәм публицист Николай Спиридонович Кузнецов 1947 елда Удмуртиянең Алнаш районы Елкибаево (Актэмыр) авылында туган. 1962-66 елларда Можга педагогия училищесында укыган. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтканнан соң, Можганың “Ленинское знамя” газетасының әдәби бүлегендә эшләгән. 1970-75 елларда СССРның Ф.Э. Дзержинский исемендәге КГБ югары мәктәбендә тыңлаучы булган. Немец телен камил белә, юрист һөнәрен үзләштерә. 20 ел дәвамында дәүләт куркынычсызлыгы органнарында хезмәт куя. Удмурт дәүләт университетының инглиз теле бүлеген тәмамлый.

Николай Кузнецовның беренче шигырь һәм хикәяләре Можга педагогия училищесында укыган вакытта район һәм республика газеталарында басыла. Бүгенге вакытта ул удмурт, рус, инглиз телләрендә тарихи-документаль проза жанрында иҗат итә. Удмурт халкының күренекле вәкилләре — Кузебай Герд, Т. Борисов, М. Тимашев, Ашальчи Оки һәм башкалар турында күпсанлы китаплар авторы. Удмурт, рус һәм башка милләтләрнең 30нчы елларда гаепсез кулга алынган кешеләре турында дөреслекне ачыклаган фәнни материаллар җыю, туп­лау өстендә зур көч, хезмәт куя.
27нче апрельдә крайны өйрәнүче документалист, Удмуртия дәүләт премиясе лауреаты, лаеклы ялдагы ФСБ подполковнигы Николай Спиридонович К. Герд исемендәге милли музейда Бөек Җиңү көненә багышланган бик әһәмиятле кичә оештырды. Әлеге чарада үзләрен хәрби эш белән бәйләгән яшьләр, курсантлар, музей хезмәткәрләре, мәктәпләрдә музей эшен алып баручы укытучылар катнаштылар.
Сүз кайчандыр Удмуртиядә яшәгән яки тумышы белән республикабыздан булган Бөек Ватан сугышы геройлары, Удмуртиядә патриотизмны үстерү юнәлешендә нинди эшләр башкарылуы турында барды.
Мәскәүдә беренче тапкыр уздырылган парадта катнашкан лейтенант Виктор Алексеевич Попов чараның олы кунагы булды. Ул сугыш еллары хатирәләрен яңартты. Николай Кузнецов: “Кызыл мәйданда беренче тапкыр уздырылган Җиңү парадында катнашучыларны бик нык сайлап алулары, буй озынлыгы 170 см, өч бүләге булган, сугыш кичкән яугирләр генә алынуы турында искәртеп үтте. Ә Виктор Попов Харьков пехота училищесын тәмамлап, минометчылар курсын үтүгә рота белән җитәкчелек итә башлый. Мәскәүдән Көнчыгыш Пруссия һәм Чехословакиягә кадәр сугыш юлы үтә, иң яхшы сугышчылар исәбендә булып, 1945 елның Җиңү Парадында катнаша. Кызыл Йолдыз һәм Ватан сугышының I һәм II дәрәҗә орденнар кавалеры белән күзгә-күз әңгәмә кору, әлбәттә, күңелдә онытылмас тәэсир калдырды.
Николай Кузнецов — республикабыз халкы өчен зур хезмәт куйган кеше. “Ватанны саклап калучылар” дип исемләнгән китабында Удмуртиядән булган Бөек Ватан сугышы солдатларының батырлыклары эзлекле рәвештә яктыртыла.
“Китапка мәгълүматлар туплау өчен сезгә бөтен Удмуртияне йөреп чыгарга туры килгәндер?” — дип кызыксынам аннан. “Әйе, мәгълүматны җыю өчен дә, аннары китап дөнья күргәч тә… Республиканың 15 районында китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Удмуртия үз геройларын белергә, алар үрнәгендә яшь буынны тәрбияләргә тиеш”, — ди автор.
Берничә ел элек Николай Кузнецов һәр мәктәптә Хәрби дан көнен билгеләп үтәргә тәкъдим ясаган иде. Аннан бу фикернең нинди дәрәҗәдә чынга ашырылуы турында кызыксындым. “Әйе, бу эшне гамәлгә ашыручы мәктәпләр шактый. Мисал өчен Шарканда, Подшиваловода, Ижауның кайбер мәктәпләрендә үзләрендә укыган яки сугышка кадәр эшләп киткән батырларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан Хәрби дан көне булдырылды. Күп кенә мәктәпләрдә музей да эшли. Алнашта Иван Кудрявцевка мемориаль такта ачылды. Ул — “Аксион-холдинг” Ижау мотоцикллар төзү заводы генераль директоры Геннадий Кудрявцевның әтисе. Аның язмышы бик үзенчәлекле: Алнаш мәктәбен тәмамлауга комсомол юлламасы белән Ленинградның Воровский исемендәге журналистика институтына җибәрелә. Югары уку йортын тәмамлап өч ай үтүгә, Ерак Көнчыгышка хезмәткә алына. 1942 елда тәрҗемәчеләр кирәк була башлагач, япон телен өйрәнү курс­ларына юллыйлар. Ике ел эчендә япон телен үзләштергән беренче удмурт була. Һәрхәлдә минем япон телен яхшы белгән удмуртларны очратканым юк әле. Иван Григорьевич удмурт, рус, япон телләрен яхшы белә, кытай телендә дә аралаша иде. Соңрак ул Удмуртиянең дәүләт куркынычсызлыгы органнарында эшләде. Ул мине Мәскәү хәрби-юридик академиясенә керергә күндерде. Тарихны саклау — мәктәрләргә геройлар исеме бирү, мемориаль такталар ачу, уку йортларында Хәрби дан көннәре уздыру — яшьләрне тәрбияләү өчен кирәк. Яшь буын белән сугыш һәм Җиңү турында сөйләшү генә берни дә бирми, кешеләр тормышыннан төгәл мисаллар кирәк. Шуңа күрә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Удмуртиядәге һәр мәктәп укучылары шул мәктәптә укып чыккан укучыларны, сугышта һәлак булганнарны, исемсез югалганнарны, фронт­ка киткән укытучыларны, башка хезмәт ияләрен белергә тиеш. Мин бу эштә УР Фән һәм мәгариф министрлыгының ярдәме булыр дип ышанам. Мәктәп музейларына мәгълүмат һәм тарихи документлар белән ярдәмемне күрсәтергә әзермен. Патриотик эш мәктәптән башланырга тиеш. Әлбәттә, ул өлкәннәр өчен дә мөһим. Миңа бик еш үз ата-бабалары турында мәгълүмат табарга булышуымны сорап мөрәҗәгать итәләр. Гаилә тарихын барларга теләүчеләр дә бар. Мондый күренешләр сокландыра. Җиңү көнендә “Үлемсез полк” оештырыла башлавына сөенеп бетә алмыйм. Бу — бик дулкынландыргыч күренеш.
Сер түгел, сугыш утын кичкән ветераннар бик аз калып бара. Ул еллар турында Ватан өчен сугышта катнашкан һәрбер кешенең фотосурәтләре, хатлары, документлары, алар турындагы истәлекләр сакланырга тиеш дип уйлыйм. Бу вакытлар җебен югалтмаска, хәтер эстафетасын буыннан буынга тапшырырга ярдәм итәчәк.
“Бөек Ватан сугышы яугирләре турында истәлекләрне туплау, патриотик кичәләр оештыруны сез үзегезнең бурычыгыз итеп күрәсез. Әле бу өлкәдә гамәлгә ашырырга кирәк дип санаган нинди эшләр бар?” — дип сорыйм Николай Кузнецовтан. “Мәңгелек ут урнашкан территориягә күптән инде рәсми статус бирергә кирәк. Әлбәттә, Җиңү скверы дигән исем бирелде аңа. Хәзер анда республика һәм ил тарихы өчен әһәмиятле башка шәхесләрнең һәйкәлләре дә урын алды. Шуңа да ул “Удмуртия сугыш һәм хезмәт даны мемориалы” дип аталса дөресрәк булыр. Мондый урыннарны башка регионнарда күптән мемориал дип йөртәләр”.
Тарихны мәңгеләштерү юнәлешендә җанын биреп эшли Николай Кузнецов. Бу музейда узган чара да нәкъ шушыны дәлилләде. Биредә катнашып, мин үземә тагын бер кызыклы мәгълүмат алдым. Кичәдә Бөек Җиңү турындагы җыр белән Ленар Кадыйров чыгыш ясаган иде. Таланты, көчле тавышы белән таң калдырды. Аның турында кызыксынгач, ул үзе турында түгел, үзенең әтисе турында сөйләп китте. “Әтием Кәбир Кадыйров икенче дәрәҗә Суворов орденлы 357нче укчы дивизиянең миномётчысы, өлкән сержант була. Бөек Ватан сугышы тарихына кереп калган Ржев-Сычев, Великолукс кебек иң көчле канкоешларда, Белоруссия һәм Балтыйк буен азат итү операцияләрендә катнашкан”. Әлеге ыгы-зыгылы кыска гына аралашу вакытында, мин әлбәттә, милләттәшем һәм аның әтисе турында тулы мәгълүмат туплый алмадым. “Яңарыш” редакциясендә махсус очрашып, бу темага язма әзерләргә сүз куештык без аның белән.
Ә менә югарыда телгә алынган Кәбир Кадыйров икенче дәрәҗә Суворов орденлы 357нче укчы дивизиясе турында, аның сугышта үткән юлы, яугирләр турында бик күп документаль материалларны сыйдырган “Четыре года в шинелях” дип аталган китап һәм аның авторы удмурт милләтеннән булган шәхес Михаил Лямин турында берничә сүз әйтеп китәсем килә. Михаил Лямин — Удмуртиянең халык язучысы. Ул Кәбир Кадыйров белән 1941 елның көзендә Удмуртия җирлегендә төзелгән 357нче дивизиядә хезмәт итә. Яу кырындагы батырлыклары өчен ул икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз һәм медальләр белән бүләкләнгән. Яу кырларында сугыш тынган арада якташларының батырлыклары турында көндәлек язып барган. Әлеге язмалар, очерклар газеталарда басылган, ә соңрак җыентыкларга кертелгән. Ул сугыш турында чынбарлыкны тасвирлаган, совет халкын азат итүдә катнашкан Удмуртия улларын тарихка керткән язмалар бүгенге көндә зур әһәмияткә ия. Бик күп исемнәр, вакыйгалар урын алган китапта. Әлеге китапны Ижауның Удмуртская урамы, 264 йортта урнашкан Милли китапханәдән алып укырга була. Тынычлыгыбыз өчен гомерләрен аямаган ата-бабаларыбыз тарихы белән, һичшиксез, кызыксынырга, алар турында белергә тиеш без.

Элмира Нигъмәтҗан.