Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ятимнәрнең күңелен үстерик!
8.09.2016

Ятимнәрнең күңелен үстерик!

Ижауда “Баланы мәктәпкә әзерләргә (җыярга) ярдәм ит” хәйрия акциясе сентябрь уртасына кадәр дәвам итә. Ул авыр тормышлы гаиләләргә ярдәм итү максатыннан уздырыла. Узган ел башкалада шундый 12 мең гаиләгә ярдәм күрсәтелгән. Хәйрия гамәлендә оешмалар, аерым кешеләр катнаша. “Иман” татар яшьләре дә әлеге изге эштән ел саен читтә калмый.
Белем бәйрәме алдыннан яшьләр Ижауның балигъ булмаган балаларны социаль-тернәкләндерү үзәгенә бардылар. Бәйрәмчә бизәлгән залда төрле яшьтәге балалар — барысы да тантанага туры китереп киенгән, кызларның чәчләрендә ак тасмалар. Тик мәктәпкә бару шатлыгы белән уртаклашырга иң якын кешеләре — әти-әниләре юк. Имин булмаган гаиләләрдән алар. Социаль- тернәкләндерү үзәгендә сыену тапканнар. Үзәктә балалар вакытлыча — гаиләләрендә хәлләр җайга салынса, әти-әниләренә кайтарылалар, мөмкин булмаган очракта, балалар йортларына җибәреләләр. Тәрбияче — педагоглар ул балаларга бар күңел җылысын бирәләр. Җиде яшьлек Оля тәүге шигырен алар ярдәме белән өйрәнгән, беренче кыңгырауны ул чыңлатты. Балалар үзәктән ерак булмаган белем йортына йөри, мәктәпкә дә аларны үзәктән әзерлиләр. Удмуртия дәүләт статистикасы хезмәте саннарына караганда баланы беренче сыйныфка җыю быел 10 мең сумнан артып китә. Ярдәм итүчеләр булмаса, авырга туры килә, үзәкнең барысын да тәэмин итәрлек мөмкинлеге юк.
Директор урынбасары Тамара Байдукова күп еллар диас­поралар белән хезмәттәшлек итүләре турында әйтә. Хәйрия ярдәмен украин оешмасы активистлары башлап җибәргән. Аяклары җиңел булган, аларга әрмәннәр кушылган, соңрак татар яшьләре. “Иман” кызлары августта чипсы (майда кыз­дырылган юка бәрәңге телеме) барлыкка килгән көнгә багышлап күңелле чара уздырганнар. Бирегә беренче килүләре түгел икән. “Татар уеннарын бик яраталар, рәхмәт әйтеп озаталар, тагын килүебезне сорыйлар”, — ди “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Гөлфия Әхтәмова. Кабат килергә җай чыккан да, мәктәп кирәк-яраклары җитмәвен белгәч, көндәлекләр алып килгәннәр. Балаларның исемлеген барлап, тышлыгында кызлар-малайларның күңеленә хуш килерлек рәсемнәр белән төшерелгәннәрен сайлаганнар.
Берлек әгъзасы Гөлия Хәми­дуллина: “Минем өчен 1 сентябрь алдыннан әни белән кибетләргә йөрү зур шатлык иде. Бу балалар аннан мәхрүм, бәйрәм бүләк итәсе, күңелләрен күтәрәсе килде, уку елын рухланып башлап җибәрсеннәр”, — ди. Яшьләребезнең изге күңелле булуына сөендем. Башкалар да аларга кушылса, ятимнәрнең күңеле тагы да үсәр иде!

Фәнзилә Салихова.