Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Яраткан Лиза апам!
28.12.2016

Яраткан Лиза апам!

Шушы көннәрдә минем яраткан Лиза апама 80 яшь тулды. Олы яшькә житсә дә, апамның күңеле һаман яшь! Тормышында нинди генә кайгылар күрсә дә, Лиза апа һаман ачык, сөйкемле йөзле, туганчыл. Минем өчен ул һәрвакыт үрнәк булды. Лиза апа яшь вакытыннан ук тырышып, бөтен көчен биреп эшләде. Ирешкән уңышлары өчен апамны 1982 елны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләделәр.
Балачагымда Лиза апа мине Казанга алып барды.12 яшемдә беренче тапкыр Казан Кремлен, Муса Җәлил һәйкәлен, Сөембикә манарасын күрдем. Татар­стан Республикасының Милли музеенда булдым. Җәй көне апам белән Әгерҗе ра­йоны Тоба авылы Сабан туена бүләкләр җыйганда катнашуым, дустым Гүзәлия белән йомыркалар җыюым әле дә хәтердә. Лиза апа бөтен авыл урамнарын йөреп чыкканчы бии иде. Менә шул вакытларда татарча биергә өйрәнү теләге уянды миндә. Хәзерге вакытта бәйрәмнәрдә аяклар арыганчы биибез. Апамның тезләренә операция ясалган, әмма аңа карамастан, ул һаман бии – икенче көнне тагын тезләрен дәвалый. Яшь вакытында Лиза апа тегүгә дә бик оста булды. Тәрәзә пәрдәләрен, урын-җир әйберләрен һәрвакыт үзе текте, чикте. Яңа елга, 8 мартка барлык туганнарга кайнар табалар тотарга бияләйләр тегеп, мунчалалар бәйләп бүләк итә. Хәзер кибеттән мунчала, тоткыч-бияләйләр сатып алганыбыз юк — бәйрәмне көтәбез.
Минем дә апам кебек олы яшьтә дә тормышны яратып, картаймыйча яшисем килә. Елизавета Ильясовна Жукованы олы юбилее белән котлыйбыз, аңа сәламәтлек, озын гомер, тормышка куанып, балаларының, оныкларының уңышларына шатланып яшәвен телибез.

Светлана Кайсина, Ижау шәһәре.