Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Япония җене кагылсамы!..
19.07.2012

Япония җене кагылсамы!..

Редакциябездән Ходайга шөкер халык өзелми, яше дә өлкәне дә үз итә. Килеп керүгә үк тыйнаклыгы, тыныч, сабыр булуы белән үзенә җәлеп иткән милләттәшебез Ренат Исмәгыйлов та — шундый кунакларыбызның берсе. Ренат Ижауның техник дәүләт университетын тәмамлап, инде 8 ел программист булып эшли.

Буш вакытында өстәмә шөгыль буларак телләр өйрәнә. Белгечлегенә кирәк булганлыктан, иң элек, инглиз телен өйрәнгән. Ә менә япон телен ул үзлегеннән үзләштерә башлаган. “Әлеге тел белән кызыксынуым кечкенә чактан электрон уеннар, япон мультфильмнары караудан башланды. Башкалар бер елда өйрәнгән материалны мин 7 ел дәвамында фәкать үзлегемнән өйрәндем”, — ди ул. Телгә булган мәхәббәте, кызыксынуы көчле булганлыктан, Ренат инде ике тапкыр Япониядә булып кайткан. Кунагыбыз бик кызык, үзенчәлекле кеше булып чыкты. “Япониягә турист буларак кына бару минем өчен кызык түгел иде. Шуңа күрә 2010 елда япон телен тирәнтен өйрәнү максаты белән, 3 ай телләр өйрәнү мәктәбенә укырга кердем. Япон телен моңа кадәр һәрвакыт үзлегемнән генә өйрәнгән булсам, биредә беренче тапкыр мине чын остазлар укытты”, — ди. Ул Токио шәһәрендә яши, буш вакытларында Япониянең башка җирләрендә дә булырга өлгерә.

“Ренат, татар егете буларак ник нәкъ менә япон телен өйрәнергә булдың? Шул ук юл белән татар телен дә камил үзләштерә алыр идең бит?” — дигән соравыма, ул бик озак уйланганнан соң: “Мин бит татар телен аңлыйм, аралаша гына алмыйм, чөнки тирә-юнемдәге һәркем рус телен яхшы белә. Ә менә япон иероглифларын күрү белән үк бу телне өйрәнәсе килү теләге туды”, — ди ул. Ренатның Япония сүзе ишетелүгә үк күзләре уйный, “ут булып яна” башлый, чөнки ул әлеге илгә, аның теленә, гореф-гадәтләренә гашыйк. “Катнаш гаиләләргә карашың ничек?” — дигән сорауга: “Мин — космополит. Булачак хатыным кайсы милләттән булуы мине бер дә борчымый. Япон кызы булса, бигрәк тә шәп. Гомумән, мин Япониядә яшәр идем, чөнки анда тормыш бөтенләй башкача. Халкы да тәртип белән эш итә торган, тырыш, гадел халык. Анда бер-береңне аңлау, хөрмәт итү хөкем сөрә, хәтта тел ягыннан да бу бик нык сизелә. Уйлабрак карасаң, татар теле белән япон теле охшаш та икән әле. Өлкәннәргә мөрәҗәгать иткәндә татарларда исемгә “абый, апа” сүзләре кушыла, япон телендә дә шулайрак, ә менә рус телендә бөтенләй башкача. Гомумән, анда сүз белән генә аңлатып бетерә алмаслык бөтенләй башкача дөнья”, — ди Ренат Япония белән соклану хисләрен яшермичә.

Әйе, Ренатның матурлыкка, яңа телләр өйрәнүгә омтылуы сокландыра, тик аның татар буларак үз милләтен, үз телен танымавын бер дә кабул итәсе килми. “Тәрбия, иң элек, гаиләдән башлана”, — диләр. Минемчә, Ренатның гаиләдә татар рухында тәрбия алмаганлыгында әти-әнисенең дә гаебе юк түгелдер. Шулай да, май аенда редакциябез тарафыннан яшьләр өчен оештырылган “Син, минеке, мин — синеке” кичәсендә Ренатның да катнашуын, татар кызы белән танышырга теләк белдерүен, уңай якка бер адым дип кабул иттем. Киләчәктә Ренатка татар егет-кызлары белән күбрәк аралашып, японнардан бер дә ким булмаган бай, кызыклы мәдәниятебез, сәнгатебез, гореф-гадәтләребезне тирәнтен өйрәнеп, матур татар гаиләсе коруын телим.

Ләйсән Әхмәтова