Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ярышлар берләштерә
23.06.2022

Ярышлар берләштерә

Узган ял көннәрендә «Чекерил» спорт комплексында, II конфессияара спартакиада кысаларында, җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Катнашучылар Удмуртиянең төрле шәһәр-районнарыннан килгән иделәр. Барлыгы ярышларда 5 төрле яшь категориясендә 300дән артык кеше (26 команда) катнаш­ты. Чараны Ижау епархиясе Удмуртия мө­селманнарының Диния нәзарәте, Удмуртия республикасының физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы һәм Удмуртия республикасының милли сәясәт министрлыгы белән берлектә оештырды.
Ярышлар башланыр алдыннан оеш­­тыручылар рәхмәт сүзләрен җит­кер­деләр. «Мин, беренче чиратта, барлык кат­нашучыларга рәхмәт белдерәм: сез үз гаиләләрегезне, эшегезне калдырып, ярыш­ларга килдегез. Сезнең өчен медаль алу түгел, ә катнашу үзе бер бәхет булуы сөендерә. Шушы спорт бәйрәме – оештыручыларның да, катнашучыларның да уртак тырышлыгы», – диде Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.
Ярышларга мөселманнарның күпләп килүе шатландырды. Күбесен ара ераклыгы да куркытмаган. Мәсәлән, Юкамен районының Тегермән авылында яшәүче дин кардәшләребез спартакиадада катнашу өчен иртәнге 5тә торып килгәннәр. Воткинск шәһәреннән Айрат Газимҗанов: «Рәхәтләнеп катнашам. Минем өчен җиңү түгел, ә катнашу мөһим», – диде.
Чара ахырында җиңүчеләргә бүләкләр, ярышларны оештыруда ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мөселманнар арасыннан икенче урынга Айдар Арсланов лаек булды.