Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ярны-ярга кушучы күпер кирәк
1.01.2013

Ярны-ярга кушучы күпер кирәк

2012 елда редакциябез тарафыннан тормышка ашырыла башлаган “Син-минеке, мин-синеке” проекты бүгенге көндә ныклы һәм уңышлы адымнар белән алга бара. Удмуртиядә яшәүче татар яшьләрен кавыштыру максатыннан эшләп килүче әлеге чара яшьләребезгә үз тиңен, үз ярын табарга һәм яшьтәшләре белән танышырга мөмкинчелек бирә.

Әлеге проект яшьләрнең теләкләрен, уй-фикерләрен искә алып эшләнде. Тәкъдимнәрнең һәркайсын кабул итеп, танышу кичәләрен төрле формада оештырып карадык. Тәҗрибә эшли-эшли килә, әлеге танышу кичәләренең тамашачысыз, ят күзләрсез, фәкать үзләренә пар эзләүче яшьләр катнашлыгында гына оештырыла торганы иң кулай дип табылды. Чөнки тамашачылар белән үткәргән танышу кичәсендә яшьләр, килгән кунаклардан кыенсынып, кызыксынган соравын, әйтәсе килгән сүзен дә җиткерә алмыйча, бер-берсенең эчке дөньясы, холкы белән танышырга да өлгерми, үз парын тышкы яктан гына сайларга мәҗбүр булган кебек тоелды. Ә түгәрәк өстәл артында күзгә-күз карашып уздырылган кичәләр җанлы үтүе белән аерылып торды.

Монысы турында соңрак, иң элек, әлеге чарага әзерлек, оештыру мизгелләре турында берничә сүз. Танышу кичәсенә катнашучыларны туплау, аларны кайдандыр табу бик үк авыр кебек тоелмаса да, эшли-эшли моның күп вакыт һәм түземлелек таләп итүенә инандык. Әлеге чара турында күпләр ишетеп тә белмәгәнлектән, танышу кичәләрендә катнашырга теләк белдереп, редакциябезгә мөрәҗәгать итүчеләр бөтенләй дә юк диярлек иде. Шулай да, икенче кичәбез узганнан соң кызыксынучылар барлыкка килде. Бер егет: “Исәнмесез. Я по-татарский не очень хорошо знаю, но на вашем сайте я нашел статью про вечер знакомств, я бы тоже хотел участвовать и познакомиться с татаркой», — диде. Бу шалтырату татар телендә булмаса да, күңел сөенеп куйды, чөнки татар егетенең теләсә-кайсы милләттән түгел, ә үз милләтеннән булган кыз белән танышырга теләк белдерүе – үзе зур сөенеч. Ярый, аны бик сөенеп, катнашучылар исемлегенә язып куйдык. Тик аның кебек үз теләге белән чарада катнашырга теләүчеләр бармак белән генә санарлык булып чыкты. Алда безне күп эшләр көтә иде, чөнки парлар күбрәк барлыкка килсен өчен бу юлы катнашучылар санын 20дән ким булмаска тиеш дигән максатны куйган идек. Телефон номерларын табып алабыз да, шалтыратабыз: “Алло, исәнмесез, сезне “Яңарыш” газетасы редакциясеннән борчыйлар, без татар яшьләре өчен танышу кичәләре оештырабыз, сезнең дә әлеге чарада катнашырга теләгегез юкмы?..” Телефон чыбыгының теге ягында тынлык. Әңгәмә барлыкка килсен өчен тагын бер кат эндәшкәч, әңгәмәдәш шул вакытта гына аңына килгәндәй: “Ә сез мине каян таптыгыз?..” – дип телгә килә. Кабат, җавапны да көтмичә: “Мөгаен, танышларым телефон номерымны биргәннәрдер. Күптән берәрсе белән таныштырырга уйлап йөриләр иде. Кайсы микән ә???” – дип, бер-бер артлы сораулар яудыра башлый. Шулай чарага әзерлек барышында төрле яшьләр белән аралашырга туры килә. Мәсәлән, бер егеткә шалтыратып, кичәгә чакырганнан соң, икенче көнне ул: “Сезгә бик зур рәхмәт! Сезнең шалтыратудан соң бәхетемне таптым! Кичә танышларыма баргач, элек яратып йөргән дус кызымны очраткан идем, аралашкач, уйладым да, аңа карата хисләремнең сүрелмәвен аңладым», – диде. “Мин бөтенләй андый танышулардан оялам, миңа бүтән шалтыратмагыз!” – диюче егетләр дә булды. Чараларда беренче, икенче катнашкан, егет-кызларга шалтыратып та, кызыклы һәм сөенечле хәбәрләр алдык: «Без кичәдә бер-беребезне сайламасак та, кабат аралашуыбызны дәвам иттек. Ул бик яхшы һәм кызыклы егет булып чыкты. Менә бер ай инде без бергә”, — диючеләр дә булды. Менә шулай кичәгә чакыру өчен төрле кызыклы әңгәмәләр корып, кавышкан парлардан рәхмәтләр ишеткәч, күңелләр үсеп, яңа кичәгә тагын канатланыбрак әзерләнәсең. Бу юлы да тырыша торгач кичәбезгә ун егет, ун кыз таптык.

Бу юлы кичәне “Шантарель” ресторанында оештырырга булдык. Катнашучыларыбыз барсы да бик акыллы, төпле фикер йөртә торган булып чыктылар. Егетләр арасында: “Мин җитди мөнәсәбәтләр өчен, киләчәктә гаилә корырдай кыз белән танышырга килдем”, — дип, үз максатларын төгәл җиткерүчеләр булса, кызлар арасында да “Гаиләдә кем баш, кем муен?” кебек актуаль сораулар күтәрүчеләр булды. Төрле ситуацияләргә кагылышлы сорауларга да егет-кызлардан кабатламый торган кызыклы фикерләр яңгырады. Катнашучыларның активлыгына берникадәр үзебез дә сокланып утырдык. Милли гореф-гадәтләрне, уеннарны искә төшереп, кичәдә “Чума үрдәк-чума каз”, “Капкалы”, “Парсыз” кебек уеннар, татарча биюләр оештырдык. Ә инде азакта, кичәнең иң җаваплы, иң кызыклы минутларының берсе – үзеңә пар сайлау иде. Моның өчен егетләр һәм кызлар, әлеге кичәдә иң ошаган, күңеленә хуш килгән, йөрәген ешрак тибәргә мәҗбүр иткән затның исемен язарга тиеш иделәр. Әйе, бу чыннан да кичәнең бик җаваплы минутлары дияр идем, чөнки егет-кызлар барсы да бик уңган-булган, һәркайсы яхшы пар булырга лаеклы иде. Тик шулай да, чәчәкләрнең иң ошаганы бер генә булган кебек, йөрәкләргә дә берәр генә исем язылды. Һәм, нәтиҗәдә, Альберт + Айгөл, Рәфис + Ралина парлары барлыкка килде! Безнең өчен бу чиксез шатлык иде. Чөнки күп көч түгеп, күпме әзерлек эшләре алып барып, бер пар да барлыкка килмәсә, күңелле булмас иде. Ә бу — гыйшык эше, мәҗбүр итеп эшләнә торганнардан түгел, күңелең кушкан, йөрәктән чыккан хисләр ташкыны нәтиҗәсе.

Мондый очрашуларның кирәклегенә, кичәләрне оештырган саен кабат-кабат инанабыз. Чөнки егетләр һәм кызлар азакта күптәнге танышлардай дуслашып, киләчәктә дә элемтәдә торыр өчен телефон номерларын алышып, бер гаиләдәй бердәм булып китәләр. Без моңа бик сөенеп, тагын да канатланып, киләчәктә дә әлеге матур проектыбызны дәвам итеп, күп, бик күп санлы парлар кавыштырырга ниятлибез. Киләсе кичәбезгә дә әзерлек эшләрен башладык инде. Ул гыйнвар ахырында 30-40 яшьлекләр өчен оештырылачак. Хөрмәтле милләттәшләр, әгәр якыннарыгыз, дусларыгыз, танышларыгыз арасында ялгыз, үзенә тиң яр эзләүчеләр бар икән, кичекмәстән, безнең проект турында аларга да хәбәр итегез. Без бик сөенеп, аларга ярдәм итәрбез!

Ләйсән Әхмәтова