Яратып эшләгән эш куаныч китерә
Авылларда кош-корт үрчетүчеләр, шәхси фермер хуҗалыкларын булдыручылар саны арта. Әгерҗе районы Тоба авылында яшәүче Абзаловлар гаиләсен дә күпләр белә. Алар үз хуҗалыкларында 60тан артык каз, 150 бройлер чебиләре асрыйлар. Барысына да үз көчләре белән ирешкәннәр.
Әгерҗе районында туып үссәм дә, Тоба авылында бер дә булганым юк иде. Бирегә без Гөлнара һәм Фирдәвес Абзаловлар гаиләсе белән танышырга дип килдек. Лаеклы ялда булсалар да, тик утырырга яратмыйлар алар. Авылдагы кечкенә генә хуҗалыклары гөрләп тора. 60тан артык “Линда” токымлы каз, бройлер тавыклар – һәрберсенә тиешле тәрбия кирәк, ди хуҗалар. “Иртәдән үк эшкә керешәбез инде. Мин казларны ашатам, хатыным су китерә. Аннан соң тавыклар янына керәбез, соңыннан үгезләрне, сыерны ашатабыз. Һәр көнебез әнә шулай башлана”, — дип сөйләде Фирдәвес абый.
«Казлар үрчетү — күптәнге шөгыль», — ди Гөлнара апа. Тоба авылына моннан 34 ел элек килен булып төшкән ул. Шул вакыттан башлап, кош-корт асрыйлар. “Мине әбием кечкенәдән эш белән тәрбияләп үстерде. Каз мамыгын йолкырга өйрәтте. Тобага килгәч тә әкрен-әкрен казлар үрчетә башладык. Башта 30 иде, 300гә җиткән чаклары да булды. Без аларны бәбкә вакытта бала кебек тәрбиялибез инде. Аннан соң инде үзләреннән үзләре йөриләр. Тау астында суда үсәләр дә, соңыннан аларга су кирәкми”, — дип сөйләде Гөлнара апа.
Каз асраучыларга иң кызыклысы — зурлап өмәләр оештыру. Бу һәр татар авылында сакланып калган борынга гадәт. Тик Абзаловлар зурлап өмәләр оештырырга яратмыйлар. Казларны үзе эшкәртә Гөлнара апа. “Кайчагында бер казны йонын йолкып, тулысынча эшкәртү өчен 4 сәгать вакыт китә. Иртән әзерлим, кичтән сатып алучылар алып китә инде”, — дип сөйләде хуҗабикә. Сатып алучылар Әгерҗедән генә түгел, Татарстанның башка районнарыннан да киләләр икән. Удмуртиядән кайтып алучылар да бар. “Эшләсәң, тырышсаң, керемле эш. Башта казлар белән мәш киләбез, яңа елга таба үгезләрне суябыз. Тавыкларны да ел әйләнәсе асрыйбыз, дисәк тә була. Бары яңа елдан соң ике ай гына ял итеп алабыз да, янә эшкә керешәбез”, — дип сөйләде Абзаловлар.
Тырышып эшләгәннәргә авылда да керемле шөгыль табарга була. Бары тик теләк кенә кирәк.
Эльвира Хуҗина.