Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ярата — яратмый…
5.07.2012

Ярата — яратмый…

Ярата - яратмый...

Ярата — яратмый…

Бу бәйрәм — гаиләләрне ныгыту, аның матур традицияләрен яңарту аша җәмгыятьне камилләштерүгә, яшь буынны рухи тәрбияләүгә юнәлдерелгән дәүләт сәясәте буларак кабул ителә. 2008 елда Дәүләт Думасы депутатлары тәкъдиме белән барлыкка килгән әлеге бәйрәм дәүләт статусына ия булмаса да, россиялеләр аны үз иттеләр. Чөнки гаилә — мәхәббәткә нигезләнеп кабынган җылы учак. Аны сүндермичә гомер буена саклау өчен гаилә әгъзаларыннан зур көч, кыюлык, сабырлык, ягымлылык, шәфкатьлелек, мәхәббәт таләп ителә. Бәйрәмнең максаты да — күп балалы нык гаиләләрдәге мәхәббәт һәм тугрылыкны җәмгыятькә өлге итеп күрсәтү. Шуны истә тотып, республикабызда төрле чаралар уздырыла. Мәсәлән, 7 июльдә Ижау шәһәренең Свято — Михайловский соборы янындагы мәйданда «дуслашу эскәмиясе»н ачуга багышланган тантанада 25 ел һәм аннан да озаграк яшәп, үрнәк балалар тәрбияләгән 50 гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.

Гаиләнең җәмгыять нигезен тәшкил итүче булуын да онытмаска кирәк. Шуңа күрә дә ул кануннар белән яклана. РФ Конституциясенең 38нче маддәсендә «Дәүләт аналарны һәм балаларны, гаиләне яклый» дип язылган һәм хөкүмәтебез әлеге канунның үтәлешен тәэмин итә. Республикабызда эшләүче «Яшь гаиләләргә – торак» программасы, яңа хастаханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелү – моның ачык дәлиле. Конституциядә шулай ук «балаларны кайгырту, аларны тәрбияләү — ата- ананың төп бурычы. Ә 18 яше тулып, балигъ булган балалар ярдәмгә мохтаҗ ата-аналарын кайгыртырга бурычлы» дип язылган пунктлар да бар. Нәкъ шушы ук тәгълимат дини кануннарда да алга сөрелә. Ләкин шуңа карамастан, тормышта җан тетрәндерерлек вакыйгалар булып тора. Шушы көннәрдә генә Мәскәү өлкәсендә бер ананың ике баласын 15нче каттан ыргытуын, Ижауда «Петровский» сәүдә йорты тирәсендә яңа туган сабыйның куак төбеннән табылуын ничек аңларга?.. Әлеге бәйрәмнең эмблемасы итеп затлы гөлчәчәкләр түгел, ә кыр чәчәге — ромашканың сайлануы да очраклы түгел. Нәкъ менә шушы кыр чәчәкләре мәхәббәт белән бәйле бит. Исегезгә төшерегез әле: кем генә ромашканың ак таҗларын өзә-өзә «ярата-яратмый» дип, үз ярының хисләрен юрамады микән? Бер-береңә булган хисләрне тормыш авырлыкларына бирешмичә саклый алганда гына гаиләләр нык, ә мәхәббәт җимеше – балалар — исән-сау һәм әти-әниле булачак.

 

Рамзия Габбасова