Ярдәм итүчеләр табылыр әле
Мәдәният елына районыбызда күп кенә авыллар өр-яңа клублар, яңа аппаратура, яңартылганмәдәният йортлары белән аяк бастылар. Шул исәптән Исәнбай мәдәният йортының да 20 ел буе алыштырылмаган түбәсе, ниһаять, алыштырылды. Димәк, боз кузгалды, эш дәвам итәргә тиеш.
Тамаша залы, дискотека заллары, керү урыннары зур ремонт сорый. Чөнки 40 ел дәверендә бер эш тә башкарылмады. Аның тәрәзәләрен ачып юып та булмый. Чөнки шул дәрәҗәдә тузганнар, кагылсаң, төшеп китәчәкләр. Ходайга шөкер, мәдәният йорты авыр елларда да ябылмады. Бүгенге көндә мәдәният йортында укыган, 20 еллык тәҗрибәсе булган белгеч — Өлфәт Тукманов, “Эшлим!» — дип ашкынып торучы авылдашыбыз Алсу Юсупова эшлиләр.
Күз алдына китерүе дә куркыныч, мәдәният йорты булмаса, авылыбыз шомлы, караңгы, надан бер почмакка әвереләчәк, бәйрәмнәргә, ял көннәренә кайткан яшьләребез кая барыр, нәрсә эшләр?! Милләт язмышы ултурыдан-туры мәдәният язмышына бәйле. Мәктәп каршында эшләп килә торган “Ләйсән” ансамбле инде 20 елдан артык, “Өмет”, “Мирас” ансамбле дистә еллар буе мәдәният хезмәткәрләре белән кулга-кул тотынышып халкыбызның гореф-гадәтләрен барлый, халыкка җиткерә, яшь буынга тапшыра, төрле кичәләр, концертлар үтә. Үткәрелгән кичәләрнең сценарийларын туплап, китап чыгару бәхетенә ирештек. Авылда 90 еллык тарихы булган мәдәният эшчәнлеге дәвам итә, ә быел, мәдәният елы буларак, ул тагын да җанланыр.
Бәлки, “Үз мәктәбемә булышам!” акциясен “Үз клубыма булышам!” дип дәвам итәргәдер, чөнки, бу мәдәният йортында тәрбия алган, уйнап-җырлап үскән, күңел ачкан, яшьлеген уздырган күп кенә яшьләребез нәкъ менә тәрәзә куюлар белән шөгыльләнә, төзелеш оешмаларын җитәкли. Авылның чын патриотлары бар бит ул! Үзебезнең Ринат Мухъянов кына да авылыбызга ничәнче кат ярдәм кулы сузды инде?! Мең рәхмәтләр яусын, Ходай сәләмәтлектән аермасын үзен!
Мәдәният йортына да ярдәм кирәклекнең тирәнлеген аңлап, җан җылысы белән кул сузучылар табылыр әле. Мәдәният- ул җыр-бию генә түгел, ул — әдәбият, сәнгать тә, ул — тарихи мирас та, тәрбия дә!
Әлфирә НИЗАМОВА,
Исәнбай авылы.