Ярдәм кулы суза белик
“Зәкәт” фонды акчалары йортсызларга, күп балалы, мохтаҗ гаиләләргә, йортларына кайтырга акчалары калмаган сәфәрчеләргә, гыйлем алучыларга, бурычларын түләргә мөмкинлекләре булмаганга, авыру балалар һәм өлкәннәргә дарулар алуга, операция ясатуга, дәвалануга һ.б. тотылырга тиеш.
Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән Можга шәһәрендә 4 ел рәттән “Зәкәт” комитеты эшли. Шул вакыт эчендә мохтаҗ гаиләләргә, балаларны мәктәпкә җыюда, ятимнәргә, авыруларга, гыйлем туплаучыларга, юлчыларга ярдәм күрсәтелде. Шулай ук күп төрле хәйрия акцияләре дә уздырылды. Ислам дине белән бәйле бәйгеләрдә катнашучыларга ярдәм, мәчетләрдә дин сабаклары бирүче остазларга да хезмәт хакы “Зәкәт” фондыннан түләнде.
Быел Ураза бәйрәме алдыннан 37 гаиләгә Фитыр сәдакасы тапшырылды. Безнең комитет шәһәребездә яшәүче мохтаҗларның исемлеген тикшереп, тулыландырып тора. Бу эштә, әлбәттә, шәһәр халкы, дин кардәшләребез дә нык ярдәм итә. Киләчәктә дә кирәкле мәгълүматны җиткереп торырлар дип ышанабыз. Шулай ук сәдака әрҗәләренә дә адреслар күрсәтелгән хат салырга мөмкин.
Можгада Ураза бәйрәме дә ел саен зурлап уздырыла. Быел балалар өчен бәйрәм оештырылды. Биредә төрле бәйгеләр үтте, балалар өчен батут та куелды. Соңыннан барысы да сый-хөрмәткә бай булган бәйрәм өстәле артында сыйланды. Бәйрәмне уздыруда ярдәм иткән иганәчеләребезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Ленар Галиев,
Можга шәһәре.