Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яраткан замандашым
28.01.2016

Яраткан замандашым

Татар телендә “замандаш”, “чордаш” дигән сүзләр бар. Минем дә бик яраткан, күңелемә якын булган замандашым бар. Гаҗәпләнмәгез, ул  — “Яңарыш” газетасы. Ул безнең гаиләбезгә абыем Ирек 12нче мәктәпнең беренче татар сыйныфында укыганда килә башлады. Ул вакытта мин әле укый белми идем. Ә өч елдан соң үзем дә шушы мәктәпнең татар сыйныфында укый башладым. Татар хәрефләрен, сүзләрен әлифбадан һәм “Яңарыш” газетасыннан укып өйрәндем. Газета битләрендә абыем язган кечкенә генә язмаларны укыгач, әзрәк көнләшеп тә куя идем. Өченче сыйныфта укыганда, минем дә язмаларыма газета битләрендә урына бирә башладылар. Беренче язмаларыбыз, әлбәттә, әнием ярдәме белән язылды. Ә үзебезнең язмалар белән килгән “Яңарыш”ка бүләк алгандай сөенә идек. Газета битләрендә игълан ителгән конкурсларда да катнаша башладык. Абыем белән икебезгә дә грамоталар, бүләкләр алулар насыйп булды.

Язмаларыбызның күп өлеше дәрес тә бирелгән өй эше буларак язылды, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Рәсимә Фоат кызы уңышлы булган язмаларны сайлап “Яңарыш” редакциясенә җибәрә иде. Шулай итеп, мин “Алтын йомгак” сәхифәсенең актив хәбәрчесенә әйләндем.
Яшь хәбәрче буларак, 2003 елда Рилия Закирова җитәкчелегендә беренче мәртәбә миңа Казанга барып, язучылар һәм башка дәрәҗәле кешеләр белән очрашулар насыйп булды. К.Тинчурин исемендәге театрда спектакль карарга да өлгердек. Мондый дәрәҗәле сәяхәтем өчен мин “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләренә зур рәхмәтле.
“Яңарыш” газетасы кызыклы гына түгел, ә бик юмарт та. Аның битләрендә чыккан язмаларыбыз өчен гонорар алу — үзе бер бәйрәм иде. Безнең язган кечкенә мәкаләләрне укыр өчен туганнарыбыз да газетага языла башладылар. Ә кайсыберләренә туган көннәренә бүләк итеп, алар адресына “Яңарыш”ны яздырдык. Ел саен газета хезмәткәрләре актив хәбәрчеләрен җыя. Шундый бер очрашуга баргач, редакциядә эшләүче Гүзәл Бәдертдинова (Шакирова) мине “Иман” татар яшьләре оешмасына чакырды. Бу вакытта ул “Иман”ның рәисе дә иде. Кызыксынып, барып карарга уйладым. Хәзер сөенеп бетә алмыйм, мине татар яшьләре арасына чакырганы өчен Гүзәлгә рәхмәтләрем зур. Ул вакыттан бирле күп тапкырлар Казанда уза торган дөньякүләм татар яшьләре көннәрендә катнаштым. Аны оештыручы “Идел” яшьләр үзәгенә рәхмәт. Татар конгрессы уздыра торган дөньякүләм форумнарда булып, бик күп дуслар таптым. “Яңарыш” белән замандашлар булганым өчен сөенәм һәм горурланам мин.
Милләттәшләрем белән танышуның беренче адымнарын мин “Яңарыш”та башладым, аны укып, телем шомарды. Миңа еш кына телевидениедән чыгышлар ясарга туры килә, ул вакытта да газетада укыган әдәби сүзләр белән сөйләргә тырышам. Ә барлык тырышлыкларымның нәтиҗәсе — “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалының “Переведи” тапшыруында катнашып, җиңүче булу — минем иң зур шатлыгым.
“Яңарыш” — ул безнең гаилә газетасы. Башта абыем язмаларын укып сөендек, аннан соң мин дә аңа иярдем. Ә хәзер үзебез язарга ялкаулансак та, әниебезнең язмаларын укырга бик яратабыз. Шуңа күрә без аны ел саен яздырып алабыз, алга таба да аннан аерылмабыз. Газетабыз Россия күләмендә узган “Золотой фонд прессы — 2016” бәйгесендә катнашып, 268 газета арасында өченче дәрәҗәне алган икән, бу редакция хезмәткәрләренең тырышлыгы, рәхмәт аларга. Мондый дәрәҗәгә ия булган газета озын гомерле булсын, аның тиражын арттыруга барыбыз да зур көч куеп яшик.

Зөлфия Әхмәтова,
Ижау шәһәре.