17.01.2013
Ятимнәргә — торак
Удмуртия Президенты Александр Волков Фән һәм мәгариф министрлыгына һәм Төзелеш, архитектура һәм торак министрлыгына ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсенең берничә чишелешен тәкъдим итте. Ул ташландык, төзеп бетерелмәгән, буш ятучы биналарны барларга, аларны үзгәртеп кору проектлары әзерләргә кушты. Республика бюджетында быел ятим балаларга торак сатып алу максатына 191 млн. сум акча каралган.