Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Японнар Ижауны яңарта
13.08.2015

Японнар Ижауны яңарта

Япония компаниясе Ижау үзәген яңартырга ниятли.

Республикабызга инвестицияләр җәлеп итү максатыннан, Удмуртия Башлыгы чит ил компанияләре вәкилләре белән очрашуын дәвам итә. Бу атнада ул япон делегациясе белән уртак хезмәттәшлек булдыру турында сөйләште. Александр Соловьев “Юника Корпорэйшн” япон корпорациясе президенты господин Мотохико Исодзакига шәһәр төзелеше һәм җимерек йортларны күчерүне инвестицияләүгә игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. Ул 2017 елга Удмуртиядә авария хәлендәге торак фондының бетереләчәге турында хәбәр итте. 2017 елның 1 сентябренә 11,4 мең кв. метр мәйдандагы авария хәлендәге 701 йортта яшәүчеләрне (якынча 8,8 мең кеше) яңа торакка күчерәчәкләр. 2013-2017 елларга исәпләнгән программаның якынча бәясе 3,27 млрд сум тәшкил итә.
Господин Исодзаки башкалабыз турындагы уй-фикерләре белән уртаклашты һәм безнең компанияләр белән бергә эшләргә теләве хакында белдерде. “Юника Корпорэйшн” Япония күчемсез милек базарында эре компания булып исәпләнә. Бүгенге көндә әлеге компания Ижауда авария хәлендәге торакны күчерүгә 200 млн сум инвестиция керткән инде. “Без барлык шәһәр халкына файдалы булырдай проектны шәһәр үзәгендәге 20 гектар мәйданда тормышка ашырырга ниятлибез. Шул ук вакытта Ижауга ямь бирүче яшел зоналарны да сакларга телибез”, — дип белдерде япон корпорациясе җитәкчесе.
Александр Соловьев: “Безнең әлеге тармаккка инвесторлар җәлеп итү теләге зур, шуңа күрә һәр тәкъдимне карарга әзербез. Япония партнерлары белән хезмәттәшлек ныгыр, дип ышанам. Әмма моның өчен кайбер республика законнарына төзәтмә кертергә кирәк, һәм без бу эшне башладык инде”, — диде.