Яратырга хакым бар…
Эштән кайтып ишекне бикләргә өлгермәде, ишекне кемдер тыштан тарта башлады. Нишләргә белмичә азрак икеләнеп торгач, ачарга булды Гөлназ. Ачып җибәрүе булды, ишеккә сөялеп торган таныш түгел кеше килеп тә керде. Алама киемле, сакал-мыек баскан бу кешене күреп куркып калган Гөлназ, бүлмәдән чыгып китеп, күршеләрен чакырырга теләде. Тик ул ишеккә таба бара башлагач, ир кеше ишекне бикләп куйды. Кулына ачкычны тоткан килеш: «Зинһар өчен, юынып чыгарга гына рөхсәт итегез, мин сукбай түгел, ләкин үземнең кем икәнемне белмим. Ышаныгыз миңа, минем бер документым да юк, ярдәм итегезче», — диде ул, хатынның күзләренә карап. Гөлназ: «Барыгыз, сөлге-мунчала шунда, юыныгыз», — диде. Билгесез кеше аксый-аксый юыну бүлмәсенә атлады. Ул кереп киткәч тә, Гөлназның беренче уе — милиция чакырырга дигән булды, ләкин аны нәрсәдер тотып калды. Аш бүлмәсенә кереп, чәен куеп җибәрде, бәрәңге чистартып пешерергә куйды. Суыткычтан тегесен-монысын алып, өстәл әзерләде. Шул ук вакытта саплы табасын кул астына куеп, «кунак»ның чыкканын көтә башлады.
Кунак шактый вакыт үткәч кенә чыкты. Өстенә Гөлназның халатын кигән, хатынга аяк йөзеннән булган халат ирнең тезләрен чак каплаган. Гөлназ аның йөзенә күтәрелеп карагач, таң калды, килеп кергәч тә, ул аны илле-алтмыш яшьлек кеше дип уйлаган иде. Ә аның каршында басып торган иргә утыз-утыз бишләрне генә биреп була. Кырынган, чәчләрен кыскарткан, битендә яралары булуга карамастан, чибәр кеше булганлыгы күренеп тора.
— Мин үземнең кем икәнлегемне белмим. Берничә көн урамда йөрдем, мине әллә ничә тапкыр кыйнап киттеләр, кемнәрдер миңа ашарга бирде. Мин бик туңдым һәм подъездга җылынырга кердем, үзем дә аңламыйча, дүртенче катка күтәрелдем, сезнең ишеккә килеп сөялдем, ышаныгыз, мин сукбай түгел, — дип сүз башлады ир.
— Исемегезне дә хәтерләмисезме? — диде Гөлназ.
Ир, башын чайкап, юк дигәнне аңлатты.
— Алайса сезгә исем кушарга кирәк бит инде, үзегезгә берәр якын исем юкмы?
— Әйдәгез әле исемне миңа сез кушыгыз.
Гөлназ уйлап торды-торды да: «Менә минем яраткан исемем бар, улым туса, Ирек дип кушармын дигән идем, тик кыз алып кайттым», — диде. Шулай итеп, ир Ирек исемле булды. Гөлназ да үз исемен әйтте һәм алар өстәл янына утырдылар. Ирек бик ачыккан булса да, ашыкмыйча гына ашарга тырышты, ә Гөлназга: «Кем булыр икән бу?» — дигән уйлар тынгылык бирмәде. Әгәр берәр җинаятьче, йә төрмәдән качкан кеше булса, яисә талап-үтереп чыгып китсә. Шушындый уйлар белән башы каткан Гөлназ Иреккә күтәрелеп карады һәм үзенең уйларыннан оялып китте. Чөнки ул үзенең хезмәте аркасында кешеләрне танырга-аңларга өйрәнгән иде. Юк, Ирек начар кеше булырга тиеш түгел, ул алдамый, аның сүзләренә ышанырга була.
Ашап-эчкәч тә, Ирек: «Сез әзерләдегез, мин табак-савыт юам, барыгыз ял итегез», — диде дә, Гөлназның алъяпкычын бәйләп, өстәлне җыештырырга тотынды. Хатын, бер сүз әйтмичә, залга кереп китте һәм кечкенә өстәлдә торган сурәт каршында туктап калды. Аннан бәгырь җимеше — кызы Миләүшә карап тора. Аңа биш яшь, бик акыллы кыз, бакчадагы тәрбияче апалары да бик мактый үзен. Бик сагынды кызын Гөлназ, инде бер атна күргәне юк, чөнки ул авылда әбиләрендә. Үзе дә ике атнадан ялга чыгасы булгач, әниләре дә калдыр дигәч, ул аны калдырып килгән иде.
Уйларына чумып утырганда, ишеккә күзе төште һәм анда нишләргә белмичә басып торган Ирекне күрде. Керергәме, юкмы, дип аптырап тора иде ул. «Әйдәгез, утырыгыз», — диде Гөлназ, диванга күрсәтеп. Ирек ипләп кенә кереп утырды да сораулы күзләрен хатынга төбәп: «Үзегез турында сөйләгез әле», — диде. Гөлназ кызы бар икәнен, аңа биш яшь булуын, ә баласының әтисе белән биш ел элек аерылышканнарын әйтте. Үзенең башыннан үткәннәрне кыскача гына сөйләп бирде.
Аның иренең бик тиз байыйсы килде шул — хатыны белән алма кебек кызын җитәкчесенең кызына алыштырды. Хәер, бала тууын бөтенләй теләмәгән иде ул. Үзебез өчен яшик, без әле яшьләр, бала белән интегергә өлгерербез — бар сүзе шул булды. Хатынының балага узганын белгәч, каршы булмады үзе. Больницаларга да йөртте, бала тугач, чәчәкләр дә тотып килде һәм шуның белән бетте, минем эшем күп, вакытым юк, миңа сезнең өчен дә эшләргә кирәк бит әле, дигән сылтау белән эшендә югалды, хатынына берничек тә булышмады. Әниләре Гөлназга авыр икәнен аңлап, аны авылга кайтырга чакырдылар — ире каршы килмәде. Әти-әниләре, туганнары аларны бик сагынганнар иде, чөнки кечкенә Миләүшәне алар тугач кына күрделәр. Ара ераклыгы түгел, кияүнең караңгы йөзе аларны аерып тотты. Кызлары белән онык кайткач, шатлыклары эчләренә сыймады. Кияүнең ни өчен кайтмаганын да икенче көнне генә искә төшерделәр. «Эше бик күп, кайта алмады», — диде Гөлназ, якыннарын борчырга теләмичә. Әти-әнисе күптән күрешмәгән кызы белән оныгына бик шат иде. Әнисе иртүк торып камыр ризыклары пешерә, әтисе эшеннән кайткач, оныгын кулыннан да төшерми.
Ике ай ике көн кебек үтте дә китте. Ире аларның авылга кайтып җиткәннәрен шалтыратып белеште дә, аннан соң бер хәбәре дә булмады. Балага прививка ясату вакыты җитте, иренә шалтыратып, үзләрен кайтып алуын сорады. Ире: «Мин өйдә түгел, үзегез кайтыгыз», — диде. Әтисенең бик ачуы килсә дә, сиздермәде, кызын илтеп куярга булды. Ялда булганлыктан, әнисе дә утырып килде. Шәһәргә кайтып җитәрәк, Гөлназның йөрәге урыныннан чыгарлык булып тибә башлады — өйдә ни күрәсен бер Ходай гына белә. Фатир ул ничек калдырган — шул килеш тора, гүя ике ай буе ишеге дә ачылмаган, җиһазларны юка гына тузан каплаган. Ярый әле гөлләрен күрше апага кертеп калдырган иде. Гөлназга якыннары алдында бик уңайсыз булды. Бу хәлләрне ничек аңлатыйм икән дип торганда, әтисе, тамак кырып: «Кияүнең командировкасы бик озакка сузылган икән», — диде.
Әти-әнисен озаткач, кызын йоклатты да Гөлназ өй җыештырырга тотынды. Кичке аш әзерләп, ирен көтә башлады. Ире, берни булмагандай, торт, чәчәк күтәреп кайтып керде. Бик шат кыяфәт белән, Гөлназны кочаклап үпте, кызын кулына алып сөйде һәм: «Мин бик арыдым, йокларга кирәк», — дип, йокы бүлмәсенә кереп китте. Гөлназ эшләрен бетереп кергәндә, ул кесә телефоныннан кем беләндер сөйләшә иде. Хатынын күргәч, телефонын сүндереп куйды. Алар арасында ниндидер киеренкелек, читләшү барлыкка килгән, Гөлназ моны бик яхшы сизде. Юк, бу ул яратып кияүгә чыккан, өзелеп сөйгән ире түгел, ниндидер ят кеше иде. Иртән Гөлназ ире белән ачыктан-ачык сөйләшергә теләде, тик ире, соңаруны сылтау итеп, ашыгып чыгып китте.
Көндез бала белән урамга чыккач: «Ай-һай, Гөлназ, озак ял иттегез, кичә утыгызны күргәч, шундый куандым, ирегез дә сезнең белән бергә булгандыр инде, бик озак күзгә чалынмады», — диде күпне белүче күрше хатыны. Гөлназ ни дияргә дә белмәде, үзенең кызы белән авылда булуын, ә иренең командировкада икәнен әйтми чарасы калмады. Ул, әлбәттә, өйнең торышыннан иренең өйдә яшәмәгәнен аңлаган иде, тик күршеләр дә игътибар иткәч, аңа тагын да кыен булып китте.
Кич белән ничек сүз кузгатыйм дип торганда, ир үзе сүз башлап: «Гөлназ, мин китәм, минем ике ел буена очрашып йөргән кешем бар, без бик яратышабыз. Луиза белән үзебезнең шәһәр читендәге йортыбызда торачакбыз. Син бала белән монда каласың, алимент сорап йөрмәссең дип уйлыйм, чөнки син горур хатын. Миңа үткән тормышымнан бернәрсә дә кирәкми», — диде дә чемоданын күтәреп чыгып китте. Ир чыгып киткәндә үзенә таба килгән кызын да күрмәде, соңгы тапкыр булса да, кочаклап үпмәде.
«Нишләргә? Ничек яшәргә? Ничек түзәргә?» Гөлназның беренче уе шул булды. Аягын нәни куллары белән кызы килеп кочаклагач кына айнып киткәндәй булды… «Нишләргә?» Эшкә чыгарга кирәк, тик үзе эшләгән банкка чыгасы, ире белән очрашасы килми. Ләкин кая барырга, кызының да балалар бакчасына чираты бер елдан гына җитә…
Иртәгәсен ул күршедә генә урнашкан бакчага кереп чыгарга булды. Мөдирне күреп, аптырап калды, бу аның белән бергә институтта укыган Резедәнең әнисе Роза апа иде. Аларның сөйләшер сүзләре шактый җыелган иде. Резедә Мәскәүдә яши икән, ике баласы бар, ди. Үзенең нинди йомыш белән кергәнен әйтте Гөлназ. Роза апа аңа бик акыллы киңәш бирде. «Безгә тәрбияче кирәк, әйдә эшкә кер, балаңа да урын була, өең дә якында гына икән. Хезмәт хакы банктагы кебек булмаса да, хәзер барыбер ярыйсы түлиләр. Аннары якындагы бакчаларга барып та акча эшләргә була», — диде. Шулай итеп, Гөлназ бакчада эшли башлады. Башта курыкса да, эшен ярата ул, өч ел вакыт үткәнен сизмәде дә. Ялларында кызы белән авылга кайталар, ә ире бер тапкыр да килеп хәлләрен белешмәде. Гөлназның җаны күптән бизгән инде, тик кызы өчен борчыла, сорар бит ул әтисе турында беркөн…
Гөлназ Ирекне авылга алып кайтырга уйлады, бу бәхетсез ирне куып чыгарырга да, берүзен генә өйдә калдырырга да теләмәде ул. Әти-әниләр аңлар әле дип, авылга кайтып төштеләр. Әтисе башта кырыс итеп эндәшкән иде, аннары Ирек үзенең башыннан үткәннәрне (хәтерләгәннәрен) сөйләп биргәч, аның язмышына битараф калмады. Ярар, кешегә кияүнең абыйсы дип әйтербез, дип уйлаштылар. Җәй көне авылда кул көче артык булмый, Ирек печәнен дә, мунча себеркесен дә әзерләште, көтүенә дә чыкты. Авыл һавасы да килеште үзенә, яралары төзәлде, тәненә ит кунды.
Беркөнне Гөлназның Яшел Үзәндә яшәүче сеңлесен күреп кайтырга булдылар. Автобустан төшеп, сеңелләренә таба атладылар, шул вакыт каршыга килүче бер апа: «Ирек Илгизович, сез бит!» — димәсенме?!Ул кисәк ни әйтергә белми туктап калды. Аның йөзе ап-ак булды. Гөлназ аңа борчылмаска кушты һәм нәрсәдән курыкканын сорады. Ә хатын: «Юк-юк, мин бернәрсә дә белмим, җибәрегез мине, мин китәм», — дип, аларны аптырашта калдырды. Ә Ирек: «Сез бит мине таныдыгыз, әйтегез әле мин кем, мин үземнең кем икәнемне хәтерләмим», — диде. Хатын башта борылып китәргә уйлады, тик Ирекнең ялварулы карашын күреп туктады һәм, якындагы эскәмиягә утырып, сүз башлады. «Сез Ирек Илгизович Гайсин — башкаладагы бер төзелеш фирмасының җитәкчесе. Март башында Самарага бик зур контракт төзергә киттегез һәм суга төшкән кебек юкка чыктыгыз. Сезнең урында хәзер хатыныгыз һәм ярдәмчегез, алар сезне үлде, диделәр. Туктагыз әле, без бит күмәргә дә бардык. Бу ничек була соң инде? Бу гомер кайда булдыгыз? Сез нишләп монда, ни өчен үземнең кем икәнемне белмим дисез?» — диде дә туктап калды. Сания апа (бу апаның исеме шулай иде) фирма ачылганнан бирле хисапчы икән. Аны эшкә Ирек Илгизович алган. Кызы юл һәлакәтенә очрап һәлак булгач та, Ирек аңа бик ярдәм иткән. Ә апрель аенда, Ирек юкка чыккач, аны эшеннән азат иткәннәр. Яшел Үзәнгә ул улына кунакка килгән икән. Сания апа тагы Иреккә карап алды.
— Сез бернәрсә дә хәтерләмисезмени, сез бит ярдәмчегезне угрылыкта тоттыгыз һәм аны, Самарадан кайткач, директорлар советында фаш итәргә тиеш идегез. Тагын кемдер аны сезнең хатыныгыз белән дә… Ирек, болай булгач, сиңа әлегә беркемгә дә күренергә ярамый. Алар бит сине үлде, дип беләләр, хәзер күренсәң, берәр хәл эшләрләр. Бик сак булырга кирәк. Минем улым милициядә эшли, аның белән киңәшләшик әле, — диде Сания апа һәм аларны улының фатирына чакырды.
Алар килеп кергәндә, гаилә кичке аш ашый иде. Кунакларны да табынга дәштеләр. Ашап-эчеп алгач, кунак бүлмәсенә чыгып сөйләшә башладылар. Сания апаның улы Илдар да Ирекне белә булып чыкты, алар бер мәктәптә укыганнар, апасының үлеменнән соң Ирекнең бик зур ярдәм иткәне аның исендә. Илдар башкала прокуратурасындагы дуслары аша документларны тикшертәчәген әйтте. Ә Иреккә хәзергә күренеп йөрмәскә, Гөлназлар авылында яшәп торырга киңәш итте.
Гөлназның ялы бетте һәм алар кызы белән калага китеп бардылар. Иреккә Гөлназдан башка күңелсез, чөнки ул аңа ияләнеп беткән иде инде. Тик авылда озак күңелсезләнеп йөреп булмый, Ирек үзенә эш табып кына тора, чөнки эш белән көн тизрәк үтә, уйланырга вакыты калмый. Төннәрен йоклый алмый уйланып чыга, үзенең үткәнен хәтерләргә тырышса да, берни исенә төшми. Атна азагын көтеп җиткерә алмый, чөнки Гөлназ кайта. Хатынның да авылга кайтасы гына килеп тора, тик билгесезлек комачаулый — Ирек хатынын яраткан булса, балалары бардыр, бала хакына барысын да кичерергә була. Шушындый уйлар эчендә өч атна вакыт үтте. Мәктәптә укулар башланды, Гөлназның әнисе Гөлсем апа эшкә чыкты. Беркөнне Ирек якындагы урманнан күп кенә агач тамырлары, ботаклар җыеп кайтып, алардан төрле хайван сыннары ясады. Мәктәптән эштән кайткан Гөлсем апа Ирекнең ясаган сыннарын бик ошатты һәм берничәсен мәктәпкә алып барырга булды. Иртәгәсен Гөлсем апа белән мәктәп директоры килеп керде. «Ирек Илгизович, безнең хезмәт укытучыбыз авырып китте, инде уку елы башлану сәбәпле, кеше табып булмый. Мөмкин булса, эшләп торыгыз әле», — диде директор. Ирек бик аз вакыт эчендә балаларны яратып та өлгерде, укучылар да аны үз иттеләр.
Яшел Үзәндә бу вакытта Илдар үзенең башкаладагы дуслары белән бик күп яңалыклар ачтылар. Ирекнең ярдәмчесе хатыны белән бергәләп аның эшен алыр өчен мәкерле план коралар. Ирек Самарага киткәч, аның артыннан үзләренең башкисәрләрен җибәргәннәр, ә ул контрактка кул куеп кайтып җиткәндә, аның машинасы һәлакәткә очраган. Машинаның да, андагы кешенең дә карар җире калмаган булган. Ә теге башкисәрләр шаһит булып, бу машинаны белүләрен әйткәннәр һәм Ирекнең хатынына эшнең барып чыкканын хәбәр иткәннәр. Ә анысы мәетне «таныган» да, күмеп тә куйганнар. Кулга алынгач та, теге бандитлар берсен-берсе уздырып, бөтенесен сөйләп биргәннәр.
Беркөнне Ирек балалар белән урманга экскурсиягә барды. Сентябрь азагы иде, урман алтын сары яфракларга төренгән, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, күп итеп сары-кызыл яфраклар җыйдылар. Инде кайтып китәбез дигәндә, беренче сыйныфта укучы Шамил елый башлады, сәбәбе — куенына тыгып килгән эт баласының юкка чыгуы. Ирек югары сыйныфтагы ике укучы белән көчекне эзләргә китте. Ерак түгел генә бер тирән чокыр бар икән, эт баласы шунда шыңшып утыра. Үләннәргә тотына-тотына, Ирек төшеп китте һәм кулы ычкынып китеп, башы белән чокыр төбендәге ташка килеп бәрелде.Ул азга гына аңын җуйгандай булды. Ә көчек, битен ялый башлады, һәм ул, айнып китеп, башын күтәрде. Әйе, аның барлык үткән тормышы исенә төште. Ничек һәлакәткә очравын да, машинасыннан чыгып, каядыр атлавын да, берничә көн чүплектә яшәвен дә, аннары бер сукбайга ияреп калага килгәнен дә, ничек итеп Гөлназ белән очрашуын да хәтереннән үткәрде ул. Көчекне күтәреп, өскә менгәндә балалар янына килгәндә, аннан да бәхетле кеше юк иде.
Икенче көнне Ирек Яшел Үзәнгә китте, алар Илдар белән бергә башкалага барырга тиешләр, ә аннары хатыны белән ярдәмчесен хөкем иткәндә, шаһит буларак катнашырга кирәк булачак. Ирекнең бер генә әйбер беләсе килә — ни өчен хатыны андый юлга баскан? Алар бит җитеш тормышта яшәделәр — өен дә җиткерде, хатынын чит илләргә дә йөртте. Суд залында хатыны бер сүз дә әйтә алмады, Ирекнең сорауларына аның әйтер сүзе юк иде.
Судтан соң Ирек Гөлназ эшләгән бакчага китте, очрашкач, аларның сөйләшеп сүзләре бетмәде. Ирек үзенең төзелеш фирмасында эшли башлады. Хезмәткәрләре бик шатландылар. Эшләр җайлангач, авылга кайтып, Гөлназның әтиләреннән Ирек кулын сорады. Авыл мәктәбенә компьютерлар да бүләк итте ул. Үзен авыр чакта сыендырган, аңа ышанган Гөлназга, аның туганнарына, мәктәбенә рәхмәте зур аның. Хәзерге көндә алар тулы гаилә булып, шәһәр читендәге йортларында яшиләр. Гөлназның туганнары, дуслары алар да кадерле кунак.
Р.S. Самарадан кайтырга чыккач, Ирек кул күтәреп торган фәкыйрь генә киенгән бер егетне утырта. Сөйләшеп бара торгач, аның эшсез калганы билгеле була. Ирек аңа: «Теләсәң, миңа эшкә кер, минем шоферым ялга китте, аннары берәр нәрсә уйларбыз», — ди. «Азрак өйрәнә торырмын, сез дә ял итәрсез», — дип, рульгә утыра егет һәм Ирекнең гомерен саклап кала.
Гөлсинур ӘГЪЛӘМОВА.