Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яралган һәр сабый туарга хокуклы
27.04.2015

Яралган һәр сабый туарга хокуклы

Без имени-1Илебезгә демографик кризис йөгереп булмаса да, акрын атлап килеп җитте. Балалар саны елдан-ел кими. Бу хәлнең якын киләчәктә яхшы якка үзгәрүе инде икеле. Чөнки бала табу яшенә 90нчы елларда туган кызлар килеп җитте. Ә алар, белгәнегезчә, башка еллар белән чагыштырганда, ике тапкыр азрак. Удмуртиядә 2014 елда 22115 бала туган. Ә иң аянычлысы: 8000нән артык бала әниләренең теләге белән төшертелгән. Россия күләмендәге абортлар санына күз салсак, елына 2 миллионга якын бала төшертү очрагы теркәлгәне күренә. Бу — минут саен яралырга да өлгермәгән 3 баланың гомере өзелә дигән сүз. Куркыныч саннар, әлбәттә!

«Республикада демографик хәлне яхшырту өстендә нык­лап эшләргә вакыт җитте. Бу проблемага табиблар гына түгел, Хөкүмәт һәм башка идарәләр дә игътибар итәргә тиеш. Шуларны истә тотып, Удмуртия Хөкүмәте “Ана булу — изге гамәл” дип аталган бөтенроссия программасын республикада тор­мышка ашыру өстендә эшли башлады. Әлеге программа кысаларында төрле проектлар эшли. Шуларның берсе “Син ялгыз түгел” дип атала. Бу проектның җитәкчесе Елена Рагулина шушы көннәрдә Ижау­да булып, 80гә якын табиб-акушер, психолог һәм халыкны социаль тәэмин итү өлкәсе белгеченә укулар оештырды”, — дип сүзен башлады Удмуртия Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Людмила Гузнищева журналист­лар өчен оештырыл­ган пресс-конференциядә.
Елена Рагулина үзе “Син ялгыз түгел” проектының дәүләт дәрәҗәсендәге социаль программага әвереләчәген ассызыклап, аның максатларын билгеләп узды. “Проект, иң беренче чиратта, авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызларны бала төшертүдән саклап калуга юнәлтелә. Аның кысаларында һәр гинекология кабинетының эшләү системасы үзгәртелергә, анда һөнәри психолог булырга тиеш. Бала төшертергә килгән һәр хатын-кыз соңгы минутка кадәр күңеленнән “Мине кем туктатыр икән?” — дип көтә. Ләкин гинекологлар аның бала төшертү турындагы карарын тыңлыйлар да, анализлар алганнан соң, процедураны уздыралар. Минемчә, нәкъ шул авыр мизгелләрдә хатын-кыз белән яхшы психолог сөйләшеп, ана булуның изге гамәл икәнлеген аңлатырга, аңа дөрес карар кабул итәргә ярдәм итәргә тиеш. Ләкин беркемнең дә хатын-кызга басым ясарга хакы юк. Баланы калдыру яки төшерү турында карарны хатын-кыз аек акыл белән үзе кабул итәргә тиеш”, — диде ул үз чыгышында.
“Бала төшертү Ислам динендә дә иң зур гөнаһларның берсе булып санала. Ул — кеше үтерүгә тиң җинаять. Бу әхлакый җинаятькә хатын-кызны нәрсә этәрә соң? Статистика нәрсә сөйли?” — дигән сорауга Елена Рагулина: “Күп очракта көтмәгәндә балага узу гаиләнең планнарын боза: ипотекага фатир, машина алу, сәяхәт итү, белем алу… Тик без бит планнарны үзебез төзибез, димәк, аларны төзәтә дә алабыз. Бары тик ул планнарга баланы кертеп, аларны тулыландырасы гына, югыйсә. Һәр бала үз ризыгы белән килә бу дөньяга. Психолог хатын-кызга менә шуларны аңлатырга тиеш. Бүгенге көндә хатын-кызлар бала төшертү процедурасын теш алдыруга тиңлиләр. Ләкин яралган көненнән башлап эмбрион — ул бала, ул туачак кеше. Әле хатын-кыз үзенең авырга узуын белмәгән вакытта ук (4 атнада) сабыйның йөрәге тибә башлый. Бала яралган көннән үк хатын-кыз әни булып санала, бары ул гына карынындагы баласының киләчәген билгели ала. Ә дөрес карар кабул итәргә ярдәм итү — психологлар бурычы”, — дип сөйләп китте.
Ольга Лубнина (Удмуртия Хө­­кү­мәте каршындагы гаи­лә эш­лә­ре һәм демографик сәя­сәт буенча комитет рәисе): “Бүгенге көндә Удмуртиядә ба­ла төшертүчеләр саны, башка еллар белән чагыштырганда, кимүгә барса да, аны бөтенләй булдырмауга омтылырга кирәк. Бала төшерүчеләр арасында бигрәк тә репродукция яшендә булган 25 яшьлек хатын-кызларны бу адымны ясау­дан саклап калырга иде. Аннан да куркынычы — 14 яшькә кадәр аборт ясатучылар да бихисап. Саннарга карасаң, 100 бала туу очрагына 48 аборт туры килә. Мәктәп яшендәге балаларның бик иртә интим тормыш белән яши башлаулары борчый. Тагын бер борчыган сорауга тукталып узасы килә: Удмуртиядә ЭКО сис­темасы инде ике эл эшләп килә. Шул дәвердә парларга бала табарга ярдәм итү өчен Удмуртия бюджетыннан 80 миллион сум акча сарыф ителеп, дөньяга бары тик 45 бала гына туган. Бу алым белән балага узу өчен, беренче чиратта, яшьлегендә хирург-гинеколог өстәленә ятып, үзләре уйлавынча, яшьлек хаталарын төзәтүчеләр килә. Ә кияүгә чыккач, бөтенесе дә тулы гаилә төзи алмый, хатын-кыз балага уза алмый. Шунда гына аларның 15-16 яшьләрендә бала төшерткәннәре искә төшә. Төрле кызның организмы моңа төрлечә җавап бирә ала бит. Хатын-кыз бөтенләй бала таба алмаска да мөмкин. “Син ялгыз түгел” программасын тормышка ашыру вакытында гинекология кабинетларында психологлар да эшләп, хатын-кызларны шушы җинаятьтән йолып кала алыр дип ышанабыз”.
Әйе, кемдер балага уза алмый интегә. Урамдагы һәр сабыйга йөрәге телгәләнеп, мөлдерәмә күзләре белән карый. Ә шул вакытта күпләр үз теләкләре белән сабыйларыннан котылалар…

Гүзәл Шакирова.